Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Инстаграм йолдызы

Таныш булыгыз: Эдуард Асапов. Инстаграм кулланучылары арасында аны белмәүчеләр сирәктер. Эстрадада бу исем әлегә яңа. Ләкин зур йолдыз булырына бер шик юк

22 яшьлек Эдуард танылган җырчыларның җырларына каверлар яздырып, шуларны Инстаграмга куеп, киң танылу алды. Бүгенге көндә сигез меңнән артык подписчигы бар. Тавышы да шәп, төскә-биткә дә бик мөләем егетне шундук үз иттеләр. Сокланып, “тавышыңны ишетәсе килә, тагын бер генә җыр куй инде”,- дип комментарийлар язалар аңа. Араларында, хәтта, халык артисты Салават белән чагыштыручылары да бар.

Кукмара моңлы егетләргә бай төбәк дисәм дә ялгышмам. Эдуард та Киндеркүл авылыннан. “Эштән тыш вакыт булганда төрле мәҗлесләр, хәйрия концертлары уздырабыз. Музыкаль белемем юк. Элек-электән әбием җырлаган, әниемнең дә тавышы матур, миндә шул сәләтнең дәвамыдыр”, - ди егет.

Каверлар яздыруны уйламаганда килеп чыкты, дип әйтә. “Яздыртып карыйм әле, тамашачы кабул итсә, ошатса, алга таба да дәвам итәрмен, дип уйлаган идем. Чыннан да, беренче видео-җырдан соң бик күп хатлар килде, комментарийлар яздылар. Шуларны укып, бу шөгыльне алга таба дәвам итәргә булдым”, - дип искә ала Эдуард. Каверны беренче дубльдән яздырырга тырыша икән. Берничә тапкыр яздырган чаклары да бар, ул вакытта иң яхшысын сайлап ала.  

Бүгенге көндә җыр егетнең хоббие. Эдуард Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча полиция бүлегендә хезмәт итә. “Киләчәгемне сәнгать, җыр белән бәйләрмен дип уйлаган идем. Җырчылар бик күп, конкуренция зур, популяр булыр өчен, яхшы поддержка кирәк. Кызганыч, хәзер талантка карап тормыйлар, кесәңнең калынлыгын тикшерәләр. Шуңа күрә, профессия белән эшләргә кирәк, дигән карар кабул иттем. Аннан соң, чын ир-атка чын профессия кирәк. Минеке нәкъ тә шундый”,- ди ул.

16 ноябрь көнне Казанда ел саен үткәрелә торган “Наше время — Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗаты VI ачык республика телевизион фестиваленең җиңүчесе дә булган. “Пирамида” күңел ачу комплексында узган йомгаклау гала-концертында “Музыка” номинациясе буенча беренче урын яулаган. Әлеге чарага Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов зур игътибар бирә. Фестивальдә республиканың 170ләп оешма һәм предприятиесеннән барлыгы 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган меңнән артык кеше катнашкан.

Керәшен җырларыннан иң яратып башкарганы “Станок” икән. Халыкның да бу җырны нык яратуын, күтәреп алуын билгеләп узды. Һәрбер туй-мәҗлесләрдә дә “Станок” җырын рәхәтләнеп җырлый икән.

Сәхнәдә җырчыларның чуты юк. Араларында төрлеләре бар, ни турында язуымны аңлыйсыздыр. Ә менә халык мәхәббәтен Эдуард, чыннан да, син инде яуладың. Уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев