Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

“Татьянин день” кунаклары

25 январь инде күп еллар дәвамында студентлар көне буларак бәйрәм ителә. Урыслар аны "Татьянин день" диләр. Аңлашылганча, бу көнне һәр студент көтеп ала. Шул уңайдан, студент тормышы алып барган керәшен кызлары белән аралашып, фикер алышырга булдык. Кызык бит, кемнең ничек укып, ял итүе. Татьяна Елисеева (Балык Бистәсе районы, Алан-Полян авылы):...

25 январь инде күп еллар дәвамында студентлар көне буларак бәйрәм ителә. Урыслар аны "Татьянин день" диләр. Аңлашылганча, бу көнне һәр студент көтеп ала. Шул уңайдан, студент тормышы алып барган керәшен кызлары белән аралашып, фикер алышырга булдык. Кызык бит, кемнең ничек укып, ял итүе.

Татьяна Елисеева (Балык Бистәсе районы, Алан-Полян авылы):

- Экономика һәм хокук идарәсе институтының сыйфат белән итү бүлегенең сонгы 4 курсында белем алам. Профессия буенча сыйфат белән идарә итүче менеджер булачакмын. Яңа ел алдыннан лекция, практикалар булды, апрель ахырында сынау чоры башлана. Уку бик ошый. Хәзерге сессия турында әллә ни сөйләп тә булмый, мин бит заочно укыйм, ә очно укыганда кызыграк иде. Самый рәхәт чак шул студент вакыты! Кызлар белән бергә җыелышып ашарга пешерү, туган көннәр үткәрү, берәр нинди кызык чара оештыру дисеңме... Концертлар, дискотекалар... Шул чактагы студент вакытына бер кайтып килсәң иде, дим. Ә хәзер вакыт алай ук кызыклы үтми. 3 атна укыйбыз. Ул вакыт та иртәдән алып кичкә кадәр сессиягә китә. Аннары соңгы сессия көнендә группа белән җыелышып күңел ачабыз, сессияне япкан хөрмәткә. Колледжда укыганда общагада торган вакыт бигрәк күңелле иде... Яңа ел алдыннан блокны кызлар-егетләр белән бизәп, Яңа ел каршылый идек. Блокларны бизәү буенча без беренче урынны алган идек. Ә блокта мин староста. Кызыграк булсын өчен стена, тәрәзәләргә рәсем ясый идек. Блокта һәрбер кешенең туган көнен уздыра, җыелышып катокка бара, җепшек кар яуганда кар атышлы уйный, урамда кардан төрле сыннар ясый идек... 23 февральда кызлар егетләрне котласа, 8 мартта алар кызларны котлый. Шундый күңелле студент еллары гомерем буена истә калды.

Марина Жаркова (Мамадыш районы, Албай авылы):

-Мин Казан Дәүләт федераль университетының Алабуга филиалында, өченче курста укыйм. Киләчәк профессиям - педагог-психолог. Сессия декабрь ахырында башланган иде, бу көннәрдә соңгы экзаменнар бара. Экзаменнарга бик җаваплы карыйбыз, һәрберсенә тырышып әзерләнәбез. Уку миңа бик ошый, монда кергәнемә бер дә үкенмим. Студент тормышы бик кызык, яңа дуслар, яңа кызыклы фәннәр, һәрвакыт ниндидер кызыклы нәрсәләр килеп чыгып кына тора. Тулай торакта яшәве, укуга караганда да кызыграк. Һәр көн нинди дә булса вакыйгалар китерә. Юкка гына студент вакыт иң рәхәт чак димәгәннәрдер инде!

Светлана Фадеева (Мамадыш):

- 2014 елның җәендә мин мәктәпне тәмамладым. Кая укырга барырга икән дип бик озак уйлаганнан соң, әтием юлыннан Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына керергә булдым. Уңышлы гына дәүләт имтиханнарын тапшырып, куелган максатымны чынга ашырдым. Беренче көннән үк мин уку йортын бик яраттым, монда кергәнемә әле дә сөенеп бетә алмыйм. Укуы бик кызык һәм мавыктыргыч. Һәр беренче курс студенты өчен сессия бик куркыныч тоелган күк, мине дә әлеге нәрсә читләтеп үтмәде. Башка төрле уйлар килә, укытучыларны да белеп бетермисең бит әле. Шул куркуларымны җиңә-җиңә, беренче экзаменымны да тапшырырга өлгердем инде. Уңышлы тапшырганыма сөенеп, хәзер куркып кына киләселәренә әзерләнәм. Аларын да әйбәт билгеләргә тапшырып, тыныч күңел белән каникулларга туган ягым Мамадышка кайтасымны уйлап хыялланам. Беренче сессияне япсам, калганнары ул кадәр үк куркыныч булмас, бәлки!

Валентина Михайлова (Балык Бистәсе районы, Иванай авылы):

-11 классны тәмамлаганнан соң ике ел сәүдә-экономика техникумында бухгалтерлыкка укыдым. Уку кызык иде. Кызлар белән җыелышып, экзаменнарга әзерләнеп, таңнарны аттыра идек. Театрга, кинога бара, кичке урамнарда йөри идек. Ике ел сизелмичә дә үтеп китте. Хәзер Казан Кооператив институтының, бухучет, анализ, аудит факультетында өченче курста заочно укыйм. Хәзер сессия вакыты, эшләп укыгач, авыргарак туры килә. Ике арада йөгереп йөрим: алдан укырга барам, аннан эшкә чабам, эштән кайткач зачетларга, экзаменнарга эзерләнәм. Берсүзсез, кире студент елларына кайтыр идем. Ни дисәләр дә, тулай торакта яшәү күңелле иде. Ә хәзер бер кая бара, уку-эш-өй арасыннан чыгып китә алмыйм, элек җиткән вакытны хәзер, ничек кенә сузсам да, җиткереп булмый. Менә шулайрак яшәп ятам!

Наталия Ямщикова (Кайбыч районы, Соравыл авылы):

- Мин Казан Кооператив институтының соңгы 4 нче курсын тәмамлыйм. Теләгем киләчәктә экономист яки банк хезмәткәре булу. Сессияне 10-17 нче гыйнварда яхшы билгеләргә генә ябып, хәзер авылда каникулда. Укып кына калмыйбыз, төрле концертларда, фәнни конференцияләрдә дә катнашабыз. Үзебезнең "Мадам Плюшкины" дигән командабыз да бар. Күптән түгел генә Казан шәһәре вузлары арасында бизнес-проектлар буенча конкурста катнашып, өченче урынны яуладык. Проект төзегәндә, финанс анализлар ясарга да өйрәндек. Шушы тәҗрибә миңа киләчәктә үз эшемне ачып җибәрергә булышыр, дип өметләнәм.

Студент булмаган кеше күпне югалта, дисәк тә була. Студент чакның гомере кыска булса да, андагы күңеллелек, танышу-кавышу, ярату-югалту, күрешү-очрашу, тулай торак маҗаралары кебек кызыклы хәлләрне санап бетерерлек түгел. Әлеге һәм башка истәлекләр гомер буена истә кала һәм сагындыра. Студент вакыт бер генә, бик теләсәк тә, кире кайтару кулдан килми. Бары вакытында кадерен белеп, тәмен тоеп калырга кирәк!

Бәйрәм белән сезне, иптәш Студентлар!

Надежда ТОКРАНОВА,

язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев