Туганайлар

Трансфузиолог кем ул

Җир йөзендә гуманлы профессияләр күп. Шулар арасында трансфузиолог - ягъни кан алып, аны компонентларга бүлүче, авыру организмына салырлык хәлгә китерүче дигәне дә бар. Алар турыдан-туры донорлар белән эш итәләр. Бу һөнәр ияләренең үз сәламәтлекләренә зарар китерү куркынычлыгы башкаларныкыннан бермә-бер артыграк. Бер институт та трансфузиолог дигән белгечлек биреп чыгармый. Сәламәтлек саклау,...

Җир йөзендә гуманлы профессияләр күп. Шулар арасында трансфузиолог - ягъни кан алып, аны компонентларга бүлүче, авыру организмына салырлык хәлгә китерүче дигәне дә бар. Алар турыдан-туры донорлар белән эш итәләр. Бу һөнәр ияләренең үз сәламәтлекләренә зарар китерү куркынычлыгы башкаларныкыннан бермә-бер артыграк.
Бер институт та трансфузиолог дигән белгечлек биреп чыгармый. Сәламәтлек саклау, медицина учреждениеләрендә күпмедер эшләп, тәҗрибә туплаганнан соң гына, бу өлкәдә эшләп китәргә була.
Чаллы шәһәрендәге "Кан үзәге"н Мамадыш районы Кумырык авылында туып үскән егет - Петр Александрович Куркин җитәкли. Үзең яки якыннарың авырмаганда, андый үзәкнең барлыгы, эшчәнлеге турында уйлап та карамыйсың. Ә инде көтмәгәндә-уйламаганда, йортыңа бәла килсә, якыныңа кан я плазма кирәк булса, шул чакта бу кешеләрнең нинди гуманлы эш белән шөгыльләнгәннәрен бөтен тулылыгы белән аңлыйсың. Петр Александрович белән булган әңгәмәбез трансфузиолог һөнәре, донорлык пункты, кан бирү өлкәсендәге проблемалар турында.
Кан бирү - ир-ат өчен файдалы
- Петр Александрович, моңарчы "Кан салу станциясе" дип йөртелгән учреждениене узган ел "Кан үзәге" дип үзгәрттеләр. Бу - формальность кынамы, әллә Үзәкнең эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертелдеме?
- "Кан салу станциясе" дигән исем безнең эшчәнлеккә туры килми иде. Без, чыннан да, кан салу белән түгел, ә кан алу белән шөгыльләнәбез. Донорлардан кан алып, аны эшкәртеп, кирәкле компонентлар әзерлибез. Эчтәлегенә килгәндә исә, бүгенге "Кан үзәге"н берничә ел элеккеге чагы белән чагыштырсак, бик зур үзгәрешләр кертелде. Моннан ике дистә еллар элек елына 100 литр кан әзерләнсә, бүгенге көндә аның күләме 10 тонна тәшкил итә. Якын көннәрдә Казаннан тагын яңа оборудование кайтачак. Германиядә эшләнгән камераларда берьюлы 5 һәм 10 тонна канны саклап булачак. Моңа кадәр 2,5 тонна гына саклый ала идек. Узган елның көзеннән башлап, "Үзәк"тә ремонт эшләре башкарылып, яңа мебель, яңа оборудование кайтарылды. Бу үзгәрешләргә 43,5 миллион акча тотылды. Бездә бөтен нәрсә автоматлаштырылган, кул хезмәте бөтенләй кулланылмый. Болар - "Үзәк"нең исеме генә түгел, эчтәлеге дә үзгәргәнен күрсәтеп торучы мисаллар.
- Донорлык турында капма-каршы фикерләр яши. Берәүләр, кан бирүне, организм өчен зыянлы, дип билгели. Икенчеләре, киресенчә, кан бирү ул файдалы, диләр.
- Кан бирүнең кеше организмы өчен файдалы булуы инде күптән исбатланган. Моңарчы кан биргән кеше, ниндидер экстремаль хәлгә юлыкса, берәр бәхетсезлеккә очраса, аның организмы бу хәлдән җиңелрәк чыга, җәрәхәтләре тизрәк төзәлә. Чөнки кан биргәннән соң күзәтелә торган "восстановительный период"ка инде ул өйрәнгән була. Ә бер дә кан бирмәгән кеше организмы мондый хәлләрне авыр кичерә. Бигрәк тә ир-атларга кан бирү файдалы, чөнки, башкача, аларның каннары яңармый (физиологик яктан хатын-кыз бүтән төрлерәк).
Кешелеклелек күзлегеннән карасак та, кан бирүнең әһәмияте зур. Син биргән кан тилмереп яткан авыруның хәлен җиңеләйтә, аны аякка бастыра. Кемгәдер булыша алуыңны тою, шуннан канәгатьлек хисе кичерү - үз организмың өчен дә файдалы бит.
Симерү белән җәфаланучыларга кан бирү шулай ук файдалы. Югалткан кан урынына организм яңасын эшләргә тотына, бу процесста артык энергия "яндырыла". Шуның хисабына авырлык кими.
Аннары, кеше психологиясе шундый: кайсыдыр җире авыр тып интектермәсә, врачка барып күренүне кирәк санамый. Авыруның башланган мәле беленмичә кала, ә аннары соң булырга мөмкин. Ә ике айдан ике айга кан биреп торучы, теләсә-теләмәсә дә, врачка күренә, анализын тапшыра. Бу - үзенә күрә, профилактик чара.
Үзеңнекен - үзеңә
- Теләсә кем донор була аламы, әллә ниндидер чикләүләр бармы?
- Безнең илдә 18 яшьтән 60 яшькә чаклы сау-сәламәт кеше донор була ала. Ул, үзәккә килгәнче, үз поликлиникасында тикшерелеп, сәламәт икәнлеген раслаучы белешмә китерергә тиеш. Үзәктә аның каны яңадан тикшерелә. Ниндидер инфекция беленсә, кан юкка чыгарыла. "Әйбәт" дигәне дә "карантин" аша үтә.
- Узган ел кан өчен түләүне бетерә торган закон чыкты. Түләнми башлагач, донорлар саны күпкә кимер, дигән фаразлар булды. Чынлыкта, хәл ничек тора?
- Безнең илебездә кан беркайчан да сатылмаган. Кан өчен түгел, кан биргән кешенең организмы тизрәк хәлләнсен дип, өстәмә тук лану өчен акча бирелгән. Яңа закон буенча да донорны яхшы итеп тукландыру (акча бирмичә генә) күз алдында тотыла. Тик моның үз нюанслары бар: кайда ашатырга, ризыкны кайда сакларга? Төрле кешегә төрлечә якын килергә кирәк - андый шартларны ничек тудырырга? Әлегә, донорларга, биргән каннары күләменә, ул канның "положительный", "отрицательный"лыгына, сирәкме-түгелме икәнлегенә карап, тиешле сумма акчалата кайтарыла. Закон кабул ителгәнче, дөрестән дә, донорлар саны кимеп китәр, дигән курку бар иде. Кан сатыла торган әйбер түгел икәнен аң лаучыларның мондый имеш-мимешләргә исе китмәде: башта ничек бирсәләр, шулай дәвам иттеләр. Аннары, башкалар да аларга иярде. Бүгенге көндә кан бирергә теләүчеләрнең саны кирәгеннән күбрәк тә. Социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча, Чаллыда "Почетлы донор" исемен йөртүчеләрнең саны - 2050. Аларның күбесенә инде бу исемне өченче, дүртенче тапкыр да бирерлек.
- Алайса, Чаллыда, тирә-күрше районнарда кан кытлыгы булыр, дигән куркыныч юк. Кайбер төбәкләрдә, кешеләр үз каннарын сак ларга биреп торып, кирәкле моментта шуны үзләренә салдыралар икән. Чит канга караганда, үзеңнекен салдыру күпкә отышлырак, диләр.
- Әйе, "Кан үзәге"ндә андый тәҗрибә бар, киләчәктә ул киңәер дип көтәбез. Бигрәк тә, тормышлары риск белән бәйле профессия кешеләренә: полиция, МЧС хезмәткәрләренә, хәрбиләргә мондый базаны булдырырга кирәк. Сәламәт чакта биреп куелган каныңның, операциягә ятканда, бала тапканда кирәк булуы бар. Безнең камераларда кан 10 елга кадәр саклана ала.
Алмаш кирәк
- Күрүебезчә, сездә - катлаулы технологиягә корылган оборудование. Монда эшләү - мини-заводта эшләүне хәтерләтә. Катлаулы техника белән эшләргә белгечләрегез җитәме?
- Кадрлар мәсьәләсен бүгенгә хәл ителгән дип санарга була. Тик эшләүче персоналның уртача яшь күрсәткече пенсия яшенә якынлашып килә. Сүз дә юк, белгечләребез үз эшләрен бик яхшы башкаралар. Тик аларны алмаштырырлык яшь буын белгечләренең әзлеге җанны борчый. Надежда Давлиева, Миңзифа Шакирова, Зөлфия Гурьянова кебек ышанычлы гвардиягә таянам. Гомумән, кайсы гына белгечне алсаң да, үз вазифаларын намус белән, җиренә җиткереп башкаручылар. 20 ел Тукай районы больницасында эшләгәннән соң монда күчәргә, дигәч, бераз куркып калган идем. Күчүемә үкенмим. Яхшы коллективка туры килдем. Килү белән, ремонт эшләренә тотындык. Һәркем, ситуацияне дөрес бәяләп, үз вакыты белән исәпләшмичә, аңлап эшләде - хезмәттәшләремнең барысына да моның өчен зур рәхмәт.
- Донор канын, аннан алынган препаратларны дәвалау учреждениесенә җибәрәсез дә, шуның белән эш бетәме? Әллә авырулар, врачлар белән элемтәдә торасызмы?
- Авыру организмына теге яки бу препарат туры киләме, әлеге кешенең индивидуаль үзенчәлекләре нинди - поликлиника биргән анализга туры килердәен әзерләп җибәрәбез. Моны автоматика эшли. Төрле авырулар бар. Дәвалаганда, ул авыруның кайчан беленүе, нинди стадиядә булуы зур роль уйный. Бөтен авыруларны да күзәтә алмыйбыз, билгеле. Безнең продукция бигрәк тә онкология белән авыручыларга кирәк. Аларның гомерләрен беразга булса да озайта, сызлауларын җиңеләйтә алабыз икән, безгә ул да бәхет. Форсаттан файдаланып, "Кан үзәге"ндә эшләүче бөтен хезмәткәрләрне, кан бирүче бөтен донорларны күптән түгел генә билгеләп үтелгән "Донор көне" белән котлыйм. Тормышларының көйле, сәламәтлекләренең ныклы булуын телим.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезгә дә бары тик уңышлар юлдаш булсын.
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: