Туганайлар

Урман хуҗалыгында патриотлар эшли

Владимир - керәшенчә әйтсәк, Уладимыр авылы җегетләре... Кайда нинди шартларда очрамасыннар, үзләренә карата соклану хисе тудыралар алар. "Уладимыр җегетләре" дип, җегетләрне аерып күрсәткәнгә, анда үскән кызлар үпкәләмәсен берүк. Кызлары да мактаулы, тик нигезне ир-ат исеме белән йөртү гадәткә кергән бит. Монда туып-үскән берничә асыл затны санап чыгу да, бу җирлекнең...

Герой юлыннан атлап...

Кешелеклелеге, кече күңеллелеге аның йөзенә чыккан - күңелне үзенә тартып тора. Алабугада яшәүче Афанасий Михайловичның ничек бу якларга килеп чыгуы, ничек урманчы булып китүе белән кызыксындык. Хәер, нигә урманчылык һөнәрен сайладың, дигән сорауга Мамадыш ягы урманчылары беравыздан диярлек, Иван Захарович Иванов кебек буласыбыз килде, дип җавап бирә. Әйе, Социалистик Хезмәт Герое, 80-90 нчы елларның легендар кешесе Иван Захарович ул вакытта бик күп җегетләрнең кумирына әйләнә. Аның кул астында эшләп киткән никадәр урманчыларны беләбез. Афанасийга да менә шундый бәхет тия - Владимир шәһәреннән ерак түгел генә Муромцев поселогындагы урман хуҗалыгы техникумын бетергәч, ул эшкә Усали урман хуҗалыгына кайта. Ике ел армия хезмәтен узган Афанасийга үзе укыган Владимир төбәгендә дә яхшы эш тәкъдим итәләр итүен, тик җегетнең күңеле әллә кайчан туган авылына кайтып урнашкан була инде. Әтисенең тазалыгы беткән, берүзе җигелеп тормыш йөге тартудан әнисе дә нык арган. Өй тулы энеләре, сеңелләре. Аларны да аякка бастырасы бар. Урманчы эше әнә шулай башланып китә. Усали урманчылыгына аны мастер итеп билгелиләр. Кул астында - биш лесник. Бергәләп, уникеләп авылга хезмәт күрсәтәләр. Ул чакта урманнан башка бернишләп булмый: пичкә ягыйм дисәң - утыны, йорт җиткерим, каралты-кура торгызыйм дисәң - бүрәнә, тактасы кирәк. Һәркем белән ипле итеп сөйләшә, кешенең хәленә керә белә ул. Урманда эшләргә кеше кирәк булганда, интегеп эзләп йөрми, кешеләр аны үзләре килеп таба. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, тырышып эшләгән кешене бик тиз күреп алалар. Лубян урман техникумы җирлегендә оештырыла торган урманчыларның республикакүләм конкурсларында катнашырга чакыралар. Дүрт ел буена "Татарстанның иң яхшы урманчысы" исемен алып килгән Афанасийны мастердан югарырак урыннарга эшкә чакыралар, тик чирле әнисен ташлап, чит якка чыгып китүгә күңеле әзер булмый. Энекәше үсеп җитеп, авылда калырга теләк белдергәч кенә, Афанасий семьясы белән Алабуга ягына кузгала. Урман хуҗалыгы министры урынбасары үз янына чакырып үгетләгәч, Алабуга урманчылыгына лесничий булып барырга күнә ул.

Татарстан делегациясе Мәскәүдә урманчылар съездында

Яңа урында - яңача

Яңа урында җиң сызганып эшкә керешә. Эшләүнең өченче елында ук Алабуга урман хуҗалыгы республика буенча беренчелеккә менә. 1999 елда урманчыларның лесничий П.Г.Антипов исемендәге приз өчен ярышында җиңү яулыйлар. Бу урында П.Г.Антипов дигән лесничийның язмышына тукталып үтик. Антипов Бөек Ватан сугышыннан ике аяксыз, ике кулсыз булып кайта. Шундый хәлдә дә, кешеләргә, җәмгыятькә кирәк икәнлеген күрсәтә ала: башкаларга үрнәк урманчы була. Бу шәхес Афанасий Михайлович тормышында да билгеле бер маяк ролен үти. Хәер, икенче, өченче планнарда барырга, артта калырга үзенең хакы юк дип саный ул. Чөнки урманчы һөнәрен сайлап, аның артыннан бастырып атлаучы энесе Иван Әфган кырында ятып калгач, ул үзен ике кеше өчен эшләргә тиеш дип хис итә. Уңышлары белән энесен, туганнарын сөендерәсе килә аның. Бу семьяда шулай куелган: ниндидер эшкә алынганда, һәрвакыт әни беренче планга чыга: әниләре моңа ничек карар, нинди бәя бирер? Пидуч түти балаларыннан риза-бәхил. Берсе дә йөзенә кызыллык китермәде, шөкер, алга таба да шундый булсыннар, дип тели ул Ходайдан. Киленнәре, кияүләре дә тел-теш тидерерлек түгелләр. Афанасийның хатыны - Сәгыйдә килене дә бик ипле булып чыкты. Әниләре белән бергә торганда да авыр сүз әйтешмәделәр. Кайткан чакта да әнисен кадерләп кенә тора килене. Болын чаклы өйдә - урыны түр башында Пидуч түтинең. Нигездә калган Демьян һәм Любаның балалары белән әвәрә килеп яшәп яталар.

Урманнарга керсәң, сызгырып кермә...

Афанасий 2008 елдан Түбән Кама милли паркы директоры урынбасары булып эшли башлагач, тынгысыз җанлы улы өчен борчылулары икеләтә арткан ананың. Кешесе дә хәзер әллә нинди бит: "ярамый"ны белмиләр, керергә ярамаса да керәләр, ягарга ярамаса да, учагын да ягалар, чүп-чарын да калдыралар. Улы кисәтү ясап, начар кешеләрдән бер-бер бәла күрмәсен, дип кайгыра ана йөрәге. Афанасий Михайлович үзе тыныч, табигатькә карата кешеләрнең аңнары үсеп килә, дип саный ул. Кирәкле-кирәксез җирдә урманга кермиләр, учак ягу белән мавыкмыйлар, җәнлекләрне куркытмыйлар. Хәер, монда урманны саклау эшенең яхшы оештырылуы да зур роль уйный торгандыр. Милли паркка караган 26 мең гектар урманны, ул территориягә кергән елга, күлләрне карап торучыларны, яратып, үз итеп, "урман патриотлары" дип атый Афанасий. Йөрәге белән урманга, андагы җәнлекләргә, кошларга бәйләнмәгән кеше урман хуҗалыгында эшли алмый, дип саный җитәкче. Милли паркны саклауда эшләүчеләрнең эше санап бетерерлек түгел. Шул ук инспекторлар агач та утырта, коры агачларны да җыя, янгын чыкса, шунда ук сүндерү эшенә дә керешә. Монда барысы да бик оператив эшләнә. 2010 елның җәе, белүебезчә, бик коры килде, ил буенча меңәрләгән гектар урманнар янды. Түбән Кама милли паркына караган урманнарда янгын чыгу очраклары булса да, алар бик тиз сүндерелеп барылган. Мәскәүдә үткән урманчылар съездында да хуҗалыкны үрнәк итеп күрсәткәннәр. Һәм боларның барысында да Мамадыш районы Владимир авылында туып-үсеп, урманчылык һөнәрен ныклап торып үз төбәгендә үзләштергән, хәзер зур паркны җитәкләүче Афанасий Михайловичның өлеше зур. Керәшен халкының:
Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Селкенмәгән агач калмасын, - дип җырлана торган җырның сүзләрен, урманнарга керсәң, сызгырып кермә, дип үзгәртергә куша ул. Бу паркта яшәүче һәр җәнлек, һәр кош кадерле, якын аңа. Паркка караган урманнарга кергәндә аеруча сак булырга, чит-ят тавышлар чыгармаска киңәш итә. Урман моңарчы ничек яшәгән, ничек сулаган - шул ук хәлдә калырга тиеш. Хайваннарны, җәнлекләрне, агачларны сискәндерү - табигатькә кире йогынты ясау ул. Юлсыз җирдән арба, чана белән үтү дә тыела. Бу да урманны тынгысызлау факторы. Урман туфрагы тыгызлана, тәгәрмәчкә ияреп, чүп үләне, ят үсемлек орлыклары керә икән. Урманның тынычлыгын бозучы тагын шундый йөзләгән сәбәп бар икән әле. Урманчы Афанасий Михайлович әнә шуларны булдырмау өстендә эшли. Башка урманнарда куркыныч янаганда, хайваннар, кошлар аларга килеп тынычлык таба. Ул шуңа шат. Үрчер вакытлары җитеп, җәнлекләр, кошлар яңадан үз якларына кайтып киткәндә, якыннарын озаткан күк озатып кала. Әйе, ул - урманнан башка, урман - аннан башка яши алмый. Бу - бербөтенлек. Ул инде аның яшәү рәвешенә әйләнгән.
Урманчылар көне уңаеннан Афанасий Михайловичны, ул эшләгән коллективны, башка урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.

"Түбән Кама" милли паркы уникаль табигать комплексын саклау, булган байлыкларны фәнни өйрәнүләрдә, культура үсешендә дөрес итеп куллану максатыннан 1991 елда оештырыла. Аңа Татарстанның төньяк-көнбатышында Кама елгасы һәм аңа кушылучы Тойма, Криуш, Танайка, Шилнә елгалары үзәнлекләре керә. Паркның административ территориясе республиканың ике административ районы - Алабуга һәм Тукай районнары чикләренә урнашкан.
Мәйданы - 26601 гектар



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: