Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Питрау" канаты астында

Тукай районы Мәләкәс авылыннан Лилия Умнова "Питрау" балалар коллективы турында яза

Йә, кем белми инде аларны! Беләбез, яратабыз дияр,- тирә-юнь халкы, керәшен дѳньясы. Халык җыр- биюләрен яӊа тѳсмерләр белән баетып сәхнәгә алып чыгу алардан кыюлык- чаялык та, кѳч һәм тәвәккәлек тә сорый. «Питрау» халык фольклор коллективы канаты астында үсеп чыккан «Питрау»- балалар коллективы инде 8 елдан артык сәхнә тота. Аларныӊ берәүне дә кабатламый торган үз йѳзе-тавышы, үз урыны, яулаган үре, ә иӊ мѳһиме аларны үз итә торган тамашачысы бар.

Әйе, бу коллективныӊ чыгыш ясамаган конкурсы калмагандыр. Катнашу бит әле бер хәл. Ә менә һәр конкурстан җиӊү белән кайту һәммәсенеӊ уртак эш күрсәткече. Алар күз ѳстендәге каш кебек. Бу чибәр кызлар белән сѳлектәй егетләрдән башка районныӊ бер генә чарасы да үтми.

Бүген сүзем Тукай районы Мəлəкəс авылыныӊ «Питрау» балалар коллективы турында. 2012 елда сак кына адымнар белән килеп кергән бу коллектив хәзер инде аягында нык басып тора. Аны күпләргә үрнәк итеп куялар. Күреп торам: аларныӊ һәрберсенеӊ йѳзендә канәгатьлек хисе. Ник шулай булмый, алар бит «Питрау»га йѳрүләре белән горурланалар. Аныӊ турында сѳйләргә дә, уӊышлары белән мактанырга да яраталар. Ә мактанырлыклары бар шул аларныӊ. «Туым җондызы» белән башлангангамы, әлеге коллективныӊ юлы да йолдызлы булып чыкты. Алар - «Иске Казан түгәрәк уены», «Кама дулкыннары», «Бәллүр бишек», «Россия талантлары», «Нократ дулкыннары», «Без бергә» «Ватан», «Әйлән-бәйлән» конкурслары җиӊүчеләре. Балалар үзләре дә «Питрау» коллективы турында бик җылы фикердә.

- Миӊа «Питрау»га йѳрү бик ошый. Бүгенге кѳн биеклегеннән бәя биргәндә,ул мине халкым белән горурланырга ѳйрәтте. Ә моныӊ белән миӊа үз-үземә ышану килде. Ә үз- үзенә ышанган кеше башкаларны да ышандыра ала. Хәзер мин 9 укыйм. Имтиханнар мәшәкате белән янам. Ә «Питрау»лы елларым- минем иӊ рәхәт һәм якты мизгелләргә бай елларым. Без бит кайларга гына бармадык, кемнәр белән генә очрашмадык. Ә инде ТНВ каналының “Әйлән-бәйлән”, Россия каналы “Играй, гармонь любимая” тапшыруларында үзебезне күрү әйтеп бетермәслек кичерешләр бүләк итте,- дип истәлекләре белән бүлешеп алды Сулагаева Марина.

- Бу коллектив белән без бергә үстек, - дип Самойлова Лиана сүзгә кушылды.- Кая гына барсак та, без җиңү дипломы белән кайтабыз. Ә иӊ истә калган Сочи шәһәренә бару булды. Без кечкенә идек әле ул вакытта. Җыр-биюләребезне шаккатып караганнары һаман да истә әле. Фотоларга карыйм да, кызык булып китә. Мин хəзер 11 класста. Килəчəктə үзем дə тормышымны сəнгать белəн бəйлəргə уйлыйм.

- Хәзер инде безне Мамадышта да, Базарлы Матакта да, Казанда да, Вологда да таныйлар. Кая барсак та, күптәнге танышларын очраткан кебек каршы алалар, - ди Трофимов Артур, елмаеп.

Әйе, бүгенге кѳндә бу коллективныӊ чыгышы теләсә нинди концертныӊ бизәгенә әверелерлек. Ә авыл балаларыннан сәхнә кешесе ясар ѳчен коллектив җитәкчеләренә Адамова Людмила Николаевна, Солдатова Татьяна Павловна, Кузьмин Леонид Николаевич күпме кѳч һәм түземлек кирәк булгандыр. Хәер, ни дисәӊ дә, юкка түгел бит. Нәтиҗәӊне күрү үзе сѳендерә.

Людмила Николаевна- авылымныӊ гореф-гадәтләре сагында торучы асыл затларныӊ берсе. Нәкъ менә аныӊ җитәкчелеге астында бу коллективка «Үрнәк» (2016 ел) дигән статус та бирелә, ул 200 меӊ сумлык грантка (2017 ел) лаек була. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан. Балаларны җыйнап, керәшен җыр биюләрен ѳйрәтү дә Людмила Николаевна нияте була. Әйе, аныӊ тамырлары шушы авылдан. Ә бу читкә чыгып китеп, тормышны яӊадан башлаудан күпкә авыррак. Син үзеӊ ѳчен генә тугел, ә бѳтен нәсел-нәсәбеӊ ѳчен җавап тотасыӊ.

- Сәнгать дѳньясы мине кечкенәдән кызыксындырды. Әбием җырлаган, аныӊ җырларын әнием дәвам иткән. Җырламыйча, мин нишләргә тиеш инде? Шул шаукымда исемен бѳтен керәшен дѳньясына яӊгыраткан коллектив итәгендә балалар коллективы да оештыру теләге күӊелне кимерде. Ә бер әйбер уйга кердеме, мин аны булдырмыйча туктамыйм инде. Беренче тапкыр яӊа теккән матур күлмәк- алъяпкычлар белән без «Туым жондыз» фестеваленеӊ финалистлары булдык, ә инде 2013 елда лауреат исемен яуладык. Шѳкер, бу коллектив үзен аклады: ѳлкән «Питрау»лыларныӊ йѳзенә кызыллык китермәде.

Талантлы балалар күп бит безнеӊ халыкта. Вакытында күрү генә кирәк. Коллектвта чирканчык алган балалар арасында сәнгать дѳньясын үз иткәннәр дә байтак. Михайлова Валерия КазГУКиИ да, Шагалиева Эльвина- КФУныӊ музыка факультетында, Адамова Мария- Алабуга сәнгать колледжында һѳнәрләрен чарлыйлар. Игезәк Самойловлар инде сәхнә тота. Анисимов Велерий Алабуга сәнгать колледжын тәмамлап күрше авылда мәдәният йорты җитәкчесе булды. Алар- безнеӊ горурлык. Түккән хезмәт юкка түгел бит. Әйе, яӊа заман яӊа кыйммәтләр тудыра, әмма искенеӊ яхшысын да саклап, яшь буынга тапшырырга кирәктер,- ди Людмила Николаевна.

Коллективныӊ хореографы Татьяна Солдатова кулы астында балалар салмак кына атларга да, тыпырдап биергә дә ѳйрәнәләр. Татьяна Павловна белән бергәлектә куелган музыкаль- хореографик номерлар бер вакыйгага әверелә:

- Мин эшемне яратып башкарам. Чыннан да, гаҗәеп сәләтле балалар алар. Коллективныӊ һәр уӊышы канатларымны тагын да ныгайта. Минемчә, бәхетле номерлар җиӊел туа һәм җиӊел аяклы була. Алар белән без бѳтен илне инде аркылыга- буйга айкадык. Бер номерны куеп бетерүгә, башта инде икенчесе шәйләнә башлый.

-Шулар аша яшь буында керәшен халкына карата горурлык хисләре тәрбияләнә бит. Керәшен халкыныӊ җәүһәрләрен яшь буын аша халыкка яӊгыратабыз. Күӊелдә кайнаган уй-хисләрне җыр, бию теле аша киләчәккә җиткерүебезне иӊ изге максатым дип саныйм,- ди Леонид Кузьмин.

Каршымда халкымныӊ асыл киләчәге, шәм кебек тѳз егетләр һәм кызлар! Күз тимәсен. Алар эшләрен дә күрсәтә, сүзләрен дә әйтә беләләр. Иманым камил, мондый сәхнә мәктәбе үткән балалар алга таба да үз юлын таба алырлар. Коллективның киләчәге дә өметле күренə. Əнə бит, питраулыларныӊ дəвамчысы «Питрау- бəлəкəч» хəзер шаккатыра. Димәк, авылымда керәшен культурасы, керəшен рухы яши дигəн сүз.

Əйе, үрлəр артында үрлəр дигəндəй, аларныӊ барысы да алда əле. Киләчәк алар кулында. Ә ул матур булыр... Матурлыкны тоя белгәннәр генә аны саклый да белә бит.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев