Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Андрей Кузьмин: "Сәхнәне яраттым"

Карендәшебез Зәй шәһәрендә яши, аңа 23 яшь.  Икенче төркем инвалид, ике кулының бармаклары гарип булуга да карамастан, егет – рәссам.

Моннан ике ел элек Зәй шәһәренең “Энергетик” Мәдәният йортында уза торган рәсем сәнгате студиясендә рәсем ясый башлаган Андрейның картиналары белән инде күргәзмәләр оештырыла. Яшь рәссам пейзаж сурәтләргә ярата, аеруча “Роза чәчәге”, “Диңгез” дип исемләнгән картиналары игьтибарга лаек. Күптән түгел Андрей Кузьминның иҗаты Новосибирск шәһәрендә һәвәскәр рәссамнар арасында оештырылган “Чудесная страна” халыкара күргәзмәсендә II урынны алган.

Рәссам гына түгел, шигырьләр дә яза ул. 30 яшьлегенә бар иҗатын туплап җыентык бастырып чыгару турында хыяллана.

Мәктәптә укыганда төрле концертларда катнашсам да, моңа кадәр сәхнәгә үзем генә чыккан булмады. Сарсаж-Баграж авылында өч авыл үзешчәннәре катнашында узган концертта “Агыйдел кызы” җырын башкардым. Нәтиҗәсе шул: сәхнәне яраттым. Бу тормышта бөтен нәрсәне дә эшләп карарга кирәк, иң мөһиме гамәлләрең үзеңә ошасын”, - дигән фәлсәфи фикерләре белән уртаклашты Андрей. Егет фикеренчә, авылларда концерт, спектакльләр оештыручы кешеләр булганда гына төрле иҗади мөмкинлекләр ачыла, дип авыл өчен, авыл халкы өчен җан атып эшләүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерә Андрей.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев