Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Җанга дәва “Айбагыр”

Бөтен мәшакәтьләрне бер якка куеп, хәлләрен белеп, фикерләр белән уртаклашып, шуның өстенә керәшенчә ял да итеп кайтыйк дип, "Айбагыр" этнолагерена юл тоттык. Сылу ак каеннар, берсеннән-берсе төз, зифа наратлар, сулап туймаслык саф һава һәм сикәлтәле урман юлы бер күрүдә үзенә гашыйк итте. Безне янәдән Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Сарман,...

Бөтен мәшакәтьләрне бер якка куеп, хәлләрен белеп, фикерләр белән уртаклашып, шуның өстенә керәшенчә ял да итеп кайтыйк дип, "Айбагыр" этнолагерена юл тоттык.

Сылу ак каеннар, берсеннән-берсе төз, зифа наратлар, сулап туймаслык саф һава һәм сикәлтәле урман юлы бер күрүдә үзенә гашыйк итте.
Безне янәдән Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Сарман, Кукмара, Зәй, Питрәч, Мамадыш районнарыннан 10 яшьтән алып 16 яшькәчә керәшен кызларын-малайларын үз канаты астына җыйган алан каршы алды.
Б
үген "Айбагырда" Алма Спасы. Әйләнә-тирә бәйрәм атмосферасына чумган. Һәр кешенең үз эше. Әле яңа гына Яшел Үзәннән ике капчык кызарып пешкән алмалар алып кайттылар. Вожатыйлар бер өлешен отрядларга бүлеп, калганнарын ашханәгә алмалы Спас пирогы пешерергә җибәрделәр. Ел саен смена алма Спасына туры килгәнлектән, балаларга бу яңалык түгел, алар бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар.

Беренче көненнән үк инде лагерь кайнап тора. Балаларның һәр минуты санаулы, бүлеп куелган. Иртән торуга юынып, әле уянып бетәргә өлгермәгән күзләрен ертып, тиз генә иртәнге зарядкага җыелалар. Аннан, уянып беткәч, китә инде көн тәртибе! Линейка, иртәнге аш, аннан нинди дә булса теманы яктырткан мастер-класс, я булмаса уен, очрашу.

Без килгәндә лагерь клубының сәхнәсен көтеп алынган "Бәрмәнчек" ансамбле гөрләтә иде. Зур игътибар белән һәр бала, аларның сәхнә осталыгын күзәтте. "Бәрмәнчеклеләр" үзләренең яңа җыр-биюләре һәм "Каз өмәсе" йоласы белән дә уртаклаштылар. Җырларның, йолаларның тарихлары белән таныштырып айбагырлыларны да катнаштырып бик күңелле концерт бирделәр.
Ул да булмады
, обед вакыты килеп җитте. Өстәлләр тәмле ашлар белән тулган арада, егет-кызлар мәш килә. Танышып житмәгәннәре дуслаша тора, кайсылары туп сикертә, ә кемнәрдер инде парлашып та өлгергән.

Ашап чыккач, "Айбагыр"лылар черем итеп корсак шиңдерергә таралдылар. Алар ял иткән арада уңган да, булган да, житез дә вожатыйлар уен мәйданын төрле конкурсларга әзерли торды.

Ике сәгатьлек "тихий час" сизелми генә уза да китә. Ике отряд - "Арҗаклар" белән "Тамгалар" Спаска багышлап оештырылган бәйгегә көч сынашырга юнәлә. Уеннарда катнашкан, җан атып көч биреп торган балалар шулкадәр дә актив булдылар. Кашыкка алма салып та йөгерделәр, җепкә асып куйган алмаларны кул белән тотмыйча ашауда да ярыштылар Җиңүчеләргә төп бүләк, әлбәттә инде, әлеге көннең символына әверелгән татлы, сусыл Спас алмалары булды. Аннан соң клубта җитезлектән тыш, интеллектуаль сыйфатларны да ачыклый торган бәйгеләр дәвам итте. Бөтен җан-тәннәрен биреп ярышкан балаларга карап торуы күңелгә шундый да рәхәтлек, көч һәм дәрт өсти. Хәтта, сагындырып килергә яраткан илһам да пәйда булды бер мәлгә:

Көне буе хәрәкәттә,

Мәш килә егет-кызлар.

"Хәрәкәт ул бәрәкәт"- дип,

Белми әйтми олылар.

Искиткеч алан "Айбагыр",

Җыйды безне куенына.

Уңышлары мулдан булыр,

Бәхет иңсен юлына.

Шатлыктан балкыган балалар җанга рәхәтлек өсти, ә күңелдә ак көнләшү хисе туа. Үзеңнең дә аларга кушылып, кире балачакка кайтып, уйныйсы, көләсе, чабасы, сикерәсе килә башлый. Шул чак :"Эх, кайда соң минем, бер кайгысыз, рәхәт чакларым? Нигә безнең балачакта мондый лагерьлар булмады икән?"- кебек сораулар туа. Ләкин, һәр нәрсәнең үз вакыты бар, үкенечкә калганчы, булганның кадерен беләсе иде.
Ә "Айбагырда" ял итүче егет-кызларыбыз бик бәхетле, чөнки аларга керәшен лагерена нигез салу, аны үстерүгә өлеш кертү насыйп булды.

Көн кичкә авышты, тамак ялгар вакыт та җитте, ашханәдә балаларны кызарып пешкән алма пирогы көтеп тора иде. Аштан соң һәр отряд әкрен генә үз корпусларына, көнне тәмамлап йомгак ясый торган "свечка"ларга таралды. Инде тәмам арган, ә шулай да, күзләрендәге дәрт әле сүнмәгән балаларны отряд вожатыйлары, тәмле төшләр теләп, йокыга озата.

Минем өчен дә бу көн чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Табигатькә хозурланып, берсеннән-берсе булдыклы балаларга һәм бар яктан килгән вожатыйларга карап, ул гына да түгел, тәмле ашларыннан, кызарып пешкән алмаларыннан һәм суынырга да өлгермәгән Спас пирогыннан авыз итеп кайттым.
Лагерьны оештыруга күп көч куйган карендәшләремә "мең рәхмәт" дияргә генә кала.

"Айбагыр" үссен, ныгысын һәм мул уңыш китереп халкыма хезмәт итсен!

Надежда Токранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев