Туганайлар

Укыткан – белдергән, тормышка юл биргән

Быел сугыш беткәнгә 68 ел була. Аның турында ишетеп кенә белүче өченче буын балалар туып килә. Сугыш утының эчендә булучылардан исән калганнар бармак белән генә санарлык. Ә менә сабый чаклары шушы авыр чорга туры килгән олылар әле шактый. Шундыйларның берсе - Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында гомере буе балалар укыткан...

- Өч яшьлек сабый өчен "сугыш" дигән сүз зур куркыныч тудырмагандыр. Ә менә папаны сугышка озатканны әзрәк хәтерлим, - дип искә ала ул вакыйгаларны Валентина Тимофеевна. - Аны Суслонгерга җибәргәннәр. Без ул чакта Лубянда тора идек. Ул Тәкәнеш районына керә. Бабай барлы-юклы әйберләребез белән үзебезне, өч атка төяп, Шүрнәккә алып кайтты. Менә шулай, минем тормышымда балачак матурлыгы белән сугыш куркынычы янәшә яшәде. Безне әби-бабай үстерде, дисәм дә ялган булмас. Мама урман кисүдә эшләде, айлар буена кайтмый иде. Аннан соң тракторчыларны ашатты. Алты яшемнән аңа ияреп, булышырга бара идем. Беренче класска Мария Павловнага укырга кердем. Беренче сентябрь көнне үк үзебезне кырга башак җыярга алып чыкты. Мәктәптә аш пешерәләр, бөтен баланы бушлай ашаталар иде. Мәктәп тормышы миңа менә шулай беренче көннән үк эшле, ашлы булып бик ошады.
Җиде классны бетергәч, Валентина Алабуга педучилищесына укырга керә. Сугыш инде беткән, әле тормыш бик авыр, рәхәт, матур көннәр турында хыялланып та булмый торган заман. Шулай да мәктәптә яхшы укыган кыз бала, тәвәккәлләп, өйдән чыгып китеп, зур тормыш юлына атлый.
- Заманалар авыр булса да, начар кешеләр бик очрамады безгә, - ди ул. - Авылдан Нина Емельянова белән бергә укыдык. Атна саен кайтабыз, кышын ял көне иртән чана сөйрәп, җәяү чыгып китәбез, кич Алабугага барып җитәбез. Аякта - чабата, пальто өстеннән олы шәл ябынган ике сабый баланы күз алдына китерегез инде. Кайтмыйча булмый - сагынабыз, ашарга да нидер алып китәргә кирәк. Шулай башланды белем алулар. Икенче елны училищены Мамадышка, соңыннан Арчага күчерделәр. Укытучы дипломын Арчада алдык. Бөтен җирдә безне яхшы укытучылар укытты. Гомерем буе шуларга охшарга тырышып эшләдем.
Гомумән, укытучылар өчен иң яхшы белемне педагогия училищелары бирә, ди Олы Шүрнәк мәктәбендә 40 елдан артык балалар укыткан Валентина Абакаева. Яшь кыз авылга укытырга 1957 елны кайта. Баштан башлангычларны, 1979 елдан тарих фәненнән укыта. Шул арада читтән торып, институтта белемен күтәрергә дә өлгерә.
Валентина Тимофеевнаны бүген дә мәктәптә яратып, сагынып искә алалар. Ул үзе эшләгән чорда мәктәп музеен оештырып җибәрә. Укучылар, әти-әниләр белән бергәләшеп экспонатлар җыялар. Үзләре яшәгән төбәк турында кызыксынып, төрле архивларга хатлар язалар. Бүген Шүрнәк мәктәбендә эшләп килүче музейның нигезе шулай салына.
Сугыш бетү шатлыгын да яхшы хәтерли Валентина Тимофеевна:
- Ул көнне бөтен авыл гөр килде. Кешеләр елыйлар, көләләр. Без - бала-чага өйдән-өйгә чабабыз. Ул вакытта папаның үлгәнен белә идек инде. Бабамның, нишләп ике баламны алып калдың, нигә минем яныма кайт-мадылар, дип җир тырмап елаганын да хәтерлим. Ул елны җәй, көз авылга солдатлар кайтты. Әй үзәгемнең өзелгәннәре, әй папалы балалардан көнләшүләрем... Гомерем буе папаны көтеп яшәдем. Миңа ул җитмәде. Бәхетле мәндә аталы була ул, дия идем авырлыклар килгәндә.
Валентина Тимофеевна ире Николай белән акыллы, белемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олысы - Светлана - Алабуга педагогия университетында инженер, кечесе - Лидия Санкт-Петербургта укытучы булып эшлиләр. Шүрнәктә әниләре яшәгән төп нигездә алар кадерле кунак. Шулай булмый мөмкин дә түгел, туган җирне яратырга, онытмаска кирәк, дип үстергән бит аларны әниләре.
Валентина Тимофеевнаның гомер һәм хезмәт юлына кагылышлы тагын бер нәрсәне әйтеп китми мөмкин түгел. Ул, бөтенесенең укытучылык стажын бергә кушып санасаң, 380 елдан да артып китүче Алабуга төбәгенең атаклы укытучылар Лопанова-Захаровлар династиясе вәкиле дә әле.
- Эшемне бик яратып башкардым, - ди Валентина Тимофеевна, - ул ачык дәресләр, төрледән-төрле кичәләрнең санын-исәбен дә хәтерләмим. Кирәк, дисәләр, бер дә каршы килми идем. Әле бит пенсиягә чыккач та, сигез ел эшләдем. Мәктәп миннән, мин мәктәптән башка яши алмыйбыз кебек тоелгандыр, күрәсең.
Әйе, ул чордагы укытучылар йөзәр меңлек грантлар оту өчен дә, ниндидер бүләкләр алу өчен дә эшләмәделәр шул. Алар бары тик укыттылар, тәрбияләделәр. Илнең бүгенге "костягын" шул чорда белем алган кешеләр төзи. Валентина Тимофеевна да үз хезмәтенә олы хөрмәтне 2000 елда гына ала - аңа Президентның рәхмәт хатын тапшыралар, "Хезмәт ветераны" исемен бирәләр.
Белмәгәнне белдер, кулына алтын йөзек элдер, диләр халыкта. Әнә шулай үз гомерендә кулларына белем ачкычлары тоттырып, "алтын йөзекле" итеп, күпме баланы тормыш юлына чыгарган Валентина Тимофеевна. Бүген ул шул елларын искә алып, наз-лы бер сагыну белән сагынып, укучыларыннан рәхмәт сүзләре генә ишетеп гомер итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: