Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Көй язуның үз серләре бар"

Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы - Федотовкада туып үскән Людмила Степанова бүгенге көндә композитор Людмила Аланлы буларак танылып килә. Казан педагогика институтының музыка факультетында укып чыккан һәвәскәр көйязарның җырларын бүгенге көндә Фәридә - Алсу дуэты ("Язны алып кил"), "Казан егетләре" ("Карлыгандай күзләрен", "Яңа ел белән") төркеме, Илдар Әхмәтов ("Баллы сөю"),...

Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы - Федотовкада туып үскән Людмила Степанова бүгенге көндә композитор Людмила Аланлы буларак танылып килә. Казан педагогика институтының музыка факультетында укып чыккан һәвәскәр көйязарның җырларын бүгенге көндә Фәридә - Алсу дуэты ("Язны алып кил"), "Казан егетләре" ("Карлыгандай күзләрен", "Яңа ел белән") төркеме, Илдар Әхмәтов ("Баллы сөю"), Ильвина ("Моңнар ява"), Гүзәлем ("Телисеңме?"), Оксана Дмитриева ("Мин күкләрдән сине сорап алдым"), Игорь Дмитриев ("Язлар") җырлый.

- Бер үземә өч исемем бар, - дип шаярта Людмила. - Башта Людмила Степанова идем, кияүгә чыккач Людмила Янеева булдым, иҗатка кереп киткәч Людмила Аланлыга әйләндем. "Аланлы" псевдонимын Әлмәт шагыйре Разим Вәлиуллин тәкъдим итеп, авылдашым Гәрәй Рәхим - Гөргөридән ризалык алып, иҗат дөньясына Людмила Аланлы буларак аяк бастым.

Аның сүзләренә караганда, көйнең ничек язылганын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Композиторның иң беренче көе 1998 елда язылган. Шул дәвердән бирле ул көйләр иҗат итүеннән туктамый. "Тауны тишеп чыккан чишмә туктамыйча аккан кебек, хисләр, көйләр ага да ага", - ди ул. Шулай да Людмила үзен эшнең башында гына, югарыга күтәрелер өчен беренче баскычларда гына тора, дип саный. Үзенең иҗат дөньясында эзләнү юлында, ачышлар көтү, өмет итү этабында торуын искәртә.

Людмила Аланлы керәшеннәрдән чыккан композитор, Салават репертуарындагы "Мин яратам сине, Татарстан" җыры өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт Премиясе лауреаты Роберт Андреевтан үрнәк алып иҗат итә. "Әзер сүзләргә көй язу җайлырак. Шигырьне күрүгә күңелгә моң тулырга мөмкин. Һәр язылган җырның үз иясе, үз башкаручысы була. Оксана Дмитриева башкара торган җырны башка кеше ничек җырлаячагын күз алдына да китерә алмыйм", - дип белдерде көйләр авторы. Күңелгә моң килүгә баянда уйнап карыйм, яки диктофонга яздырам, гадәттә җырның кушымтасы беренче языла, - ди ул.

- Радио, телевизорда үземнең җырлар яңгыраганда, һәрвакыт җырның яңа ягын ачам. Куйган хезмәтеңне үз колагың белән ишетү күңелгә ләззәт бирә, яшәүгә көч өсти, - дип белдерде Людмила. - Җырлардан кесә артык калынаймаса да, рухи байлык алам.

Музыкаль каналларда уздырылган хит-парадларда беренче урыннардан төшмәгән Рәшит Шиһаповның сүзләренә мин иҗат иткән көй белән Оксана Дмитриева башкаруында җырланган "Мин күкләрдән сине сорап алдым" җыры минем иҗатымда иң беренче булып өлгергән көйләрнең берсе. Озак еллар әлеге җыр "тузан җыеп" ятса да, беркөнне Оксана шалтыратты да: "Мин синең теге җырыңа клип төшердем бит", - дип мине шаккатырды.

Керәшеннең яшь композиторы җырны күңел өчен, җан сораганга язуын кат-кат кабатлады: "Җырны уңышлы килеп чыккан дип саныйм, халык яраткан икән, шуның аша мине таный башлаганнар икән, димәк алга таба эшләүнең мәгънәсе бар. Композиторлыкка таныклыксыз, "любитель" генә булсам да, музыка өлкәсендә нидер беләм, чамалыйм дип саныйм үземне. Җырчыларның мине үзләре эзләп табып, көй язып бир әле, дип сораулары минем өчен үзе бер вакыйга".

Соңгы араларда радио дулкыннарында Людмила шигыренә язылган "Язлар" җырын Игорь Дмитриев башкаруында еш әйләндерә башладылар. Көй язу өстенә, Людмила Аланлы үзе үк сүзләр авторы да. Аның үзенең шигырьләр җыентыгы, керәшен темасына багышланган әсәрләре бар. Киләчәктә яшь көйязар керәшен башкаручылары белән хезмәттәшлек итәргә, иҗатын туктатмаска, бәлки, Казанга күчеп килеп, иҗат дөньясына тирәнрәк "чумарга" ниятли. "Оксана, Игорь белән китереп чыгарган "керәшен продукты" уңышлы килеп чыккан икән, туктамаска, эзләнергә кирәк. Халкым тарихына шул яктан кереп каласым килә", - дигән теләкләрен белдерде Людмила Аланлы.

Әңгәмә барышында көйнең ничек килеп чыкканын аңлатуны сорасам да, Людмила мондый серләрне газета укучысына ачарга теләмәгәнлеген белдерде. "Шунысын гына әйтә алам: беренче көй күңел мөлдерәмә тулган чакта язылды. Ул көннәрне искә төшереп торасым килми. Бәлки киләчәктә сер капчыгым тишелер", - дип йомгаклады ул сүзен. Музыка өлкәсендә "до, ре, ми ... " ноталары барлыгын, шуларны кушсаң, җыр чыкканлыгын гына аңлаган кеше буларак, композиторның әлеге сере минем өчен иң кызыклы яңалык булып калды.

Алена ГУРЬЯНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев