Туганайлар

Ул кабызган утлар якты яна

Без барыбыз да физик яктан да, рухи яктан да ике нәрсәгә мохтаҗ. Аның берсе яктылык булса, икенчесе - җылылык. Көн яктылыгы, көн җылылыгы, өй яктылыгы, җылысы өстенә тагын күңел яктылыгы һәм йөрәк җылысы да бар бит әле. Өйләргә яктылык, җылылыкны энергетиклар бирә. Күптән түгел Татарстан Республикасының атказанган энергетигы Геннадий Сергеевич...

Урта мәктәпне тәмамлаган һәр кеше алдында: "Кем булырга, нинди һөнәр сайларга", - дигән сорау туа. Киләчәк язмышны билгеләр өчен күп уйланасың. Теләче районы Шәдке авылында туып үскән Геннадий Петров кечкенәдән югары белем алырга хыяллана. Урта белем алып чыккач, теләген тормышка ашыру нияте белән, Казан шәһәренә юл тота. Андагы барлык югары уку йортларын йөреп чыга ул. Нәкъ шул вакытта Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы ачылган чак. Егет шуны эзләп таба. Гаризаны шунда язып калдыра. Чөнки сынауны үзе яратып укый торган фәннәрдән генә тапшырырга туры киләчәк. Шулай итеп, Геннадий энергетик булырга әзерләнә башлый. Уе белән әти-әнисе Сергей дәдәй (Сергей Парфериевич) белән Палук түти (Пелагия Емельяновна) дә риза булалар. Энергетик эше кирәкле, перспективалы, бар эш электр белән бәйләнә башлаган заман.
Геннадий, институтка сынауларны уңышлы биреп, студент булу бәхетенә ирешә. Диплом алгач, аны юллама белән "Татэнерго" берләшмәсенә автоматика буенча мастер итеп эшкә җибәрәләр. Тиздән армиягә алалар. Хезмәт срогын тутырып кайткач, яңадан Казанда инженер-энергетик булып эшли башлый.

Мәктәп елларында башланган мәхәббәт

Мәхәббәт йөрәктә кечкенәдән кабына. Геннадий Олы Нырсы мәктәбендә 9 класста укыганда Субаш авылыннан йөреп укучы классташы Светлана белән дуслашып китә. Дуслык мәхәббәт булып кабына. Мәктәпне бетергәч, икесе дә Казанга киләләр. Светлана Геннадийны армиядән дә көтеп ала. 1978 елда гаилә корып яши башлыйлар. Бер елдан кызлары Марина, 1983 елда малайлары Дмитрий туа.
Бүген Маринаның үз гаиләсе бар. Ире Алексей белән ике малай - Илья белән Андрейны үстерәләр.
Дмитрий да, белем алып, әтисе кебек энергетик була. Әмма гомере генә озын булмый. Бер җәйдә Төркиягә ял итәргә бара егет. Шуннан әти-әнисенә: "Улыгыз диңгездә батып үлде", - дигән, Геннадий белән Светлананы тораташ катырган хәбәр килә. Оныклар үстерергә хыялланган, картлык көннәрендә таянычыбыз булыр, дип өметләнгән ата-ана улларын шулай югалталар. Геннадий, үзен кулга алып, Төркиягә чыгып китә. Дмитрийны авылларына алып кайтып җирлиләр. Кайгылары олы булса да, Петровлар бирешми. Күңелләрен эшкә биреп, кызлары Марина гаиләсе белән аралашып, кайгыдан арыналар.

Эштә алдынгы рәттә

Геннадий Петровка эш урынында вазыйфаларны еш алыштырырга туры килә. Кайда гына эшләсә дә, яңалык кертүче белгечнең хезмәте һәрчак югары бәяләнә. Казан электр челтәре компаниясендә инженердан директорга кадәр күтәрелә ул. Лаеклы ялга да шуннан китә. Аның хезмәте "Доблестный труд" медале, Татарстан Президенты рәхмәт хаты белән бәяләнә.
Геннадий Сергеевич Петров язмыш көзенә зур хезмәтенең нәтиҗәләрен, бүләкләр төяп керә. Аны коллегалары хәзер дә сагынып искә алалар, хөрмәт итәләр. Чөнки авырлыклар да аз булмаган. Бигрәк тә, 90нчы елларда, хезмәт хакы түләү мөмкинлеге булмаган кризис чорында кадрларны саклап калу өчен күп тырышырга туры килә аңа.
Геннадий Сергеевич Казан шәһәре керәшен җәмгыяте үткәргән барлык чараларда да актив катнаша, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Кызы Марина да керәшен егетендә кияүдә. Оныкларын да борынгы йолалар, гореф-гадәтләр мисалында тәрбиялиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: