Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

ҮЗӘКТӘ – ЯШЬ БЕЛГЕЧ

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты каршында керәшеннәр һәм нагайбаклар культурасын өйрәнү үзәге ачылгач, җиңел сулап куйдык. Янәсе, менә ичмасам, үзебезнең үзәк булгач, эшләр алга китә. Үзәк ачылды ачылуын, тик анда эшләргә керәшен белгечләренең булмавы ачыкланды. Геннадий Макаров бу проблема алдында ялгызы калды, дияргә була.

Әмма аның беркайчан да кулын төшермәгәне, теләсә нинди хәлне җырып чыга алуы инде күпләргә билгеле. Белгечләр чакыру мәсьәләсендә дә ул ашыкмый гына эш йөртте. Фәнни хезмәткәр, архивлар өлкәсендә сирәк белгеч Радик Исхаковны үз янына алуын - аның уңышлы адымы дип санарга була. Радик белән аралашкан кеше аның тирән белеменә, фәнни үткерлегенә беренче минуттан ук игътибар итә. Күптән түгел Геннадий Михайловичның тагын бер ярдәмчесе артты. Ул - культура университетының режиссерлык факультетын тәмамлаган Эльвира Константинова. Шунда ук, режиссер кешегә фәнни үзәктә нәрсә калган инде, дигән сорау туа. Калган икән шул, Эльвира нәкъ менә шушында эшли алырлык, фәнни ачышлар ясарлык тырыш кыз икән. Геннадий Макаров әйткәнчә, моның өчен башкара торган эшеңне бик нык ярату кирәк. Ә Эльвирада мондый ярату чиктән ашкан. Бу үзәккә никадәр кирәкле кеше булуын аңлар өчен, аның башкаруында бер керәшен җырын тыңлау да җитә. Борынгы көйне әллә кайсы төпкелләренә төшеп, мең төрле тирбәлешен катнаш-тырып җырлый ул.

Эльвира бүген нагайбаклардан Иван Теряков туплаган сүзлек өстендә эшли. Тавык та чүпләп бетермәслек вак эш булса да, бу хезмәткә зур кызыксыну белән алынган. Моңарчы ул "Заречье" - балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә эшләгән. Белгечлеге буенча театр түгәрәге алып барырга тиеш булса да, прикладное искусство түгәрәген бирәләр үзенә. Кайчандыр Алабуга шәһәренең 1нче гимназиясендә укыган чакта чигү, мәрҗән тезү, тегү түгәрәкләренә йөрүе бик ярап куя. Балалар да бик яратып йөриләр. "Заречье"да Геннадий Макаров оештырган фольклор ансамбленә дә йөри башлый. Яраткан шөгыле - театр уйнау-ны да бөтенләй ташлап бетерми, дөресрәге, ташларга бирмиләр. Укучыларның каникул вакытларында спектакль куеп, төрле культура чаралары үткәреп йөриләр. Инде бу шөгыльләрнең берсен генә - ансамбльдә җырлауны гына калдырып, Эльвира фәнни эшкә чумган. Миңа бик ошый, ди.

Культура, фән өлкәсендә эшләүчеләрнең күпме хезмәт хакы алуларын белгәч кенә, күзләргә яшь килә. Бигрәк тә әле башлап киткән мәлдә тиеннәр генә түлиләр. Үзең Казанныкы булмаганда, фатирына гына күпме кирәк. Компьютер, мультимедиа чаралары, китаплар... Саный китсәң, чәчең үрә торырлык. Булачак галимә әлегә болар хакында уйламаска тырыша.

Эльвираның моңарчы артка чигереп килгән тагын бер проб-лемасы бар. Аның юлында әллә никадәр татар егетләре очрый. Ник бер әйбәт кенә керәшен егете очрасын...Эреп беткәннәр, диярсең. Ә кызның яшьтән үк үз-үзенә биргән сүзе бар: керәшен семьясы төзеп, балаларына әби-бабайлардан килгән кыйммәтләрне тапшырып калдыру. Арча районы Сәрдебаш авылында яшәүче әбисе - Нина Александровна Константинованың да теләге бу. Тормышка ашмастай хыял да түгел түгелен, тик әлегә аның уй-теләкләрен бүлешерлек егет күренми...

Керәшеннәрне өйрәнү үзәгенә талантлы яшь белгеч килүгә куануымны гына белдерәсем килгән иде, Эльвираның "личный" секретларын да ачарга туры килде. Моның өчен "героем" мине кичерә күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор яшьләр яшь җырчылар керьшен яшьләре