Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Килде безгә шәп замана!.."

"Журналистлар көне" үткәрү максаты белән, "Туганайлар" газетасы редакциясен "айбагырлылар" үзләренә кунакка чакырды.

Иҗади конкурс кысаларында, очрашу барышында балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Аларның берничә иҗат җимешен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Яңа ачышлар ясадык
Иң беренче көннәрдән алып, "Айбагыр" күңелле маҗараларга бай булды. Мәсәлән, беренче көнне без тантаналы рәвештә лагеребызны ачтык. Бу көн аеруча күңелле үтте. Иртә белән һәр отряд линейкага тезелде. Аннан соң, без Геннадий Макаровның кечкенә аудиториясе булып, чын керәшен җыруларын җырладык. Минем уйлавымча, көннең иң ямьле өлеше шул булды. Тагын матур истәлекләр белән 15 август күңелгә кереп калды. Бу көнне безгә керәшен киемнәрен күрсәттеләр, алар турында тирәнтен сөйләделәр. Без бу көнне үзебезгә яңа ачышлар ясадык. Ә инде көннең иң кызык өлеше кич белән клубта булды. Отрядлар бу кичәгә киләчәктә булачак керәшен күлмәге әзерләргә тиеш иде. Бу биремне без менә дигән итеп үтәдек. Барлык отрядларның костюмнары беренче урынга лаек булса да, җиңүчеләр булып "Җондозлар" отряды танылды. Чыннан да, "Айбагыр" лагеренда һәр көн бер-берсеннән аерылып тора. Монда һәрбер көн онытылмаслык күңелле, матур үтә.
Милена НОВИКОВА, 3 отряд,
Казаклар Чаллысы авылы
Төрлелектә - берлек
Миңа лагерь үзенең төрледән-төрле кызыклы уеннары, мероприятиеләре белән ошый. Монда спорт уеннарына да зур игътибар бирәләр. "Айбагыр" безне актив булырга, керәшен гореф-гадәтләренә өйрәтә, милли культурабыз белән таныштыра. Милләтебезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өнди. Биредә Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Чиләбе өлкәсеннән үк килгән карендәшләребез белән дә дуслаштык.
Алмаз КАДЫРОВ, 2 отряд,
Яр Чаллы шәһәре
Матур ял
Бу лагерьга килүче балалар саны елдан-ел арта бара. Узган елны "Айбагыр"га барырга теләк белдерүчеләр алтмыш тирәсе генә булса, быел йөздән артып китте. Бу этнолагерь популярлаша бара, дигән сүз. Монда керәшеннәр турында гына өйрәнү түгел, башка күп төрле мавыктыргыч чаралар да шактый. Футбол, волейбол, пионербол ярышлары, күңелле концерт-дискотекаларның чуты юк. Казанга, Свияжскига, Раифа монастырена сәяхәтләр оештырыла. Әлбәттә, без монда үзебезгә яңа дуслар табабыз. Бу лагерьны оештыруга зур өлеш кертүчеләр шактый: лагерьны оештыру идеясын тәкъдим иткән Светлана Михайловна, Людмила Даниловна, педагог-организатор Лена түти, узган ел "Айбагыр"ның җитәкчесе булган Артур Владимирович, хәзерге җитәкчебез Алиса Степановна, фольклорчы Геннадий Михайлович. Безгә шундый шәп ял оештырганнары өчен, керәшен балаларын бергә туплап, танышу мөмкинлеге тудырганнары өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез! Мондагы барлык уңайлык аларның хезмәте нәтиҗәсе. Алар безне кайгыртып, кечкенәдән үк халкыбыз турында белеп үссеннәр дип, тырышалар. "Айбагыр" лагере күп еллар буе үзенең эшен дәвам итсен, яңа үрләр яуласын!
Татьяна ТИМОФЕЕВА, 4 отряд,
Село Чура авылы
***
Куанычым артып ташый,
"Айбагыр"га бит килдем.
Вожатыйлар каршы ала,
Бу көнне озак көттем.
Бар да керәшен баласы,
Бигрәк рәхәт шул монда.
Килде безгә шәп замана,
Бәхет кайный һәр җанда.
София АСАНОВА,
Ләке авылы
***
Бар керәшен балаларын
"Айбагыр" җыеп алган.
Мондагы күңеллелектән,
Шатлык нуры таралган.
Куаныч та, дуслык, шатлык
Ташып тора күңелдә.
Иң яхшы түти, дәдәйләр
"Айбагырда" ‒ биредә!
Таня ЕФРЕМОВА,
Яшел Үзән шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев