Туганайлар

Яшәүләре Самарада, тамырлары Сарманда

Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен авылы ул Келәүле районындагы Назаровка. Быелгы Чаллы Нардуганында булганнар хәтерлидер, ерак араларны якын итеп шушы авылдан килгән "Натукай" фольклор ансамбленең чыгышы үзенә күрә бер ачыш булды: үз-үзләрен тотышларында бернинди ясалмалылык булмаган түтиләрнең боргаламый сыргаламый - ничек бар шулай итеп сәхнәгә чыгып җырлауларын тамашачы бик яратып кабул...

"Натукай" тулаем өлкәннәрдән торса да, үзе яшь ансамбль. Сәхнәгә чыгар чиратлары җиткәнче, тиз генә назаровкалылар белән танышам, хәлләрен сорашам:

- Хәлләребез ал да гөл, - дип елмаеп җавап бирде алар. - Шулай үзебез бер аеры булып яшәп ятабыз. Безне беркем белми, дигәндәй... Моңарчы ансамбль булып җыйналып, каядыр чыгып йөргәнебез булмады. Виталий Агапов интернеттанмы, гәҗиттәнме укып, безне эзләп тапкан, - диләр түтиләр.

- Бер дә ерак юл дип куркып тормагансыз?

- Юк, Татарстанда яшәүче карендәшләребезне күрербез, үзебезне күрсәтербез, дип дәртләнеп, ашкынып килдек менә, - диләр кунак-лар беравыздан.

Чаллының 800 кеше сыйдырышлы Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы сәхнәсенә чыгып җырлау түгел, күрше авыл клубында да чыгыш ясаганнары булмаса да, ниндидер каушау, оялу дигән нәрсә юк та үзләрендә.

Ансамбльнең җитәкчесе, клуб мөдире Дарья Савельеваны санамаганда, ансамбльгә йөрүчеләрнең барысы да пенсиядә. Иң өлкәне - Наталҗа түти Иванова. Аңа 72 яшь. Гомере буе шофер булып эшләгән Миша дәдәй Тазов, араларында карап торган бердәнбер егет. Өсләрендәге ничәмә-ничә еллар сандык төпләрендә сакланган киемнәре дә бик килешле. Аларны үз өстенә зур җаваплылык алып, ана каз кебек туплап, җыйнап алып килгән кеше - Назаровка авылы җирлеге башлыгы Владимир Павлович Егоров. Ул үзе дә Назаровканыкы. Инде тугыз ел житәкчелек итә.

- Әйдәгез әле, җыелышыйк, диюемә без олыгайдык бит инде, дип каршы килеп тормадылар, түтиләр. Самара өлкәсендә без, керәшеннәр, күп түгел бит. Өйрәтүче дә юк, үзләре белгән җырлар ничек күңелләренә сеңеп калган - шулай җырлыйлар. Владимир Павлович кыскача авылларының килеп чыгу тарихы турында да сөйләде: Назаровканың тамырлары Сарман районы Наратасты авылына барып тоташа. Элек шушы авылда яшәүче өч бертуган - Назар, Алексей, Тимофей Тазовлар, пожарга каршы налогны түли алмаганга, авылдан куылалар. Бара торгач, хәзерге Лениногорск районы Керкәле авылына барып чыгалар. Биредә калырга исәпләсәләр дә, җирле халыкның алардан йөз чөерүләрен күреп, юлларын дәвам итәргә булалар. 12 чакрымлап юл узгач, бик матур урынга барып чыгалар. Шунда, челтерәп аккан инеш буенда төпләнеп калалар. Әлеге инеш Урдалы дип атала. "Натукай" ансамбле башкарган Назаровка авылы көендә нәкъ менә шушы инеш буеның матурлыгы турында җырлана.

Назаровкалылар килеп киткәнгә бер ай вакыт узды. Түтиләрнең хәле ничек икән, нинди уй-планнар белән яшиләр, биредән нинди хис-кичерешләр белән кайтканнар? Шул турыда беләсем килеп, телефоннан Владимир Павловичка шалтыраттым.

- Чаллы Нардуганыннан күтәренке күңел белән кайттык. Әле дә шул тәэсирләрдән айнып җитә алмыйбыз. Киләсе елга чакыралармы-чакырмыйлармы - үзебез барабыз. Бер кабынып киткәч, сүнәргә исәбебез юк. Тагы да дәртләнеп эшкә керештек. Түтиләр бер көн дә калмый репетициягә йөриләр. Ир-егетләр дә тартыла башлады. Район башлыгы Иван Николаевич Соловьев ярдәме белән сәхнә костюмнары тектерергә керештек. Ансамбльдә яшьләр группасы оештырырга уйлап торабыз. Өлкән яшьтәге түтиләрне ерак араларга алып чыгып китү куркыныч - авырып китүләре бар.

- Сәхнә костюмнарында керәшен стиле сакланадыр бит, аларны кайда тектерәсез?

- Әлбәттә. Элеккедән сакланып калган өлгеләр буенча эшлибез. Тегүчесе дә үзебезнең авылныкы.

- Сез авылыбызда нинди генә бәйрәм булмасын, гармунга җырлап, кыңгыраулы туй дугалары белән урам әйләнә идек, дип сөйләгән идегез. Бу гадәт әле дә сакланамы?

- Бу үзе бер матур традиция иде. Тик, кызганычка каршы, соңгы вакытта әкренләп бетеп бара. Безнең төбәктә күбесенчә мукшы, чуваш, рус авыллары. Алар арасында бердәнбер булганлыктан, без ничектер югалып, читтә калып килдек. Җолаларны ничек тә саклап калырга иде инде.

- Ансамбльгә яшьләрне җыярга уйлыйбыз, дидегез, димәк, әле авылда калучылар бар?

- Авылыбыз 170 хуҗалыклы. Күбесе олы яшьтә булса да, яшьләрнең барысы да читкә чыгып китә, дип әйтеп булмый. Аларның күбесе "Исток" акционерлык җәмгыятендә эшли. Башка авыллар белән чагыштырып караганда, бездә авыл хуҗалыгы күпкә алда бара. Мин моны авылыбыз кешеләренең, халкыбызның уңган, тырыш булуларыннан күрәм - басулар вакытында эшкәртелеп, вакытында чәчелә, урып-җыела. Хуҗалык халыкка мал асрарга печәнен, фуражын биреп тора.

- Авылда мәктәп бармы?

- Мәктәп тугызъеллык. Укучылар саны әз. Назаровка авыл җирлегенә ике чакрым ераклыкта урнашкан Сходнево дигән рус авылы да керә. Монда 39 йорт булып, аларда 63 кеше яши. Биредән биш бала укырга килә. Назаровкада Самара өлкәсенә караган тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен приют урнашкан. Балалар аннан да килгәли.

- Владимир Павлович, авылның киләчәге бар, дип әйтә аласызмы, әллә инде шулай да бетүгә таба йөз тотамы?

- Бик авыр сорау бу. Дөресен әйткәндә, киләчәкне күз алдына китерү дә куркыныч. Әйләнә-тирә авылларга караганда, Назаровка күпкә хәллерәк булса да, аның бетүгә, кимүгә таба баруын күреп, йөрәк өзгәләнә.

- Сарман районындагы Наратасты авылы белән элемтәгез бармы, ниндидер туганлык җепләре сакланганмы?

- Ансамбльгә йөрүче Миша дәдәй, туганнары булмаса да, ике ел рәттән анда булып кайтты. Бу җан-кан тартудан, күңеле шулай куша.

- Шулай җыелышып, Наратастына Питрау бәй-рәменә килергә исәбегез юкмы?

- Юк, дип әйтеп булмый, киләчәк күрсәтер. Йөрергә, башкалардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк безгә. Туганлык күпере булдырып, аралашып яши алсак, үзе бер бәхет булыр иде.

Әйе. Йөргән таш шомара, диләр. Тәүге кат Чаллыда чирканчык алган "Натукай" фольклор ансамбле тагы да остарып, Самара керәшеннәренең визит карточкасына әйләнмәс, дип кем әйтә ала? Уңышлар сиңа, "Натукай"!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: