Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Халыклар дуслыгы - Татарстаныбыз байлыгы!

2-4 сентябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгендә икенче Халыкара яшьләр форумы булып узды. Күп илләрдән җыелган төрле милләт вәкилләрен туплаган әлеге форумны ачып җибәрергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Фәрид Мөхәммәтшин килгән иде. Ул яшьләргә үзенең котлау сүзләрен һәм форумны күңелле итеп уздыру өчен кызыклы фикерләрен җиткерде. Форумда "Бәрәкәт" керәшен яшьләре...

2-4 сентябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгендә икенче Халыкара яшьләр форумы булып узды. Күп илләрдән җыелган төрле милләт вәкилләрен туплаган әлеге форумны ачып җибәрергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Фәрид Мөхәммәтшин килгән иде. Ул яшьләргә үзенең котлау сүзләрен һәм форумны күңелле итеп уздыру өчен кызыклы фикерләрен җиткерде. Форумда "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасы членнары: Алиса Спиридонова, Альмира Азина, Надежда Токранова һәм Юлия Савельева катнашты. Командаларга бүленеп тренинглар уздырдык, түгәрәк өстәлләрдә милләтара проблемаларны ачыклап, чишү юллары белән уртаклаштык. "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены күңелле һәм мавыктыргыч узды, һәр катнашучы үз командасына җиңү китерер өчен тырышты. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: без катнашкан команда җиңү яулады, сөенерлек һәм горурланырлык урыннарыбыз бар. Әлеге форум Казаныбызга башка илләрдән килеп укучы, яшәүче, эшләүче яшьләрнең проблемаларын күбрәк яктыртты. "Ни өчен безне Россия яшьләреннән аералар? Ни өчен безгә карата башка таләпләр? Ни өчен алган белемнәрне практикада ныгыттырмыйлар? Уку елы тәмамлангач, ка никул вакытында тулай тораклардан чыгаралар, ә без кая барырга тиеш?" - кебек сораулар көн кадагында торды дисәм дә була. Ләкин алар безнең төп проблемаларыбыз дияргә ашыкмас идем. Татарстаныбыз гасырлар буе күп милләтне үз куенында яшәтеп килә. Без, җирле халык, туган җиребездә үзара тыныч кына яшибез, дияргә әле ышаныч җитеп бетми. Чишеләсе проблемалар үзе бездә дә күп. Шуңа да, чит ил кешеләренең проблемаларына ябышканчы, иң элек үз илеңдәгеләрен чишеп, чын мәгънәсендә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк. Шул ва кытта, бергә ярдәмләшеп, борчыган мәсьәләләрне уртага салып хәл итүе дә җиңелрәк булыр иде.
Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев