Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

МАМАДЫШ – ЧИЛӘБЕ, КЫЗЫ – КУРА ҖИЛӘГЕ!

Җиләкләр пешкән, себеркелек өлгергән, печән каерылып уңган, болын аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән... Питрау җиткән! Питрау белән бергә, кызлар сайлар вакыт килгән. Питрау Түгәрәк уенында сайлап калмасаң, керәшендә мондый масштаблы җыеннарның сезоны быелга ябыла. Мамадыш районы Җөри авылы Питрауына меңләгән яшь­җилкенчәк җыелды. Танышу, кавышу, серләшү таңга кадәр күңел ачу урыны ул Питрау....

Җиләкләр пешкән, себеркелек өлгергән, печән каерылып уңган, болын аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән... Питрау җиткән! Питрау белән бергә, кызлар сайлар вакыт килгән. Питрау Түгәрәк уенында сайлап калмасаң, керәшендә мондый масштаблы җыеннарның сезоны быелга ябыла.

Мамадыш районы Җөри авылы Питрауына меңләгән яшь­җилкенчәк җыелды. Танышу, кавышу, серләшү таңга кадәр күңел ачу урыны ул Питрау. Кемдер кызларны уенда, кемдер "Кряшен чибяре" сәхнәсе янында сайлады. Быел конкурс сәхнәсенә Татарстаннан гына түгел, Башкортстан республикасы һәм Чиләбе өлкәсеннән дә килгән берсеннән берсе чая, уңган, чибәр тугыз кыз менде. Биш сәгать буена барган бәйге нәтиҗәләре буенча "Кряшен чибяре" титулына Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы Сарашлы авылы кызы Юлия Савельева лаек дип табылды.
Әлеге конкурс инде уникенче ел рәттән Мамадыш муниципаль районы, Республика Керәшен иҗтимагый оешмасы һәм аның "Бәрәкәт" яшьләре бүлеге тарафыннан уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев