Туганайлар

ҮТКӘННӘРНЕ САГЫНЫП ЯШИМ

Гомер дигәннең кемгә күпме бирелгәнлеген бер Ходай үзе беләдер. Иң мөһиме - күпме яшәү түгел, ә ничек яшәү. Тормышың начар икән, утыз елы да озын тоелыр, матур, мәгънәле икән - йөзе дә сизелми узар, ди Алабуга районы Шүрнәк авылында иң өлкән кешеләрнең берсе, 40 елга якын укытучы булып эшләгән Анна...

Гасырга якын яшәп, тормышның әчесен-төчесен күп күрергә туры килгән аңа. Бүгенге көндә уфтанмый, сыкранмый, туачак һәр көнгә куанып, гомер кичереп ятышы. Юаныч һәм куанычларының берсе - хәтер сандыгында сакланган истәлекләр. Күңеленнән шуларны барлап, ерак үткәннәрдә калган вакыйгаларны күз алдыннан уздыра. Кызганыч, кадерле хатирәләрендә сакланган чордашларының күбесе юк инде, берәм-берәм бакыйлыкка күчеп бетеп баралар. Шуларны сагынып, сагышланып утырган чаклары еш Анна түтинең. Бигрәк тә, иңне-иңгә куеп, гомер иткән ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петровичны юксына.

- Икебез дә шушы авылныкылар без. Ул - хәрби училище тәмамлаган лейтенант. Мин - педучилище бетергән яшь укытучы. 1944 елның мартында аягы яраланып, сугыштан II группа инвалид булып кайтты. Госпитальдәге хирург: "Син моның белән гомереңне үтәрсең, тик рәхәт күрмәссең" дигән, аягын кисмәгән. Яралары ачылып, сызлап җафалана иде. Өйләнешкәнче үк туктаусыз авырту йөрәгенә бәреп, приступ булды. 1945 елның январенда өйләнештек, әле сугыш бетмәгән иде. Аның белән Атияз авылында җидееллык мәктәп ачтык. Көн саен ун чакрым ара узып килә идек. Ул биология, мин башлангыч классларны укыттык. Укучылар саны күп иде. Интернатта алтмышар бала яшәде. Унике еллап вакыт узгач, фермаларны бетереп, авылларны берләштереп, эреләндерә башладылар. Мәктәпне дә башлангычка гына калдырдылар. Николайны яңадан Шүрнәккә билгеләделәр. Шул ук елны шушы йортны җиткереп кердек.

Картым бик яхшы, акыллы, ипле кеше иде. Шушы нигездә дүрт бала тәрбияләп үстердек. Алар да бары бишле билгеләренә генә укыдылар. Югары белем алдылар. Зур постларга билгеләнделәр. Олы улларым пенсиядә инде. Төпчегем 54 яшен тутырды. Кызымның гына гомере кыска булды, 52 яшендә каты авыру арабыздан йолып алды. Ел ярым элек әтиләре китеп барды...

Авыр югалтуларсыз, кайгыларсыз гына яшәсәң иде дә бит. Юк шул, тормыш шулай корылган. Язмыш дигәнең авырлыклар биреп, сындырып сыный адәм баласын. Күз яшьләре түгүнең операция кичергән күзләренә зыян китерүен дә аңлый да бит:

- Уйланыла шул, - ди Анна түти, - искә төшкән саен күңел тула. Ятсам да, торсам да күз алдымда. Паралич сугып, картым соңгы араларда бик интекте. Ике ел элек сугыш ветераны буларак, Алабугадан квартира биргәннәр иде. Балалар безне шунда күчерделәр. Николайны анда тагын паралич сукты, теленнән калды. Бар әйткән сүзе: "Шүрнәккә алып кайт" булды. Гомер иткән нигезгә кайтып үләсе килде. Тукта инде, язлар җитсен, кышны чыгыйк, дип юата, тынычландыра килдем. Апрель аена чыккач, гомере өзелде, кайтып җитә алмадык.

- Үзегез дә шәһәр тормышына ияләшә алмагансыз.

- Әйе. Аны җирләгәч, авылда торып калдым, кабат шәһәргә аягым тартмады. Балалар бик чакыралар да, туган-үскән, гомер иткән җирдән аерыласы килми. Көн дә телефоннан хәбәрләшәбез. Җайлары чыккан саен кайтып торалар. Авылдашлар да кергәли. Сирәк булса да үзем дә чыккалыйм. Ерак түгел генә бертуган сеңлем яши. Шуларга барып кайткалыйм. Кибеткә бармыйм, ипи кирәксә, берәрсенә генә кушып җибәрәм. Соңгы арада колаклар начар ишетә. Кешеләрнең эндәшкәннәрен ишетмәгәч, кыенсынам.

Анна Михайловна көйләп кенә сөйли дә сөйли. Зиһене нык, хәтере яхшы. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Карлы-бозлы, яңгырлы көн дими ун чакрым укытырга йөрүләрен дә, 34 ел авыру кайнанасы белән бергә торып, аны тәрбияләп яшәүләрен дә, ире белән бергәләп умарта асрауларын, тирә-юньдәгеләрдә булмаган менә дигән алма бакчасы тотуларын да калдырмый. Яшелчә-җимеш бакчасын әйткән дә юк, ниләр генә үстерми идек, дип үз алдына елмаеп, шул вакытларны хәтерендә яңарта. Хәзер болар берсе дә юк инде. Саулык-сәламәтлегенә зарланмаса да, мондый эшләрне башкарырга элеккеге җегәр юк. Бар юанычы, борчу-мәшәкате - баскыч башына тезелешеп утырган песиләре. Барлыгы - 6 баш. Балалаган саен арта торалар. Каядыр куясы иде дә бит, жазыгы миңа булыр, дип кузгатмадым. Менә хәзер туйдыру, ашату минем өстә. Үскән саен күбрәк кирәк. Көн дә бер кәстрүл аш пешерәм үзләренә, ди Анна түти. Шулар янына керә-чыга йөрү дә ардыра, яшь тә бәләкәй түгел шул, ди үзе, зарлангандай итеп.

Яше, чыннан да, зур Анна Михайловнаның. Узган җәйдә ул 90 яшен тутырган. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путин үзенә котлау телеграммасы җибәргән. Телеграмманы һәм район башкарма комитеты исеменнән бүләкләрне аның өенә килеп тапшырганнар. Яңадан тагын бер кат балалары, оныклары җыелышып кайтып котлаганнар, туганнарны чакырып, зур табын корып юбилеен уздырганнар.

- Ходайга шөкер, дөрес, матур гомер кичерелде. Яшисен яшәп, ашыйсын ашадым, дигәндәй, дөньялыкта бер үкенечем дә юк,- ди ул. - Барлык кешеләргә дә бәхет, саулык, күркәм холык телим. Һәркемнең бәхете үз кулында. Бары тырыш һәм тормыш сөючән булу кирәк.

Ипләп кенә капкасыннан чыгып килүче чандыр гәүдәле Анна түтине күреп, үткән-сүткәннәр сәлам бирергә ашыгалар. Янына килеп хәлләрен сорашалар, яңалыклар белән уртаклашалар. Ничә буынга белем-тәрбия биргән өлкән педагог өчен авылдашларының игътибар-хөрмәтен тоеп яшәүдән дә зуррак нәрсә юк. Алар узып киткәннән соң да каш өстенә кулын куеп, изге теләкләрен теләп кала ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: