Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

“Сәлам”нәрдән сәлам алып ... Кайтып киттем ялкынланып

17 ноябрь студентлар көне уңаеннан, үземнең дә студент вакыттагы истәлекләремне кабат яңартып кайтырга булдым. Шул уңайдан, күп кенә керәшен егет-кызларын тәрбияләп чыгарган "Сәлам" ансамбле һәм аның җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Лидия Алексеевна Ахметованың да хәлләрен белеп кайттым. Казан Федераль Университетының 1-2 курсларында укыганда, үзем дә шушы ансамбльгә йөрдем,...

17 ноябрь студентлар көне уңаеннан, үземнең дә студент вакыттагы истәлекләремне кабат яңартып кайтырга булдым. Шул уңайдан, күп кенә керәшен егет-кызларын тәрбияләп чыгарган "Сәлам" ансамбле һәм аның җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Лидия Алексеевна Ахметованың да хәлләрен белеп кайттым. Казан Федераль Университетының 1-2 курсларында укыганда, үзем дә шушы ансамбльгә йөрдем, шуңа күрә, аның тормышы белән якыннан таныш. Шуңа да бүгенге тормышлары белән дә танышып барырга тырышам. Журналистика белән бәйләнсәм дә, күңелем минем җыр-моңга якын. "Сәлам"гә йөрүем дә бары файдага гына булды. Керәшен культурасына тагын да якынайдым, серләрен ачып, зур байлык тупладым. "Сәлам"нәр әле шушы көннәрдә генә, Махачкала шәһәрендә узган студентлар фестиваленнән кайтып төшкәннәр икән.

Лидия Алексеевна, иң элек, "Сәлам" ансамбленең ничек, кайчан һәм кем инициативасы буенча барлыкка килүен сөйләп китсәгез иде.

-Ансамбль минем инициатива буенча төзелде. 2006 елда ТНВ каналының баш продюсеры Миләүшә Айтуганова, миңа бик кызыклы тәкъдим белән чыкты. 2007 елда зур масштаблы "Җиде йолдыз" проектын әзерләвен, анда Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләренең катнашуын әйтеп, керәшеннәрнең дә әлеге проектка өлеш кертүләрен үтенде. Керәшен тормышының Чаллыда кайнап торган чагы. Чаллы керәшеннәре оешмасы җитәкчеләре Николай Ипеев, Виталий Агаповлар белән очрашып, сөйләштек тә, 60 кешелек команда җыеп, ныклы әзерлек башладык. Бар республика халкын әаккатырдык. Менә шуның нәтиҗәсендә барлыкка килде дә инде "Сәлам". Ниндидер профессиональ коллективның кирәклеге көн кебек ачык иде. Үземнеә студентларымны җыеп, шулар белән эшли башладым.

Ә кемнәр алар "Сәлам"нең беренче сандугачлары? Бүгенге тормышлары, уңышлары музыкага бәйләнгәнме?

-Иң беренче булып төкле аяклары белән "Сәлам"гә Александр Игнатьев, Надежда Борисова, Илгиз Шайхразиев, Аделя Яруллина, Данис Зайнуллиннар килде. Соңрак Азат Фазлыев, Артур Хафизовлар кушылды. Ансамбльне үстерүгә һәрберсе зур өлеш кертте, аларның уңышлары белән дә танышып барам. "Бәрмәнчек"нең башлап җырлаучы солисты Саша Игнатьев беренче сольный концертын куярга өлгерде, инде икенчесенә әзерләнә. Илгиз Шайхразиев татар эстрадасының танылган, яшь җырчы-композиторы. Надя Борисова КФУ да магистратурада укуын дәвам итә, фән белән кызыксына, диссертация яза. Азат Фазлыев популяр җырчы, күп премияләр лауреаты, Татарстан буйлап концертлар бирә, ул безгә әле керәшен җырларын радиога да яздырырга булышты.

Беренче буынга алмашка килгән яңа буын "Сәлам"еннән кемнәрне атап әйтә аласыз?

-Әлеге ансамбльгә өлеш керткән һәрбер укучым турында бары яхшы фикерләр генә әйтә алам. Алмашка һәрвакыт уңган-булганнар гына килә. Шундыйлардан, Рушания Мушарапованы атар идем. 5 ел инде "Сәлам"нең ныклы терәге, бик күп конкурслар лауреаты. 12 ноябрь көнне Казан Дәүләт Филармониясе бинасында беренче сольный концертын бирәчәк. Бары уңышлар юлдаш булсын.

Ансамбльнең репертуары турында да сөйләшеп алыйк. Керәшен җырлары киләчәктә дә башкарылачакмы?

-Киләчәккә планнар зурдан. Тукталмаска, тагы да активрак эшләргә. Керәшен җырларын төп репертуарыбыз итеп алсак та, бары аларга гына таянып булмый. Шуңа да, репертуарны яңарту өстендә эшлибез. КФУ составында эшләүче фольклор ансамбль буларак, бездән төрле стильдәге, төрле халык җырларын сорыйлар. Мари, чуваш, мордва һәм башка халык җырлары да репертуарга керәчәк. Хәзер шуның өстендә эш алып барабыз.

Әлеге сигез ел эчендә, "Сәлам" үзен кайларда һәм ни дәрәҗәдә күрсәтә алды?

-Кая гына барсак та, уңышларсыз кайткан юк. Яңа фикерләр туплап, көч алып, дәртләнеп кайтабыз. Төркиядә ике халыкара фестивальдә катнашып, лауреат булдык. "Татар моңы 2010" конкурсында җиңү яуладык. 2011 елның мартында Филармония сәхнәсендә "Сәлам"нең беренче 5 еллык юбилей концерты узды. Республика буенча да концертлар белән чыгабыз. Җәй көннәрендә, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, керәшен авылларыннан чакырулар күп килә. Узган елны "Сәлам" Универсиаданың культура программасына кертелде, без Универсиада авылында эшләдек. Җырлап-биеп чит ил кунакларына концертлар бирдек. Узган ел КФУ уздырган "Студент года" конкурсында җиңеп, гран-прига ия булдык. Шуннан соң безгә тагы да игътибар артты. Хәзер безнең белән чын-чынлап кызыксыналар, университет өр-яңа концерт костюмнары тектерә. Быел университет ачылуга 210 ел. Шул уңайдан "Татнефтьарена" залында зур юбилей концерты шаулаячак, шуңа әзерләнәбез.

Узган елны "ТНВ" каналы белән берлектә ике телевизион фильм төшердек, ә барлыгы алар инде бишкә тулды. Керәшен җыруларын, йолаларын эфир аша яктыртабыз.

-Гомумән алганда, "Сәлам" сезнең күңелдә нинди хисләр, уйлар тудыра?

-"Сәлам"не мин сәнгать лабораториясе дип атар идем. Чөнки һәр укучым монда килү белән, үз өстендә эшли һәм үзен таба. Мин аларга ниндидер таләпләр куймыйм, киресенчә, ирек бирәм, үзләренең уй-фикерләрен чынга ашыруларын телим. Алар бит киләчәктә үзләре үк укучылар белән эшләячәк һәм үзләре җитәкчеләр булачаклар. Әйтәләр бит, "өйрәнгәндә авыр булса - көрәшкәндә җиңел" дип, шуңа да, мин аларга ачылырга, үсәргә ирек бирәм.

-Лидия Алексеевна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшләгән эшләрегез, яулаган уңышларыгыз җитәрлек. Аларга ирешү өчен аз тир түгергә туры килмәгәндер. Шулар сезне сөендереп алга таба да уңышларга этәреп торсын. Моң чишмәгез саекмасын, тулып сөендереп аксын.

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев