Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Чаллы керәшен яшьләре кунак төшерде

14 февраль көнне Чаллы халыклар Дуслыгы йортында Чаллы керәшен яшьләренең икенче форумы узды. Яшьләр соңгы өч елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алга таба планнар кордылар. Яңа идарә составы сайланды. Форумга кунак булып Казан, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Алабуга һәм башка шәһәр-районнардан, күрше Башкортстан Республикасы Бакалы авылыннан да яшьләр килгән иде....

14 февраль көнне Чаллы халыклар Дуслыгы йортында Чаллы керәшен яшьләренең икенче форумы узды. Яшьләр соңгы өч елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алга таба планнар кордылар. Яңа идарә составы сайланды. Форумга кунак булып Казан, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Алабуга һәм башка шәһәр-районнардан, күрше Башкортстан Республикасы Бакалы авылыннан да яшьләр килгән иде.

Форумның тантаналы өлеше беткәч, "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, "Җанагайлар" яшьләр фольклор ансамбле, "Моңлы Чаллы" җыр театры төркеме көче белән концерт куелды. Күңелле очрашу этнодискотека белән тәмамланды. Форумның оештыручысы, үткәрүчесе - Татарстан Республикасының халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Васильевич Агапов. Форум турындагы материал белән "Туганайлар" газетасының чираттагы саныннан таныша аласыз.

Форумнан фоторепортаж:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев