Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Ольга Гыйлметдинова: «Алар керәшенлекләрен җә яшерәләр, җә белмиләр булып чыга!»

Казаннан «Керәшенчә марафонда» катнашучы Ольга Гыйлметдинованың керәшенлек турында уй-фикере.

Бүген минем марафондашларым "Керәшенлек" темасына бик матур постлар куеп өлгерделәр инде. Аларның уй-фикерләре белән тулысынча килешәм, шуңа күрә дә аларны кабатларга теләмим.

Бу теманың үземне борчыган бер ягына гына кагыласым килә. Ул да булса, "Ничек керәшенлегебезне саклап калырга?". "Туганайлар" газетасында "Тагын бер керәшен гаиләсе туды" дигән язма күрсәм, сөенеп бетә алмыйм. Чөнки катнаш гаилә керәшенлекне югалтуның иң төп сәбәбе. Бу очракта без җә динебезне, җә телебезне югалтабыз. Әле әти-әнисе керәшен булган очракта да, керәшенлекне саклап калу бик авыр. Мәктәптә татарча сөйләшмәгәч, урыс исемле балаларны гомумән урыска чутлыйлар.

Оныгымнан сорыйм: "Кызым, синең балаларың керәшен булачакмы?" "Белмим шул, безнең мәктәптә без ике генә керәшен бит, мин һәм Арина", – дип җавап бирде ул. (Арина - "Бермәнчек" керәшен ансамбле директоры Артур Поляковның кызы була инде). Нигә алай уйлаганын, хәзер аңлатам. Керәшен балалары өчен оештырыла торган "Айбагыр" этнолагерында алар мәктәптән Арина белән икесе генә булдылар бит! Димәк, мәктәптә бүтән керәшен баласы юк. Югыйсә, безнең мәктәптә Константиновка, Зур, Кече Клыки бистәләреннән бик күп бала укый. Минемчә, йөзләп керәшен баласы булырга тиеш. Тик алар керәшенлекләрен җә яшерәләр, җә белмиләр, булып чыга! Ә бит "Айбагыр" инде 11 сезон эшләде. Үзләре "Айбагыр"да тәрбияләнгән егет-кызларыбыз вожатый булып эшли башладылар хәзер. Ксюша, Аня, Аида, Юля, Эмилия, Лиана түтиләре, Денис, Арсений, Кирилл дәдәләре үзләренең "законлы" отпускларын диңгездә кызынып түгел, ә менә керәшен балаларына җыруларыбызны, биюләребезне, йола, бәйрәмнәребезне өйрәтеп үткәрәләр. Менә бу яшьләребез белән горурланырга була, керәшенлегебезнең киләчәге алар кулында!

Ялгышмасам, бу изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе бу марафонда да катнашучы, хәзерге көндә өч бала әнисе Светлана Максимова. Минемчә, "Айбагыр" Республика Керәшен оешмасының керәшенлегебезне саклау буенча иң кирәкле проекты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев