Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Кызлар йөзек эченнән дә үтә

"Керәшен чибәре" конкурсы республикакүләм Питрауның аерылмас атрибуты ул, дисәк, бер дә ялгышмабыз. Чөнки, беренчедән, бу конкурска республиканың керәшеннәр күпләп яшәгән барлык районнарыннан да диярлек конкурсантлар килә, икенчедән, конкурс елдан-ел популярлашып, анда Россия төбәкләреннән дә катнашырга теләүчеләр арта бара. Бәйгегә әзерләнгәндә, катнашучы кызлар үзләре генә түгел, авылдагы, райондагы культура хезмәткәрләре дә,...

Быелгы Җөри Питрауындагы "Керәшен чибәре" конкурсында 18 кыз катнашты. Бер караганда, зур республика өчен бу сан күп тә түгел кебек, ләкин 3-4 сәгать вакыт эчендә шул чаклы конкурсантның сәхнәдә тиешле биремнәрне җи-ренә җиткереп башкарулары бик чикле булды. Алар бирелгән минутлар эченә сыярга тырыштылар, кайберләре, сыймыйча, кисәтү дә алды, каушадылар да. Һәр елны кабатлана торган чибәрләр конкурсын алданрак башлап, Питрау сәхнәсенә иң-иңнәрен генә чыгарырга кирәк, дигән сүзләрне быел да кабатлыйсы килә. Чөнки айлар буенча конкурска әзерләнеп, инде дә юк кына нәрсә өчен кисәтү алу күңелле әйбер түгел. Әле бит кызларның һәрберсенең "группа поддержка"лары да бар, аларның да кайберләре, озаграк, сузыбрак чыгыш ясап, кадерле вакытны әрәм итте.
Кызлар барысы да конкурска әзерләнеп килгән, дияр идем. Өс, баш, аяк киемнәре һәрберсенеке килешле һәм тиешле.
Үзләре белән таныштыру өлешенә дә җитди караганнар. Күбесе үзләреме, якыннары белән бергәме иҗат иткән шигъри юллар белән чыгыш ясады. Юмор өлеше дә, әзрәк мактанып алу да бар иде. Шунсыз булмый. Жюрине дә, тамашачыны да беренче минутта ук яулап алырга кирәк.
Кызлар башкарган икенче бирем җыр-бию өлкәсендә талантларын күрсәтү. Монда инде тамашачы рәхәтләнеп концерт карады. Һәм әйтергә кирәк, яхшы концерт.
Балык Бистәсе районы Керәшен Казысыннан килгән Алена Харитонова, Мамадыш районы Җөри авылыннан Людмила Афанасьева, Владимир авылыннан Ольга Бачкова, Чиләбе өлкәсе Нагайбак районыннан Анастасия Савельева, Кайбыч районы Соравыл авылыннан Наталия Ямщикова, Казаннан Лиана Дементьева, Балтач районы Югары Субаш авылыннан Алена Павловаларның җырлауларын күпләр яратып, сокланып тыңлады. Молодцы, кызлар. Ходай биргән талантны югалтмагансыз, үстергәнсез. Шунысы да куанычлы: башка еллардан аермалы буларак, быел җырлар кабатланмады. Яңа җырлар да яңгырады. Тукай районы Мәләкәс авылыннан Алена Адамова әбисе өйрәткән, әле бер кайда да яңгырамаган җырны башкарса, Сарман районы Ләке авылы кызы Луи-за Степанова үзе язган "Ләкем" җырын җырлады. Биючеләр күп булмаса да, бар иде. Менделеев районы Гришкино авылыннан Буланова Ольга "подгорный" көенә, Мамадыштан Васильева Виктория "Париж" көенә бик матур биеделәр. Гомумән, һәр конкурсант кайсыдыр яктан талантлы, сәләтле икәнлекләрен күрсәтте.
Ләкин жюри членнары, беренче - икенче бирем нәтиҗәләре буенча, һәм кызлар әзерләгән сыйлы өстәлләргә бирелгән бәяләрне дә кертеп, бары тик җиде конкурсантны гына алдагы турга уздырды. Алга табан кызлар гореф-гадәтләр, йолаларга караган сорауларга җаваплар бирделәр. Бу биремнең үтәлешендә дә кызларның шактый әзерлекле, төпле белемле икәнлекләре сизелде.
Соңгы биремдә кызлар үзләре яшәгән төбәктә узучы фольклор бәйрәмен күрсәтергә тиеш иде. Һәрберсенә бишәр минут вакыт бирелде. Һәм тамашачы биш конкурсантның Нардуганда су алып кайтып, йөзек салуларын, юрауларын карап утырды. Әллә инде керәшендә бүтән бәйрәм, уеннар юк, әллә бу бәйрәмне күрсәтү җайлыракмы, белмим. Ни өчендер барысы да шуны сайлаган. Күренешләр авыллар арасында әзрәк аерылса да, эх, менә ичмасам, Нардуган, дип әйтерлекләре булмады. Ә менә Владимир авылыннан Ольга Бачкова белән "Талир тәңкә" фольклор коллективы күрсәткән "Корман чалу" күренеше яхшы тәэсир калдырды. Алар биш минут эчендә Оляның бәйрәм турында кыскача сөйләвенә, Күк Патшасы иманын әйтүенә дә, соңыннан яшьләрнең кичке уен уйнауларын матур итеп күрсәтергә дә өлгерделәр. Ә уеннарның түрендә Оля үзе булды. Шунысын да әйтергә кирәк: бәйрәм күренешләрен күрсәткән вакытта конкурсантларның кайберләре читтәрәк торып, күпчелек эшне иптәшләре башкарды. Алдагы елларда конкурста катнашучыларга бу бирем бирелсә, моңа игътибар ителергә тиештер, минемчә. Нагайбак районы, Сарашлы авылы кызы Анастасия Савельева турында аерым әйтәсе килә. Настя үзенең иптәшләре белән "Тройсын" бәйрәменнән күренеш күрсәтте. Аларның сәхнәдәге һәр хәрәкәтләре уйланылган. Артыгын кычкырмыйлар да, сәхнә буйлап чапмыйлар да, кешене көлдерәм, дип тырышмыйлар да. Бик матур җырлы-моңлы театральләштерелгән уен күренеше килеп чыкты. Гомумән, Чиләбе якларыннан килгән карендәшләрдән өйрәнәсе әйберләр бар икән әле.
Конкурска йомгак ясаганда, жюри һәр конкурсантка иҗади якын килергә тырышкандыр. Нәтиҗәдә, ул көнне "Иң яхшы җырчы" исеменә Балтачтан Павлова Алена, "Иң яхшы этник костюм иясе" исеменә Чибәркүлдән Юртеева Юлия, "Керәшен биюен иң оста башкаручы" исеменә Мамадыштан Васильева Виктория, "Иң тәмле телле кыз" исеменә Сарманнан Степанова Луиза, "Традицияләрне иң яхшы белүче" исеменә Казан кызы Дементьева Лианалар лаек булды.
Ә "Питрау чибәре - 2012" исеменә Мамадыштан Владимир авылы кызы Ольга Бачкова ия булды. Тукай районыннан Лаврентьева Людмила белән Балык Бистәсеннән Харитонова Алена икенче, өченче урыннарны бүлеште.
Чибәрләрне котларга сәхнәгә республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров чыкты. Һәм иң беренче сүз итеп ул, конкурсантларның әти-әниләренә, якыннарына кызларны милли рухта тәрбияләгәннәре, әзерләгәннәре, ярдәмнәре өчен, рәхмәтен җиткерде. Катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр тапшырып, Иван Михайлович, әле Питрау тарихында беренче тапкыр, чибәрнең башына җиңүче таҗын кигертте. Таҗны Оля ел әйләнәсендә саклап, алдагы елда җиңәчәк чибәр кызга алып килергә тиеш. Бу "Питрау чибәре" конкурсының статусын тагын да күтәрде.
Кызганычка каршы, конкурска Зәй, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Чистай кебек керәшеннәр күпләп яшәгән районнардан катнашучылар булмады. Анда да талантлы чибәр кызлар бардыр, югыйсә. Тик никтер аларны күреп, оештырып җибәрүчеләр генә табылмаган.
Конкурсны быел тагын Олег Фазылҗан алып барды. Жюри киңәшкән арада җырлап, шаян сүз сөйләп, дүрт сәгатькә якын шушы чибәр кызлар арасында эх, кая яшь чагым, дип өзгәләнеп, конкурс барышына ямь өстәде, тамашачыны ял да иттерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Питрау чибәре 2012