Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Туым җондызы" фестивален Иван Пугачев алып барачак

Вадим Захаров, Римма Никитина, Альбина Абрамова , Игорь Дмитриев кебек җырчыларыбыз моңа кадәр уздырылган "Туым җондызы" бәйгеләренең төрле номинацияләрендә җиңүчеләр

2 февраль көнне "Туым җондызы"-"Рождественская звезда" дип исемләнгән керәшеннәрнең этник сәнгатенә багышланган яшьләр бәйге-фестиваленең йомгаклау өлеше узачак. Әлеге чара башкаланың "Московский" мәдәният үзәгендә 15:00 сәгатьтә башлана.

Быел бәйгене Керәшен чибәре титулы иясе, эстрада җырчысы Алина Давыдова һәм Россия күләмендә уздырылган бәйгеләр җиңүчесе Иван Пугачев алып барачак. "Туым җондызы" фестиваленең йомгаклау өлешенә этник, халык һәм эстрада җырларыннан, биюләреннән, төрле чыгышлардан торган концерт әзерләнә. Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасыннан хәбәр итүләренчә, быелгы фестивальдә яңа башкаручылар, әле моңа кадәр бу бәйгедә бер дә катнашмаган авыл коллективлары да  катнашу теләген белдергән. 

- "Туым җондызы" бәйгесендә быел 20 гә якын чыгыш булачак, бәйрәм сценариена әлеге вакытта төзәтмәләр кертелә, дип белдерде оештыручылар. Шулай ук сәхнәдә Вадим Захаров, Римма Никитина, Алина Давыдова, Александр Игнатьев, Надежда Игнатьева кебек җырчыларыбыз да чыгыш ясар, дип көтелә.

- Эстрада җырчылары Вадим Захаров, Римма Никитина, Игорь Дмитриев, Альбина Абрамова кебек җырчыларыбыз моңа кадәр уздырылган "Туым җондызы" бәйгеләрендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр. Шулай ук әлеге проект Диана Мишкина, Эльвира Камалова, Александр Игнатьев, Оксана Дмитриева, Регина Павлова, Лиана Антонова, Татьяна Ефремова, Людмила Аланлы кебек талатлы керәшен яшьләрен ачты, дип белдерде Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Әлеге фестиваль керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы, "Бәрмәнчек" ансамбле, "Туганайлар" газетасы белән берлектә оештырыла.

Билетлар сатуда. 

+7 939 344-36-54293-16-27  телефон номерлары аша билетларны сатып алу мөмкинлеге бар. 6+


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев