Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Без - төркибез!

2014 елда башкалабыз Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Инде бер ел алдан республикабызда зур әзерлек эшләре барды. Бу ел рамкаларында каралган мәдәни чаралар грандиоз булыр, дип көтелде. Төрки культурага караган бу чаралар яшьләрне дә читләтеп узмады. "Идел" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган Бөтендөнья төрки яшьләр фестиваленә керәшен яшьләреннән...

2014 елда башкалабыз Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Инде бер ел алдан республикабызда зур әзерлек эшләре барды. Бу ел рамкаларында каралган мәдәни чаралар грандиоз булыр, дип көтелде.
Төрки культурага караган бу чаралар яшьләрне дә читләтеп узмады. "Идел" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган Бөтендөнья төрки яшьләр фестиваленә керәшен яшьләреннән без - Алиса Спиридонова белән Алена Харитонова да катнаштык һәм без моңа бик тә шат! Биш көн буена, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган төрки яшьләр белән бергә мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында катнаштык, Яшьләр эшләре буенча һәм Мәдәният министрлары белән очрашуда булдык. Экскурсоводлар белән тагын бер кат Казанны әйләндек һәм читтән килгән кунак- ларны башкалабыз белән таныштырдык. Спорт ярышлары, Сабантуй уздырдык, түгәрәк өстәлләрдә катнашып, төрки дөнья проблемалары турында сөйләштек, бу проблемаларны чишүдә яшьләрнең ролен билгеләдек. Үзебез турында сөйләдек, милли костюмнарыбызны киеп, үзебезчә җырлап, биеп тә күрсәттек. Хәзер безнең турыда Әзербайҗанда, Төркиядә беләләр. Шулай да, нәрсәдер җитми калды кебек. Төрки дөньяның күп төрле конфессияләрне берләштерүен дә аерым күрсәтергә кирәк иде, минемчә. "Ярдәм", "Кол Шәриф" мәчетләренә генә түгел, керәшен, чуваш чир- кәүләренә дә экскурсия оештырырга була иде. Телләребез туган булса да, без бит төрле илләрдә яшәүче, төрле конфессияле төрки халык балалары.
Алиса СПИРИДОНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев