Туганайлар

Ул тормышка гашыйк

Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек Керәшеннең асыл үрнәге - Моңлы җанда мәкер,явызлык юк, Җыр тулы бит аның йөрәге. Ару нәсел Китапханә киштәсендә торган танылган шагыйрә Клара Булатованың китабын алуга шушы шигырь юллары язылган бит ачылып китте. Шигырь юлларына күз төшерүгә, шагыйрәнең керәшен халкына олы хөрмәт, алар белән кече яшьтән иңгә-иң торып көн...

Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек

Керәшеннең асыл үрнәге -

Моңлы җанда мәкер,явызлык юк,

Җыр тулы бит аның йөрәге.

Ару нәсел

Китапханә киштәсендә торган танылган шагыйрә Клара Булатованың китабын алуга шушы шигырь юллары язылган бит ачылып китте. Шигырь юлларына күз төшерүгә, шагыйрәнең керәшен халкына олы хөрмәт, алар белән кече яшьтән иңгә-иң торып көн күрү, шушы халыкны яхшы белүен аңлау авыр түгел. Автор балачак елларын Сарман районында хезмәт сөючән керәшеннәре белән дан тоткан Ләке авылында үткәрә. Әлеге язмабызның герое да шушы авыл кызы - Нина Ивановна Прасова. Юкка гына китапханәче шагыйрәнең китапларын иң күренә торган, кадерле урында тотмый. Шигырь юлларында чагылганча, аның йөрәгендә, күңелендә дә җыр, әдипләребезнең акыллы, матур фикерләре саклана, үз халкына хас хезмәт сөючәнлегенә, куелган максатына ирешүчәнлегенә сокланып туймаслык. Тормыштан ямь, китаплардан тәм табып, белгәнен башкалар белән уртаклашып күркәм гомер кичерүче шәһәрдәшебез Нина Прасова үзенең 32 ел гомерен китапханәче хезмәтенә багышлады. Быел ул түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Клара Булатова ләкелеләргә багышланган "Келәү" дип исемләнгән шигырьләр китабында Прасовлар турында еш телгә ала. Алай гына да түгел, аерым шигырь иҗат ителгән дисәң дә, ялгыш булмас. Нина Ивановнаның әбисе Фекла турындагысы гына да ни тора:

Пикла әби тәмле телле,

Ачык йөзле карчык иде.

Бәйрәмнәрдә ишек-капка,

Көннәр озын ачык иде.

Җир эше, терлекчелек белән көн күреп яшәүче Прасовларга белемгә омтылу, дөньядан хәбәрдар булып яшәү элек-электән килгән. Нинаның әтисе Иван дәдәй авылда иң күп газет-журнал алдыручының берсе була. Механизатор булып эшләп, иртәдән кичкә кадәр басу-кырларда көне үтсә дә, кичләрен кайтып өй эшләрен төгәлләгәч, һәркемнең газет-журнал, китап алып укуга керешүе гадәти саналган. Ә мәктәптә пешекче булып эшләүче әниләре дүрт баласына, эштән бушаган арада мәктәптән диафильм алып, аны ак мич стенасына яктыртып "кино" күрсәтә. "Диафильм алып чыккан көнне һәркем өй эшләрен тиз генә бетерергә ашыга иде, әнинең бу эшенә без барыбыз да рәхмәтле, ул аны үзенә артык мәшәкатькә санамады" - дип искә ала балачак елларын Нина Ивановна. Анна кеше үзе дә гомеренең соңгы көннәренәчә "Ватаным Татарстаннан", "Туганайлар"дан аерылмаган. Һәртөрле яңалыкларны үз аңы аша кичергән, кызы Нина белән теге яки бу хәбәрләр буенча бәхәс куертырга яраткан.

"Әнинең тәрәз төбендә Минтимер Шәймиевнең фотосурәтен кадерләп саклавы күзалдымнан китми, ул еш кына шушы кеше аркасында, шуның акыллы идарә итүе сәбәпле, тыныч тормышта, милләтара мөнәсәбәтләрдә дус-тату яшибез, балалар, дип кабатлый иде", - ди Нина Ивановна. Гап-гади авыл карчыгының менә шундый олы политиканы аңлавы үзе генә дә ни тора. Ирле-хатынлы Прасовларның балаларына югары белем бирүне максат итеп куюлары да - нәкъ менә алга карап эш йөртүләре нәтиҗәсе.

"Алмачуар" сәбәпче

Нина үзен әдәбиятка, китаплар дөньясына бөтереп алган төп сәбәпне Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар"ы белән бәйли. Тутасына бүләк итеп бирелгән китап әле ныклап укырга өйрәнеп кенә килүче Нинаның күңел кылларына сихерләгәндәй тәэсир итә. Аны укып чыккач, бик озак әлеге әсәр дөньясында йөри кызчык. Чүпрәк тышлы "Алмачуар" китабын әле дә иң кадерле балачак ядькаре итеп саклый китапханәче. Соңрак, авыл китапханәсендә укырга татарча китаплар беткәч, кыз, әкренләп, русча басмаларга күчә.

- Мәктәпне тәмамлап өстәмә белем алырга керешкәч, гел татарча гына сөйләшеп өйрәнгән булсам да, укылган рус телендәге китаплар телне тиз арада үзләштерергә ярдәм итте. Китап - тел ачкычы, дигән халык мәкале юктан гына килеп чыкмаган. Матур әдәбият сөйләмне шомартырга, сүз байлыгын арттырырга, һичшиксез, булыша, - ди ул.

Керәшеннәр "башкаласына"!

Нина Прасованың мөстәкыйль тормышы Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе тармагы училищесында укыган чордан башлана. Биредә аппаратчы һөнәрен алып чыккан кыз заводта хезмәт юлын башлап җибәрсә дә, китаплар турындагы уе аңа тынгы бирми, ике ел эшләгәннән соң ул Алабуга культура-агарту училищесының

китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керә. Монда Инде керәшен җырларын тыңлап үскән, аларны үзе яратып башкарган кызга бөтенләй икенче тормыш башлана. Чая, шат күңелле, һәр җиргә өлгер, актив кызны бөтен барлыгы белән ача әлеге уку йорты. Ә аннан ул юллама белән Зәйгә кайта.

- Ул вакытта китапханә "Энергетик" мәдәният сараенда урнашкан иде. Халык телендә керәшеннәр башкаласы дип йөртелүче Зәй, бөтен гадәт-йолалары безнең авылныкы белән туры килгәнгәме, күңелемә тиз арада хуш килде. Әйтерсең, мин үз төбәгемә, үз дөньяма кайтып урнаштым. Мәдәният сараенда без китапханә эшеннән тыш, үзешчән сәнгать осталары да булып киттек. Теттердек кенә керәшен җыру-биюләрен, - дип елмая Нина ханым.

Лирикадан физикага

Техник китапханәнең Зәй автоагрегат заводында да Бер бүлеге ачыла. Чөнки җитештерүнең яңа технологияләрен үзләштерү һәр хезмәткәрдән белемле, мәгълүматлы булуны таләп итә. Нина Ивановнаны 1987 елда шул китапханә белән җитәкчелек итәргә чакыралар. Ә кыз 1985 елда, читтән торып, Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерләү факультетына укырга керә. Бу да яңа бүлек белән идарә итү тәкъдимен ясауга тәэсир итә. Чөнки ул чорда югары белемгә ия белгечләр әле бик күп булмый.

Яңа юнәлештәге китапханәдә эш башлау, әлбәттә, җиңел булмый кызга. Әдәби китаплар белән эшләү бер хәл, ә техник әдәбият китапханәчене техниканы да өйрәнергә этәрә. 17 меңлек китап фондын берүзе туплаганда, төннәр буе техник әдәбият белән таныша, ә көндез теорияне станокларда чагыштырып карап үз белемен сыный Нина Прасова. Бик авыр чакларда да үҗәт характерлы керәшен кызы бирешми, мин булдыра алмаган эш юк, дип ышандыра үзен. Техник юнәлештәге китаплар белән бергә, китапханәче эшчеләрнең әдәби басмаларга да ихтыяҗы зур булуын исәпкә алып, матур әдәбият бүлекчәсен дә булдыра. Ял вакытларында административ өлешнең беренче катында урнашкан китапханә хезмәткәрләрнең иң яраткан урынына әйләнә. Кемдер яздырып өенә ала китапларны, кемдер шунда укый, газета-журналлар белән таныша. Әлбәттә, китапханәнең абруе завод җитәкчелегенең ныклы игътибары нәтиҗәсендә дә күтәрелә. Мәсәлән, Вадим Мишин җитәкчелек иткән чорда, үзе күп укыган, югары эрудицияле директор хезмәткәрләренең дә китаплар, төгәл мәгълүматлар белән дус булуын таләп итә.

- Шулай бервакыт Вадим Георгиевич миннән тиз арада бер станок белән икенче станок арасында күпме ара калырга тиешлеге турында язылган китапны эзләп китерергә кушты. Китапханәдә һәр темага аерым урын бирелү сәбәпле, кирәклесен тиз генә табып, нәкъ шул мәгълүмат язылган битенә кәгазь кыстырып, директор кабинетына килеп керсәм, анда читтән дә килгән кешеләр катнашында зур киңәшмә бара икән. Алар алдында китап белән үз фикерен дәлилли алуына сөенеп куйды директор. Шул көннән минем дә дәрәҗә күзгә күренеп күтәрелде, - ди Нина Прасова.

Заманага ияреп

Аннан соңгы завод директорлары да китапханәгә игътибарлы була. Ә хәзер заман таләбе белән электрон формадагы әдәбиятка да күнегергә туры килә китапханәчегә. Немец компаниясе сатып алганнан соң, "Мефроуилз Руссия - Зәй заводы" булып үзгәртелгән предприятиедә яшь директор Илья Давыдов электрон журнал, китапларга өстенлек бирә, әкренләп аның кул астындагы җитәкчеләр дә әлеге формага ныграк игътибар итә башлый. Өстәвенә, чит ил компаниясе инглиз телен яхшы өйрәнүне көн кадагына куя. Китапханәдә инглиз телен өйрәнүгә багышланган әдәбият пәйда була. Чөнки хезмәткәрләр арасында да телне өйрәнү буенча махсус курслар үткәрелә. Ә күптән түгел Интернет челтәре аша "Главная книга" журналына фотоконкурс игълан ителүен белеп, Нина ханым әлеге бәйгедә катнашырга, фотога төшәргә директорны да җәлеп итә. Нәтиҗәдә алар җиңү яулый һәм китапханә еллык "Главная книга" журналы белән бүләкләнә. Менә шулай заманадан артта калмыйча, күңелле мәшәкатьләр белән яшәргә ярата Нина Прасова.

Китапханәче эшеннән бушаган арада да актив яшәүне хуп күрә ул. Даими төстә шәһәр үзәгендәге бассейнга йөри, иртә кичләрен җиңелчә йөгерүгә чыгарга да иренми. Узган ел әле спортны яратуын, һәрчак шәһәр тормышында актив катнашуын исәпкә алып, аңа җәйге Универсиада ябылу тантанасына махсус чакыру билеты да бүләк иттеләр. Монда алган тәэсирләрен сөйләп бетерә алмый хисчән керәшен кызы. Күркәм юбилеен каршылаган бу көннәрдә күңел халәте белән яшь кызларга биргесез ханымның позитив рухын, тормышны яратуын күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Энҗе ӘГЪЛӘМОВА, "Зәй офыклары"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: