Туганайлар

Җырлы-моңлы Колышчымны сагынам

Мамадыш районы Колышчы авылы җырлы-моңлы булуы белән аерылып тора. Авылыбызда минем чордашлардан гына да - уннан артык гармунчы бар иде. Атаклы гармунчылардан Василий һәм Николай Максимовларның уйнауларын ишетү генә дә ни тора! Сукыр Бәчәне - Василий Никифоровны алыйк тагын. Ул бичара чәчәк авыруыннан дөм-сукыр кала. Тальян гармунында шулхәтле сыздырып уйный,...

Элекке яшьләр хәзергеләрдән нык аерыла. Безнең чордагыларның җырлап-биеп күңел ачулары әле дә булса күз алдында тора. Гармунчылар ялындырмый, әллә ничәшәр сәгать туктаусыз уйныйлар иде. Без ул чакта вальс әйләндек, кроковяк башкардык. Болары беткәч, тыпырдап биюләр башлана. Кем-кемне уздыра - бусы инде иң уңганнар эше. Колышчыда бөтенләй дә бии белмәгән кеше булмагандыр ул.
Егетләрне армиягә озатулар да бүгенгедәй күз алдында. Китүчене бөтен авыл җырлап озата. Авыл башына чыгып, Берсутка елгасы аша салынган күпергә чаклы озатып киләләр. Күпер өстендә туктап, тагын уйнап-биеп алалар, булачак солдатның үзен дә биетәләр, аннары гына саубуллашалар.
Җәй көннәрендә чирәмлектә үтә торган уеннар төнге берләргә-икеләргә хәтле бара иде. Клубта да, болында да бер генә исерекнең дә булганын хәтерләмим. Ә хәзергеләрнең эчеп алгач кына, күңелләре күтәрелә...
Микулун бәйрәмнәре ничек үтә иде тагын! Башта бөтенең бергә зур түгәрәк ясап, җырлап әйләнәсең. Бер кадәр җырлагач, гармунчылар бию көен уйный башлыйлар. Иң кыюлар мәйдан уртасына ыргыла. Кем-кемне уздыра?! Бию вакытында тәвәккәлрәк егетләр, үзләренең дус кызларын култыклап, аулаккарак барып, сөйләшеп киләләр. Бездән бер чакрым гына ераклыкта урнашкан Еники-Чишмә дигән татар авылы бар. Аларның яшьләре җыр, гармун тавышларын ишетеп, безгә нык кызыга торган булганнар.
Хәзер дә яшьләргә шулай яшәргә була бит. Моның өчен әллә ни дә кирәкми, күңел киңлеге һәм бер гармунчы булса җитә. Кызганычка каршы, гармун уйнаучылар авылда юк исәбендә. Безнең заманның легендар гармунчысы Иван Атуков исән әле. Ул да сиксән яшен тутырды инде - исәпкә бар, санга юк, дигәндәй...Урта буын кешеләреннән Борис Усачев уйный. Авылның киләчәге өчен җанып-көеп йөрүчеләрнең берсе ул. Тормышлар хәзер яхшы якка үзгәрде. Авыл эченә хәтле асфальт юл салынды. Югыйсә, авыл кешесенең тәмам җанын ашаган нәрсә бит ул юлсызлык. Тик бераз соңгарак калынды бугай инде - китәселәр китеп бетте. Аларның яңадан кайтуына өмет әз, авылда эш бетте.
Тагын бер гармунчыны онытып торам икән. Ул - минем Җәгүр дәдәм. Атаклы композитор, "Тукай Маршы"ның авторы Заһидулла Яруллин белән дус булып, гел аралашып яшәделәр алар. Заһидулла агайдан өч гармун төзәттерде дәдәм. Ә Мирсәет Яруллин белән үзем классташ та, дус та булдым.
Менә шундый җырлы-моңлы Колышчымны, дусларымны сагынам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим