Туганайлар

Урта Пәнәче фермеры

Хөкүмәт тарафыннан 2011 ел башында һәр авылда бер булса да семья фермасы булдыру буенча курс игълан ителде. Бу программа, инициативалы фермерлар үзләрен генә түгел, авылдашларын да эшле итәрләр, дигән өмет белән эшләнде. Шулай да, әллә никадәр ташламалар вәгъдә ителсә дә, фермер булырга атлыгып торучылар әз. Булганнары барысы да авылны эшле...

Авыл тормышы, игенчелек, терлекчелек Николай Васильевичның яшьтән үк канына сеңгән. Семьяда алты бала үскән алар. Әтисе Күпи Бәчелие дә, әнисе Кәтә дә (Екатерина, авылдашлары Кәтә дип дәшкәннәр) шушы авылныкылар. Бәчели дәдәй сугышлардан исән-сау әйләнеп кайткан фронтовик. Әмма озак яшәми, үлеп китә. Төпчек буларак йортны, хуҗалыкны алып бару 17 яшьлек Николай җилкәсенә төшә.

- Авыл бетә, дип, дуслар, яшьтәшләр шәһәргә чыгып киттеләр. Мин картаеп баручы әнине, тумыштан гарип дәдәйне ташлап китә алмадым. Ике ел армиядә һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында укыган елларны исәпкә алмаганда, авылдан чыгып яшәгәнем дә булмады, - дип искә ала Николай Васильевич. Әнисенә хөрмәте, туган ягын яратуы мәңгелеккә шушы җиргә бәйләгән аны. Хатыны Валентина да - шул авыл кызы. Кайчандыр ике өй аркылы гына яшәгәннәр, параллель классларда укыганнар. Башлангычта вакытта бер бүлмәдә дәрес тыңлаганнар. Инде өйләнешеп, бергә гомер итүләренә 25 ел. Өч бала үстергәннәр. Узган җәй олы кызлары Людмиланы зурлап кияүгә биргәннәр. Ул Чаллыда яши, физкультура институтында эшли. Екатерина - Алабуга педагогия университетының соңгы курсында. Уллары Василий - унберенче классны тәмамлый. Балаларны карашып үстергән, йортта күз-колак, таяныч булган Кәтә түти генә юк араларында. Озын гомер кичереп, туксанның өстенә чыккач үлеп киткән.

Эш сөючән, тырыш хуҗаның йорты да әллә каян балкып тора, каралты-курасы ныклы, ихатасы төзек. Капкадан атлап керүгә, биредә, чыннан да, уңган кешеләр яши икән, дип уйлап куясың. "Тырышкан табар - ташка кадак кагар", дигән сүзләр шушы йортның хуҗасына атап әйтелгән кебек.

- Фермада слесарь булып та эшләгәнсез. Аннары учетчик, автомеханик, соңыннан инженер булгансыз. Ничек фермерлык эшенә алынырга булдыгыз? - дип кызыксынам Николай Васильевичтан.

- 90нчы еллар башында колхозлар авыр хәлдә калды. Фермалар тарала башлады. Эш бетте. Кайберәүләр бизнес-ка кереп китте. Мин дә нидер уйларга, нәрсәгә булса да тотынырга кирәк бит инде, дип уйлый башладым. 1998 елда кем тели, шуларга җир бирергә дигән закон чыкты. Авыл кешесе бит инде ул җиргә береккән. Без дә туганнар белән җыелышып, пай җирләрен алдык. Барлыгы - 94 гектар. Башкалар беренче елларда ук үз җирләрен ташлап бетерделәр. Мин үземнең дүрт кешелек семья пае белән генә калдым, ул 19 гектарга якын иде. Бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере чәчтем. Шикәр чөгендере бик уңышлы, файдалы культура иде дә, фермерларга аны үстерүне рөхсәт итми башладылар.

Валентина белән Николай Карташовлар

- Культураларны үстерү генә түгел, сакларга да кирәк бит.

- Беренче елларны авыр булды. Техника юк. Дөрес, колхоз булышты - чәчеп тә бирде, сортировка кирәк булса да кире бормады. Түләү шарты белән ашлыкны да колхоз складына урнаштырып тора идек. Хәзерге агрофирмалар фермер хуҗалыкларына бернинди дә ярдәм күрсәтмиләр бит. Әкренләп үземә склад төзедем, комбайн булдырдым. Бүгенге көндә бөтен төр техника бар, дип әйтерлек. Шулай да кирәкле техниканың җитәсе юк, менә әле печән әзерләү агрегаты җыя башладым. "50гә 50" программасы кызыктырды. "Россельхозбанк"тан кредит алып, трактор алырга исәп бар.

- Сез бит әле аерым терлекчелек фермасы да булдырырга исәпләп торасыз...

- Әйе. Мал ишәйгән саен, тиресе арта, исе тарала. Сүз ишеткән булмаса да, авыл кешесеннән яхшы түгел, дип читкәрәк ферма салу турында уйлап йөри идем инде. Фермерларны районга җыеп, "Гаилә фермаларын үстерү" программасы белән таныштырдылар, аның буенча төзелгән ферманың 30 процентын район, 30 процентын федераль ярдәм каплаячак, дип аңлаттылар. Бик кулай программа. Шуңа да озакка сузмый, материаллар кайтартып, төзү эшен башлап җибәрдем. Бүгенге көндә туксан процент эш эшләнде инде. Әлегә бернинди дә ярдәм юк, шулай да, булыр, дип өметләнәм. Бизнес-план төзеп тапшырдым.

- Җир проблемасы күпләрне борчый - рәсмиләштерәсе, кочак-кочак документ җыясы, дигәндәй. Кайберләре бизнес-план төзүдән куркып кала...

- Әйе, җир оформить итүнең мәшәкате күп. Миңа ул яктан җиңел булды, чөнки авылдан ике йөз метр читтә алдан ук алып куйган участогым бар иде. Анда бәрәңге утырта идем. Ә үз эшен башлап җибәрергә нияте булганнарга бизнес-планнар төзүнең хәзер ул кадәр катлаулылыгы юк, дияр идем. Интернет аша үрнәген табып, үзеңә дә төзергә була. Белмәгәнне бездән дә сорый алалар.

- Бакчагызда теплица да корып куйгансыз икән, анда яшелчә үстереп караганыгыз булдымы әле?

- Проектын төзеп, материаллар сатып алып, үзем төзедем. Узган ел помидор, кыяр үстереп карадык. Былтыр соңгарак калынды, шуңа күрә быел рассадаларны (уҗымны) иртәрәк утыртырбыз, дип торабыз.

- Бүгенге көндә нинди маллар асрыйсыз?

- Сыер, бозау, дуңгыз, үгезләр. Соңгыларын суеп, сатып бетердек инде. Барлыгы 40 баш дуңгыз бар. Ферма төзелеп беткәч, 10 ана дуңгыз булачак. План буенча дуңгызларны 150-160 башка җиткерергә исәпләп торам.

- Бу зур эшләрне кемнәр белән башкарасыз?

- Малларны үзебез генә карыйбыз. Чәчү, урак вакытларында өлгерә алмасак, булышырга туганнар кайта. Бер елны чөгендерне эшләргә 21 кеше җыелыштык. Барысы да туган-тумачалар, аларның балалары. Каенлыкта шашлыклар пешереп, эшне күңелле итеп эшләдек. Шул чакта балаларга чөгендерне эшләп бетерсәк, Казанга алып барам, дип вәгъдә биргән идем, культпоход ясарга туры килде.

- "Гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча төзегән фермагызны аякка бастыргач та, тулысынча терлекчелеккә күчәргә исәп тотасыз, терлекчелек файдалырак, кереме зуррак дипме?

- Безгә, фермерларга, үстергән ашлыкны кая да булса урнаштыру бик кыен. Бәяләре түбән. Тир түгеп тапканны юк кына бәягә сатасы да килми. Әгәр дә дуңгызлар асрасам, аларны ашатырга ашлык күп кирәк булачак. Үзем үстергән үз терлекләремә китеп барса, күпкә отышлырак булыр, дип уйладым. Дуңгызчылык белән шөгыльләнә башлаганыма берничә ел инде. Ит сату җиңелрәк тә, кереме дә яхшы.

- Итне кайларда сатасыз?

- Күп өлешен авылда сатам. Үзебездә әйбәт алалар. Авыл картая бит. Дуңгыз асраган семьялар өч-дүрт кенәдер. Мал асрау өчен дә күп кирәк. Авылда сатылып бетмәгәнен Чаллыга алып барам. Үзебезнең районда да ярминкә оештырыла. Район фермерлары һәр шимбә шунда сату итә алалар.

- Конкурентлар бармы?

- Юк, авылда мин үзем генә.

- Авылдашларга фермер буларак ярдәм итәсезме?

- Авылда нишләсәң дә техника кирәк. Шуңа күрә күп кеше миңа килә. Бакча сөрү, урамнарны кардан чистарту кебек эшләр минем өстә. Күченеп кайткан әби-бабайлар бар. Аларның пай җирләре дә юк, агрофирма да бернәрсә бирми. Саламын да, ашлыгын да җүн генә бәягә миннән алалар. Бәя күтәргәннән генә баеп булмый. Капчыкларга тутырып, өйләренә илтеп, бушатып ук бирәм. Олы кешегә сатып алганны алып кайту да проблема бит. Аларның "Ярый әле син бар, Николай" дип рәхмәт әйтүләрен ишетү үзе бер рәхәт.

- Николай Васильевич, сез бит әле фермер гына түгел, укытучы да. Югары Пәнәче мәктәбенә балалар укытырга йөрисез. Нинди фәннәрдән керәсез?

- Атнага өчәр сәгать тормыш иминлеге нигезләре һәм хәрби хезмәт нигезләреннән укытам. Укучыларны районга төрле ярышларга, военкоматка алып барам. Май аенда ел саен хәрби җыен була. 10 класс егетләре белән ике-өч көн кунып, ел буе өйрәнгән теорияне практикада ныгытабыз. Бик кызыклы була алар өчен. Үзләренә күрә, армиядә булгандай тәэсирләнеп, күңелләре булып кайталар.

- Хатыныгыз Валентина Алексеевна авылда почта начальнигы булып эшли. Үзегез кайтып өлгермәгәндә, мал карау аның өстенә генә калган чаклар да булгалыйдыр?

- Төрле чак була, билгеле. Күп вакыт бергә карыйбыз, кем нәрсәгә өлгерә, шуны башкара. Эш бүлешеп торган юк. Басу эшләре башлангач, теплицадагы эшләр күбрәк аңа эләгә. Валя үзе дә бакча эшен ярата төшә.

- Улыгыз Василий да зур ярдәмче...

- Әйе. Кечкенәдән эшләп үсте. Беренче елларны урак вакытында комбайнер яллаган идем. Шуның янында ярдәмче булып йөрде дә, хәзер өч ел инде үзе эшли комбайнда. Быел чыгарылыш елы булганлыктан, уку, дәресләрен хәзерләү беренче урында.

- Киләчәктә сезнең эшне дәвам итеп, фермерлыкны алып бару турында уйламыймы?

- Конкрет уе юк әле. Укырга, югары белем алырга исәпли. Шәһәрдә төпләнергә уйлаган очракта да, торыр урын табуы, укып чыккач эшкә урнашуы кыен. Ә монда эш җайга салынган, бөтен нәрсә бар. Аңа дәвам итүе җиңел булачак. Ул да китсә, башка да китсә - авылда кем калыр соң?

Әйе. Авылларның язмышы үсеп килүче яшьләр кулында. Николай Васильевич кебек уңганнарның үз көчләре белән акча табуын, үз бәхетләрен үзләре булдыруын күреп, бәлки аларда да туган җиргә карата кызыксыну уяныр. Туган нигезләрен таркатуга юл куймаучы яшьләр үсеп өлгерер дә, авыл тагы да матурланыр, үз туфрагында тәгәрәп үскән чын хуҗалар кулына калыр, дип ышанасы килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: