Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Хәрәкәттә “Бәрәкәт”!

2009 елның декабрендә керәшен яшьләренең беренче форумы узды. Форум вакытында "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы төзелде. 20-22 апрельдә Казанда икенче керәшен яшьләре форумы узачак. Анда эшләгән эшләргә йомгак ясалачак, киләчәккә планнар корылачак. Икенче форумны яшьләр нинди уңышлар белән каршылыйлар? Нәрсәләр эшләнгән, нәрсәләр эшләнмәгән? Нинди авырлыкларга очраганнар? Шул турыда фикерләшеп алырга булдык.


Яшьләр кичүе



Александр Долгов, "Бәрәкәт" республика керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе:



Керәшен яшьләре тарихта беренче мәртәбә җыелып, зур кичү (прорыв) ясадылар дип әйтер идем. Моңа кадәр керәшеннәрдә яшьләр эшчәнлеге булмады. Форумнан соң яшьләр Иван Егоров җитәкләгән Республика керәшен иҗтимагый оешмасының терәгенә, ярдәмчесенә әверелде, дисәк тә ялгыш булмас. Татарстанда керәшеннәр буенча эшләнгән эштә яшьләрнең дә өлеше зур. "Керәшен егете" проектын башлап җибәрдек, иҗади конкурслар үткәрдек, спорт ярышлары оештырдык. Иң мөһиме - районнарда керәшен яшьләре оешмалары төзелә башлады, шулар янында яшьләр ансамбльләре оешты. Алга таба да бу эшне дәвам итәргә кирәк булачак.
Форум карар-ларының да күбесе үтәлде. "Туым җондозы" фестивале республика күләмендә уздырыла башлады, укучылар арасында иҗади конкурслар оештырылды. Чиләбедә яшәүче нагайбаклар белән аралар якынайды. Керәшен яшьләренең профессиональ футбол командасы төзелде. Бик күп культура чаралары узды. Әмма балалар өчен җәйге лагерь оештырып булмады.
Проблема шунда - һәр эш акчага барып төртелә. Хәрәкәткә яшь бизнесменнарны җәлеп итеп, аларны үзебезнең эшкә катнаштырырга кирәк. Нинди генә бәйге оештырсаң да, яхшы бүләк кирәк - грамота заманалары узды.
Миңа калса, Республика керәшен оешмасы Россиядә керәшеннәр өчен бердәнбер оешма булуын исбат итте, Иван Егоров гомум лидер булуын күрсәтте. Иван Михайловичка яшьләргә күрсәткән һәрбер ярдәме өчен зур рәхмәт!
Яшьләр олылар күрсәткән юлдан гел алга барыр! Иң мөһиме - юл салган акыллы кешеләребез күп! Шуңа адашмабыз дип уйлыйм!

Инде шикләнмим



Владислав Домолазов, Түбән Кама керәшен яшьләре берләшмәсе лидеры:

- Моннан ике ел элек, керәшен яшьләре форумына делегат итеп сайлангач, шатландым да, бераз шөлләп тә калдым. Күр әле, керәшен яшьләре Форум кадәр Форум үткәрерлек булып өлгергәннәр, дип шатлансам, Түбән Кама шәһәренең күпсанлы керәшен яшьләре исеменнән бару - үз өстемә зур йөк алу да иде. Анда күргәннәрне, ишеткәннәрне кайт-кач башкаларга да җиткерергә кирәк бит. Юкка шөлләгәнмен, сөенеп, канатланып кайттым Казаннан. Без бар, без күп икән. Безне уртак проблемалар, уртак интерес-лар берләштерә, дип җиң сызганып эшләргә әзер булып кайттым. Күңелем белән туганнан бирле керәшен. Форумнан соң, үзең генә керәшен җанлы булудан әллә ни файда юк икәнен, башкаларны да "уятырга" кирәклеген аңладым.
Шунысы куанычлы: Түбән Камада минем кебек уйлаучы яшьләр күп булып чыкты. Нәрсә генә планлаштырсак та, күтәреп алалар. Спорт ярышларында да, җыр конкурсларында да яшь-ләр теләп катнаша.
Өч ел элек "Сүрәкә" ансамбле концертыннан соң безгә:

Түбән Камада


- Ансамбльдә карт-лар гына калды. Алар йөри алмаса, "Сүрәкә" тарала инде, - дип, борчылу белдергәннәр иде.
Соңгы ике елда ансамбльгә 15 яшьтән 30 яшькә кадәр 14 кеше өстәлде. Шуларның бишесе - егетләр, калганнары - кызлар. Үзем Мамадыш районы Албай авылыннан булгач, якташларымны чакырдым. Яңа кушылучыларның сигезе - албайлылар. Түбән Камада башка төбәк керәшеннәре дә күп яши. Никтер, керәшенлекләрен күр-сәтергә бик атлыгып тормыйлар.
"Сүрәкә"дән башка эшләребез дә байтак. Яшьләрнең "Туым җондызы" фестивалендә дә быел җиңү яуладык. Һәр елны зурлап, чит шәһәрләрдән кунак-лар чакырып, Олы көн бәйрәмен үткәрәбез. Актив керәшеннәрне билгеләп китәбез. Җәмгыять эше ансат кына бара дип әйтеп булмый, билгеле. Яшьләрнең эш, яшәү урыннары төрле, кайвакыт эштән сорап китәргә дә туры килә. Мондый китүләрне нәчәлникләрнең барысы да хупламый. Мероприятиеләрне оештыруның финанс ягы да бар бит әле. Каян акча табарга? Шундый чакта, әле дә ярый Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинова бар, дибез. Ярдәменнән ташламый, бик зур рәхмәт аңарга.
Казанда узачак форумга зур өметләр баглыйбыз. Керәшен яшьләре берләшмәсе киләчәктә тагын да ныгып, яңа үрләр яуларга әзерлеге турында сүз барыр, дип уйлыйбыз.


"Kryashen party" - суперпроект!



Владислав Буланов, Менделеев керәшен яшьләре берләшмәсе лидеры:

- Мин үзем Казанда узган I форумда катнаша алмадым. Анда күтәрелгән мәсьәләләр турында барган кешеләрнең сөйләве аша гына белдем. Анда бармасам да, күңелемдә керәшенлек рухы һәрвакыт яши иде. Шуны белгәнгәдер инде, Менделеев яшьләре үзебезнең төбәк буен-ча мине берләшмә җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. Нинди эшкә билгеләнгәнемне ахырга кадәр аңламый да калдым. Ярый әле бөтен проблемаларны берүземә өеп куймадылар. Зәйдән Николай Тавлинов, үзебездән Елена Япаева, Алабугадан Николай Мельников, Наташа Беловалар белән бергәләп эшлибез. Республика керәшен яшьләре оештырган чараларда катнашудан тыш, "Kryashen party" дигән үз проектыбызны булдырдык. Керәшен яшьләре өчен дискотекалар үткәрәбез. Бу дискотекаларны керәшенчә биюгә генә аударып калдырмыйбыз, җыелган яшьләр арасында керәшен темасына кызыклы конкурс-бәйгеләр оештырабыз. Җиңүчеләргә, билгеле, презентлар да әзерлибез. Интернет аша гына танышкан яшьләр, безнең дискотекаларда бер-берсе белән күрешәләр, яңа парлар төзелә. Керәшеннәр тарихы турында Николай Мельников кызыклы саннар, фактлар китерә, сораулар әзерли. Дискотекаларда керәшен көе язмалары җитми. Халыктан җыйган җырларны эстрадада файдаланырлык итеп эшкәртәсе иде. Моны - яшьләр үзләре эшли ала. Чөнки зурларныкы белән безнең вкуслар һәрвакыт туры килми.

Менделеевскида


Яшьләр берләш-мәсе итеп оешканбыз икән, аның финанс ягы да ничектер хәл ителергә тиеш. Әлегә бернинди ярдәм дә алганыбыз юк. Музыкаль аппаратураны үз акчама алдым. Дискотекаларны түләүле ясасаң, килүчеләр булмый. Керәшен дискотекасы дигәч, башка яшьләр кертелми, дип уйламагыз тагы. Кем килә, барысы да керә. Марилар да, удмуртлар да, татарлар да бии. Безнең культура белән ныграк танышалар, бары шул гына. Ике ел эшләгән дәвердә республика, Казан керәшен яшьләре белән ныклы элемтә булмады. Минемчә, андагылар безнең сыман төбәк җитәкчеләренең эшен "координировать" итеп торырга тиеш. Моңарчы барыбыз да "велосипед уйлап табучы" ролендә булдык. II форумда сайланачак идарә членнары бу эшне җайга салыр, дип ышанасы килә.


Керәшен боулингына килегез!



Алена Кудряшова, Чаллы керәшен яшьләре берләшмәсе лидеры:

- Казанда моннан ике ел элек үткән керәшен яшьләренең I форумы - күңелләрне шулай айкады - керәшен яшьләре моңарчы яшәгән кебек кенә яшәргә тиеш түгеллеген шунда аермачык аңлап кайттык. Эшне 2010 елның февралендә Чаллыда керәшен яшьләренең координацион Советын төзүдән башладык. Озак та тормый, үзебезнең шәһәрдә дә керәшен яшьләре форумын үткәрдек. Монда 100 дән артык кеше катнашты. Зәйдән, Алабугадан, Менделеевтан, Казаннан, Башкортстаннан, хәтта Мәскәүдән дә килделәр. Пасха атнасында "Керәшен боулингы" (күкәй тәгәрәтү уены) үткәрәбез. Ике ел ярым эчендә "Гашыйклар көне", "Покрау пиругы", "Иң олы бәйрәм - Олы көн" кебек тематик кичәләр уздырдык. Яшьләргә кагылышлы мәсьләләрне яктырту буенча "Туганайлар" гәҗите коллективы белән берлектә түгәрәк өстәл янында сөйләшү үтте. Шәһәр күләмендә узучы "Нардуган", "Питрау көн" бәйрәмнәрендә дә яшьләребез актив катнаша. Әле күптән түгел генә Халыклар Дуслыгы йортында төрле милли җәмгыятьләр арасында "Иң-иң романтик пар" дигән конкурс узды. Сәләхиев Артур белән Абдураимова Анналар пары "Тамашачы симпатиясе" номинациясендә җиңүгә иреште. Чаллы керәшен яшьләре оешканнан соң, шунда танышкан парлардан яшь семьялар да төзелде. Чаллы яшьләре керәшен балаларының "Атнакөн мәктәбе" эшен алып баруда да ярдәм күрсәтәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, безнең "Атнакөн мәктәбе" - Чаллыдагы иң алдынгы мәктәпләр исемлегендә.

Чаллыда


Яшьләрнең уңышлы эшләп килүендә Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агаповның роле зур. Ул безнең идеяләребезне хуплап кына калмый, оештыру өлешен дә, материаль ягын да үз өстенә ала. Моның өчен без аңа бик рәхмәтлебез. Кызыклы идеяләребез, планнарыбыз бик күп, әлегә яңгыратмыйбыз. Алар турында киләчәктә ишетерсез.


Аерылганны - аю, бүленгәнне - бүре...



Степан Спиридонов, Мамадыш районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе:



- Моннан ике ел элек безнең районда да керәшен яшьләре форумы үткәрелеп, аның лидерлары сайлап куелды. Баштан ук яшьләр белән өлкәннәр бергә эшләргә дигән максатны үз алдыбызга куйдык. Чыннан да, районда үтә торган чараларны оештыруда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Әйтик, керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеевка багышланган фәнни конференцияне генә алыйк. Башта укучы балалар, яшьләр, өлкәннәр арасында фәнни хезмәтләр буенча конкурслар үтте. Җиңүчеләрнең чыгышлары конференциядә тыңланды. Конференция өлешендә балалар да катнашты. Әле күптән түгел генә арабыздан яшьли киткән, сөекле җырчыбыз Диа-на Мишкинага багышланган җыр фестивале үткәрдек. Монда да бусы - өлкәннәр эше, бусы - яшьләрнеке, дип аеру булмады. Гомумән, мин мондый аерылуны хуп күрмим. Бергә эшләргә кирәк. Бары бер нәрсәне телим - яшьләр активрак, инициативалырак булсыннар, эшне тагын да җанландыруга үз өлешләрен ныграк кертсеннәр иде.

Мамадышта


Мин керәшен яшьләрендә ниндидер җанлану, уяну чаткылары күрәм. Бу - иң мөһиме. Боз кузгалды, аның тиешле юнәлештә агуын күзәтергә, бөялеп торса - җайлап җибәрергә кирәк. Алга таба шулай эшләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Долгов керәшен яшьләре форумы “Бәрәкәт” керәшен яшьләре оешмасы Владислав Домолазов Владислав Буланов Алена Кудряшова Степан Спиридонов