Туганайлар

Алёна Парижга җыена

Җырга-моңга гашыйк кеше нишли инде - ул җырлап яши. Кемдер осталыгын сәхнәдә күрсәтергә омтылса, башка берәү кыюлыгы житмәүдәнме, яки башка сәбәп беләнме, булган талантын яшереп, икенче планга куеп яши. Шундый кыюсызларны, кузгатып җибәрү, алар арасында халык "самородок"ларын табу ниятеннән Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе "Безнең җырчы" дип аталган зур телевизион проект уздырды. 29...

Җырга-моңга гашыйк кеше нишли инде - ул җырлап яши. Кемдер осталыгын сәхнәдә күрсәтергә омтылса, башка берәү кыюлыгы житмәүдәнме, яки башка сәбәп беләнме, булган талантын яшереп, икенче планга куеп яши. Шундый кыюсызларны, кузгатып җибәрү, алар арасында халык "самородок"ларын табу ниятеннән Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе "Безнең җырчы" дип аталган зур телевизион проект уздырды. 29 октябрь көнне Татар драма театры сәхнәсендә узган сайлап алу турында 18 яшьтән 78 яшькәчә булган 140 тан артык кеше катнашты.

Конкурсантлар Чаллыдан гына түгел, тирәкүрше авыллардан, Сарман, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск якларыннан, хәтта Казаннан да бар иде. Кастингта катнашучыларга татар телендә бары бер куплет җыр һәм аның кушымтасын башкару шарты куелган иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә жюрига үзеңнең бар талантыңны, нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтеп өлгерергә кирәк. Чыннан да, конкурста моңарчы беркайда да күрелмәгән күп кенә яңа талантлар ачыкланды. Жюри комиссиясе составында булган җырчылар - Виталий Агапов, Гөлдания Хәйруллина, Зәйнәп Фәрхетдиновалар аларның кайберләрен үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Проектта Чаллының "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле җыручысы, 62 яшьлек Валентина Харитонова да катнашты.

- Больницада яткан җиреннән, йокы сәгате вакытында, качып килә иде. Җырларга яратуы, үз-үзенә ышануы аңа икенче турга үтәргә ярдәм итте. Валентина адресына бер генә тәнкыйтькимчелек сүзе дә әйтелмәде, - ди аның җанатары, шушы ансамбль члены Светлана Заһидуллина.

Ике турдан соң, финалга җиде җырчы сайланды. Алар арасында чыгышы белән Зәй районы Кабан Бастырык авылыннан 25 яшьлек Чаллы кызы Алена Евграфова да бар иде. Соңгы сүзне әйтү, җиңүчене билгеләү жюрига түгел, ә халык карамагына тапшырылды. Һәркем, өч көн буена телефон аша смс җибәреп, үзе сайлаган җырчы өчен тавыш бирде. Аның соңгысы 11 декабрьдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган галаконцертта алынды. Нәтиҗәдә, призлы урыннарның өчесенә дә чаллылылар ия булды. Алар арасыннан иң күп тавыш җыеп, Алена Евграфова "Безнең җырчы" проектының җиңүчесе булды. Аның кулына "Чаллы ТВ" Франциянең Париж шәһәренә бару өчен ике кешелек путевка тоттырса, жюри члены, Чаллыкерәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов ун меңлек сертификат тапшырды. Туй үпкәсез булмый, дигән кебек, тамашачы арасында "Агапов ничек тә тырышкан, ул кызны керәшен булган өчен сайлаткан" дигән көлкеле сүзләр дә ишетелгәләде. Конкурстан соң бу турыда үзенә дә әйттем.

- Жюрида бар да татар иде, мин берүзем - керәшен. Агапов үзенекен чыгарды, дип әйтәләр, сайлау нәтиҗәсенә тәэсир итә алам дип уйлап, дәрәҗәмне шулай күтәрә алалар икән - мин каршы түгел, - дип җор гына җавап кайтарды ул.

- Шулай да, нәкъ менә керәшен кызы җиңгәнгә сез шаттыр инде?

- Əлбәттә. Безнең Валентина Харитонова да уңышлы гына чыгыш ясады. Финалга чыгарга аз гына җитми калды. Алена урынында башка кеше булса да шат булыр идем, чөнки иң мөһиме - үзе теләгән кешене нәкъ менә халыкның сайлап алуы. Ə иң сөендергәне шул: минем фикер халык фикере белән туры килде.

Аленаның үзен күреп, аның белән дә әңгәмә кордым.

- Өч яшемнән җырлый башладым. Сәләтемне иң беренче әбием Пелагея сизеп алган. Авылда чакта, кичләрен капка төбендә күршеләрне җыеп, әбинең мине җырлатканын әле дә хәтерлим. Балалар бакчасына йөри башлагач та җырга тартылуымны бик тиз күреп алдылар. Анда иң беренче өйрәнгән җырым "Əбием күзлек кия" булды. Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә дә йөрдем. 11 классны тәмамлагач, Түбән Камадагы Салих Сәйдәшев исемендәге училищеның дирижер бүлегенә кердем. Ике елдан, аны тәмамламаган көе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый башладым. Рәсем культурасы һәм дизайн факультетында укып, кызыл диплом алдым. Мин хәзер этнокультура үзәге җитәкчесе һәм педагогы квалификациясенә ия.

- Бу проект турында каян белдең, җиңәреңә ышанган идеңме? Күптән түгел җитди операция дә кичергәнсең дип ишеттем...

- Конкурска чакыру турындагы хәбәрне телевизордан ишеттем һәм озак уйлап тормыйча үземне сынап карарга булдым. Дүрт ай элек Казанда умыртка баганасына операция ясадылар. Шул сәбәпле, сәхнәдә түфли киеп басып торуы бик авыр булды. Хәлемне тамашачыга сиздермәскә тырышып, бөтен көчемне җыеп елмайдым. Врачлар бер ел сакланырга куштылар. Төп максатым - зур сәхнәгә чыгып, әтиәнием, туганнарым, дусларым алдында лаеклы чыгыш ясау иде. Алар миңа ышандылар, көч бирделәр һәм мин җиңүгә ирештем. Дөресен әйткәндә, беренче булырмын дип көтмәгән идем. Мин барлык финалистларны да җиңүче дип саныйм, чөнки һәммәбезне халык күрде, ишетте, бәяләде. Профессионал жырчылар да үз фикерләрен әйтте - һәм бу иң мөһиме.

- Сер булса да шыпырт кына әйт әле, Парижга кем белән барасың?

- Анда барырга теләк белдерүчеләр күп (көлә). Əти дә: "Кызыбыз җырлап җиңүче булды, Парижга бару әнисе белән миңа кала инде", - дип шаярта. Үзләре каршы килсәләр дә, сертификатны аларга тапшырдым һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм - мине тәрбияләп үстерделәр, укытып, кеше иттеләр. Хәзер дә сабый бала урынына карыйлар, Ходай саулыкларын бирсен! Париж - ул романтика, хыял, ярату... Анда сөйгән егетем белән барачакмын!

- Конкурска җырны үзең сайладыңмы, әллә инде сине кем дә булса әзерләдеме? Керәшен җырлары беләсеңме?

- Үзем әзерләндем. Кастингта мишәрләр туй йоласыннан булган "Кыз елату" җырын башкардым. Икенче турда һәм финалда "Сөю хакына" дигәнҗыр җырладым. Əлеге җыр минем бөтен халәтемне, уй-кичерешләремне ачып сала. Аны башкарганда мин тулы бер тормыш кичерәм кебек һәм тамашачы мине аңлагандыр дип өметләнәм. Ə керәшен җырларына килгәндә, аларны ишетеп беләм, әмма үземнең башкарганым булмады. Өйрәнергә беркайчан да соң түгел дип уйлыйм. Җырлыйсы җырларым алда әле.

Гөлфия ЕГОРОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: