Туганайлар

ФОРУМ ЭШЕ КӨТМӘГӘНЧӘ ТӘМАМЛАНДЫ

16-18 ноябрь көннәрендә Казанда "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дигән исем астында беренче республика милләтара яшьләр форумы узды. Бу форумда "Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсеннән дә берничә делегат катнашты. Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе председателе Фәрид Мөхәммәтшин залга карап: "Яшьләр политика белән кызыксынмый, диләр. Бу залда утыручыларга карагач, мин шуны...

 

 

Светлана Максимова - "Бәрәкәт" республика керәшен яшьләре берләшмәсе җитәкчесе:

- Форумда нинди мәсьәләләр караласын, нинди темаларга мастер-класслар, тренинглар үткәреләсен алдан белеп тордым, чөнки мин үзем оештыру комитетында идем. Кайсысында катнашу безгә күбрәк файда бирәчәк, шуны билгеләдек тә төркемнәргә бүлендек. Мин үзем "Школа дебатов, организация круглых столов" төркемендә катнаштым. Яшьләр берләшмәсе җитәкчесе буларак, миңа күп кенә чаралар оештырырга, түгәрәк өстәлләр үткәрергә туры килә. Аларны оештырганда, дистәләгән нюанслар исәпкә алынырга тиеш. Моңарчы аларның кайберләрен кулланганым юк иде. Профессиональ дәрәҗәдә оештырылган дебатта катнашып, үземне сынап карадым. Дөресен әйтим: оппонентыңны җиңү - җиңел эшләрдән түгел икән. Моның өчен белем багажың җитәрлек булу, фикереңне фактларга таянып исбатлау сорала. Монда безгә ораторлык осталыгы серләрен дә өйрәттеләр. Һөнәри эшчәнлегемдә ярдәм итәрлек бик күп яңа алымнар, белемнәр үзләштердем дип саныйм.

Шунысы кызганыч: форум үзенең эшен планда күрсәтелгәнчә төгәлли алмады. Коточкыч фаҗига - 363 рейс белән Мәскәүдән Казанга очкан "Боинг - 737" самолетының Һәлакәте турында хәбәр иттеләр. Без, Форум делегатлары, автобусларга төялеп, аэропортка киттек. Авиакатастрофада һәлак булганнар исеменә чәчәкләр куйдык. Мин, үз чиратымда, бөтен керәшен яшьләре исеменнән, авиация фаҗигасендә һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам.

Николай Мельников - Алабуга районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе:

- Без, Алабуга делегациясе составында булган бер төркем яшьләр, Форумнан бик канәгать булып кайттык. Күпмилләтле Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрнең җайга салынуы - көн кадагындагы мәсьәлә. Бездә йөздән артык милләт вәкиле яши. Бу, берьяктан, республикадагы культуралар төрлелеген, байлыгын күрсәтсә, икенче яктан, моның белән тормышыбызга күп кенә яңа проблемалар да өстәлә. Төрле милләттән булгач, ул кешеләр бер-берләренә карата түземлелек, толерантлык күрсәтеп яши белергә дә тиешләр. Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә үтә дә сак эш итү кирәк. Саксыз ясалган бәләкәй генә бер адым да зур бәхетсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Сан ягыннан күпчелекне алып торган төп халык янында аз санлы халыклар да бар икәне онытылмасын иде. Ел да җир йөзеннән никадәр халыклар, никадәр телләр юкка чыга. Моны глобализация нәтиҗәсе дип кенә карарга ярамый. Аз санлы халыкларны саклап калу өчен хөкүмәт теләге һәм ярдәме кирәк. Без, керәшеннәр дә, әнә шундый ярдәмгә мохтаҗ. "Социально значимые проекты" дигән темага чыгыш ясаган Анна Синеглазованың күп кенә өйрәтмәләрен үзебезгә карата кулланып булыр иде. Без дә ана телебезне югалту алдында торабыз. Әнә чит илдән килүче студентларга бер ел буена тел өйрәтәләр, шуннан соң гына алар белгечлек алуга керешәләр. Шундый проектларда катнашып ота алсак, без дәкайбер проблемаларыбызны киметә алыр идек. Форумда менә шул яктан да "күзләребезне ачтылар". Өйрәткәннәрне куллана белү инде үзебездән генә тора.

Владислав Домолазов - Түбән Кама шәһәре керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе:

- Форумның оештырылу дәрәҗәсе, андагы эшлеклелек атмосферасы бик ошады. Бер генә минутыбыз да әрәмгә узмады. Мин дә дебатлар мәктәбе төркемендә эшләдем. Фактларга таянып, оппонентың белән бәхәсләшү, аны җиңәсе кил - үзеңә карата ышанычны арттыра икән. Ничектер, бер башка үсеп киткәндәй буласың. Тагын бер ошаган әйбер - ул керәшен җыруын ишеттерү булды. Алена Харитонова белән Елена Чулаковалар бөтен делегатлар алдында "Безнең ил" җырын башкардылар. Шундый матур килеп чыкты, горурланып, тын да алмыйча тыңлап тордык. Башка халыкларның җыр-биюләре белән дә таныштык. Аларның чыгышлары да бик ошады.

Татарстанга килүчеләрнең барысы да үзләрен әнә шулай яхшы яктан гына күрсәтсеннәр иде дә бит. Тормышта гел генә алай булып чыкмый шул. Миграция службасында хезмәт итүчеләр, рөхсәт кәгазьләре биргәнче, гражданнарны яхшылап тикшерсеннәр, кабахәт җаннарга үтеп керергә җай калдырмасыннар иде. Татарстанга яшәргә кайтучылар да, эшләргә килүчеләр дә бик күп. Аларның килүен туктатып булмыйдыр инде. Килгән кеше бу төбәктә яшәгән җирле халыкның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә санларга тиеш. Тормышта еш кына шуның киресе килеп чыга. Ә бу, үз чиратында, милләтара бәрелешләр китереп чыгарырга мөмкин. Форумда менә шушындый киеренкелекне булдырмас өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикерләштек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: