Туганайлар

Үзен яраткан – саулыгын кайгырткан

Кеше тормышында медицинаның тоткан урыны бәяләп бетергесез. Дөньяда иң гуманлы шушы профессия кешеләреннән һәрвакыт төгәллек, кешелеклелек, шәфкатьлелек һәм үз эшенә бирелгәнлек сорала. Замананың катлаулылыгына да, күбесе үзләренең авыр материаль хәлләренә дә карамыйча профессиональ бурычларын намус белән үтәүне дәвам итәләр алар. Ак халатлылар арасында дәрәҗәле профессорлар да, данлыклы врачлар да, гап-гади...

- Людмила Марсельевна, сезне медицина өлкәсенә нинди юллар китерде?
- Кечкенәдән ак халат кияргә хыялланып үстем. Шуңа да мәктәпне бетерүгә башкалага юл алдым. Казан Дәүләт университетына укырга кереп, биология-химия факультетын тәмамладым. Аннан юллама белән бирегә җибәрделәр. Шул гомердән бирле биредә эшлим.
- Лаборантлар алар медицина хезмәткәрләре генә түгел, химиклар да. Эшегез нәрсәдән тора?
- Безнең лаборатория башка клиникалардагыдан аерылмый, шул ук функцияне башкарабыз. Биредә ял итүчеләрнең күбесе алдан планлаштырмый гына, резональ килүчеләр. Үзләрендә медицина карточкасы тутыртып, вакытларын әрәм итмичә, монда килеп урнашкач кына да кан, сидек һәм башка клиник анализларны тапшыра алалар. Анализлар нәтиҗәсе белән танышкач кына, врач пациентка дәвалау курслары билгели. Чөнки кайбер процедуралар, мәсәлән: сөлек салу, озонотерапия өчен канның куеру дәрәҗәсен билгеләргә кирәк. Кайбер процедуралардан соң чир тагы да көчәеп китәргә мөмкин. Дәвалау нәтиҗәлеме, юкмы икәнлекне анализлардан карап беләбез. Шулай ук, безгә гинекологик, андрологик чирләр белән дә киләләр. Андыйларның организмында ниндидер патология булып, кайбер процедуралар тискәре йогынты бирмәсен өчен, алдан лаборатор тикшерү уздырабыз. Элегрәк бөер белән интегүчеләрне дә дәвалый идек. Дәвалау курсы барышында ялкынсыну процессы кимегәнме, бөердәге ташлар вакланамы икәнлекне дә анализлар ярдәмендә күзәтәсең. Мондый лабораторияләр һәрбер медицина учереждениесендә дә булырга тиеш.
- Лаборатор тикшерү нәтиҗәсенең дөрес, ышанычлы булуы сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә зур роль уйный. Сез тикшерүләрнең югары дәрәҗәдә төгәл булуына нинди технологияләр ярдәмендә ирешәсез?
- Лаборатория заманча аппаратлар белән җиһазланган. Мәсәлән, иммунно-фирмент анализаторының тикшерүләр өчен диапазоны бик киң. Безнең санаторийның дәвалау факторы әллә ни зур түгел. Нигездә гастроэнтерология (ашказаны-эчәк тракты) юнәлешендә эш алып барыла. Шуңа күрә беренче чиратта шушы аппарат ярдәмендә зондлаштыру уздырып, химикобактериологик, лямблиягә каршы анализлар ясыйбыз, калкансыман биз гармоннарын тикшерәбез. Әлеге биз эшчәнлеге бозылу аеруча киң таралган. Мондый авыру белән авыручылар һәм шикәр чире белән интегүчеләр беренче көннән үк эндокринолог күзәтүе астына алыналар.
- Үзендә ниндидер җитди авыру барлыгын сезгә килгәч кенә белүчеләр бармы?
- Һәр кеше үзенең канында күпме шикәр, холостерин булуы турында белеп торырга тиеш. Шуңа күрә докторлар беренче чиратта пациентларына бездә тикшеренү процедурасын узуны билгеләргә тырышалар. Кайберәүләр үзен сәламәт санап, больница, поликлиникаларга сирәк мөрәҗәгать итә. Авыл кешесе, сәламәтлеге какшавын чамаласа да, район үзәгендә урнашкан больницага барып каралырга вакыт тапмаска мөмкин. Шуңа да безгә килгәч кенә шикәр авырулы булулары турында белүчеләр күп. Бу авыру хәтта икенче дәрәҗәгә җиткән очраклар да бар. Шулай ук, мәсәлән, канда билирубин тиешле дәрәҗәдән күпкә югары, үт юлларында дискинезия булып, бу авыруны китереп чыгаруның сәбәбе лямблиоз булуын ачыклаган очраклар да була.
- Биредә егерме елдан артык эшлисез. Бу вакыт эчендә контингент үзгәрдеме?
- Әйе, ял итүчеләр контингенты үзгәрә бара. Бөтенсоюз масштабына кергән булганлыктан, элек бирегә илнең төрле почмакларыннан агылалар иде. Ә хәзер бар да үзгәрде, ял итүчеләрнең күпчелеге татарстанлылар һәм күрше-тирә районнардан килүчеләр.
- Сезнең кул астында ничә кеше эшли, стабильлек сакланамы? Төп хезмәтегез белән беррәттән сез профком председателе эшен дә алып барасыз, авыр түгелме?
- Лабораториядә барлыгы 24 кеше эшлибез. Электән үк тупланган, ныклы коллектив. Яңадан-яңа технологияләргә ия аппаратларның бар мөм-кинлекләрен эшкә җигү, кирәгенчә файдалану өчен белемне арттырып торырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Шуңа күрә биш ел саен категорияне раслату, квалификацияне күтәрү курсларында укып кайтабыз. Ә җәмгыять эшенә килгәндә, мин оештыручы, башлап йөрүче булсам да, аны бергәләп алып барабыз. Һәр мероприятиене үз көчебез белән башкарып чыгабыз. Концертлар оештырып, ял итүчеләрнең дә күңелен күрәбез, бусы безнең хобби. Шушы тормыш белән яшәп, шушы казанда кайнап, үзең дә сизмәстән коллективның аерылгысыз бер өлешенә әвереләсең икән ул. Профком җитәкчесе буларак, хезмәткәрләрнең эш шартларын контрольдә тотарга тырышам: персоналга эш урыннарында зыянлы факторлар янамыймы, нурланыш чыгаручы аппаратлар белән эшләүчеләргә льготалар түләнәме, тиешле күләмдәме һәм башкалар.
- Электән тупланган коллектив, дидегез. Димәк, сезгә яшьләр килми, ни өчен?
- Яшьләр килер иде, аларны беренче чиратта торак-җир белән тәэмин итү, хезмәт хакы белән кызыксындыру кирәк. Алар шундый урынны сайлыйлар. Ә бездә андый мөмкинлек юк. Яшь белгечләргә базаны ныгыту, тәҗрибә туплау өчен бюджет сферасында булган поликлиникалардан, ФАПлардан башларга кирәктер дип уйлыйм. Безнең санаторий хозрасчет белән эшли.
- Медицина алга китте, без аны беләбез. Ә менә 20 ел эчендә медицина хезмәткәрләренең эш дәрәҗәсе яхшырдымы?
- Әллә ни үзгәреш бар, димәс идем. Бар да элеккечә, стабиль. Әкренләп кенә булса да хезмәт хакы арта да бара кебек. Тик, ЖКХның тариф бәяләрен куып тотарлык түгел әле.
- Людмила Марсельевна, әңгәмәбез Бөтендөнья медицина хезмәткәрләре көненә туры килде. Сизеп торам, үзегез монда, безнең белән, ә уйларыгыз шушы бәйрәм уңаеннан оештырыласы эш-ләр турында. Әйтегез әле, бу көн, бу бәйрәм сезнең өчен нәрсә ул?
- Минем өчен профессио-наль бәйрәм көннәре дә эш көне. Хезмәткәрләребезне куандырырлык бәйрәм оештырып, аларның шат йөзләрен күрсәк, минем өчен шул үзе зур бәйрәм инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: