Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Регина Павлова: "Укуымны ташлап, җырчылыкка киттем”

Мин "Керәшенстан" кызы, дип горурланып сөйләде үзе турында Мамадыштан Юкәче авылы кызы Регина Павлова. Халык теленә шулай керә башлаган Мамадыш районы татар эстрадасына тагын бер "моңлы сандугач"ын "очырды". Әнисе шәфкать туташы, әтисе янгын сүндерүче булып эшләүче гади "эшче" гаиләсендә туган Регина Павлова әле 20 яшьтә генә булуына карамастан, инде күп...

Мин "Керәшенстан" кызы, дип горурланып сөйләде үзе турында Мамадыштан Юкәче авылы кызы Регина Павлова. Халык теленә шулай керә башлаган Мамадыш районы татар эстрадасына тагын бер "моңлы сандугач"ын "очырды".
Әнисе шәфкать туташы, әтисе янгын сүндерүче булып эшләүче гади "эшче" гаиләсендә туган Регина Павлова әле 20 яшьтә генә булуына карамастан, инде күп кенә төбәкара конкурс-фестивальләрдә җиңү яулады. Яшь җырчы исәбендә "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә 2 нче урын, "Сандугач керде күңелгә" бөтентатар фестивалендә 3 нче урын, Сара Садыйкова исемендәге 4 нче ачык төбәкара конкурс-фестивалендә 1 нче урыннар бар. Регина шулай ук "Туым Җондозы" керәшен җыры фестивале лауреаты һәм 2008 елның "Керәшен чибәре" дә әле.
Хәзерге вакытта Регина Павлова "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле солисты.

"Бәрмәнчек"кә эләгүем бик кызык булды, - дип искә төшерде Регина. - 11 нче сыйныфта укыганда барлык сыйныфташларым югары уку йортына керү турында хыяллана башлады. Ул уйлар мине дә әйләнеп узмады. Ни өчендер экологка укыйсым килде. Халык телендә артист тегенди, мондый дигән сүзләр еш йөргәч, культураны сайламыйча Казан Дәүләт Университетының экология бүлегенә укырга кердем. Бераз укый башлагач, мине алмаштырып куйгандай булды: бик еш авырый башладым, элекке бернидән дә курыкмаган, үз сүзен әйтә ала торган Регина юкка чыкты. Көне-төне йокламыйча дәрес карый идем. Шулай итеп 1 нче семестрны көч-хәл белән укып чыктым. Каникуллардан соң, мин укуымны ташларга булдым. "Бәрмәнчек" җитәкчесе Артур Поляков чакыруы буенча, университеттан чыгуга, иң беренче эш итеп әлеге коллективка юл алдым", - дип хатирәләрен яңартты бүгенге көндә Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классында белем алучы Регина.


Аның сүзләренә караганда, кыз кечкенәдән үк җырларга яраткан. "Баштарак төрле бәйгеләргә әнием белән йөри идем, соңрак музыка укытучым Илдар абый Вәлиев миңа вокал дәресләре бирә башлады", ди ул.
Күптән түгел Регина Павлова "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате буенча республика яшьләр фестиваленең Мамадышта үткән зона турында 2 нче урынны алды. Хәзерге вакытта Казанда үтәчәк фестиваль турына әзерләнә.
Шунысы кызык, "Йолдызлык" бәйгесендә ул туй салоныннан алынган күлмәк киеп чыгыш ясады. "Күлмәкнең матурлыгына кызыгып алдым. Туй күлмәген алдан кисәң, кияүгә чыкмыйча каласың дигән имеш-мимешләргә ышанмыйм. Мин әлегә кияүдә түгел", - дип белдерде ул.
Әле беренче адымнарын гына атласа да, киләчәктә Регина Павлова татар эстрадасына алга таба да чыгарга җыена. Хезмәттәше, "Мин күкләрдән сине сорап алдым" җырына төшерелгән клибы белән танылып өлгергән Оксана Дмитриева белән "көнләшмичә, бер-берсенә аяк чалмыйча" дустанә мөнәсәбәттә булулары һәм коллективта бер-берсенә ярдәм итешеп эшләүләре турында да сөйләде ул. Браво, кызлар! Керәшеннең исемен, халкыбызның моңын зур сәхнәдән таратучы талантларга башка ни дияргә?

Алёна ГУРЬЯНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев