Туганайлар

ТИМЕР АТЫ ҖИГҮЛЕ

Машина йөртүче булып эшләүнең ни авырлыгы бар, руль борып, тормоз белән газга баса белсәң - шул җиткән, дигән сүзләрне ишетергә туры килгәли. Ләкин, курсларда укып, машина йөртү таныклыгы алучыларның һәрберсе дә "профи" булып китә алмый шул. Беренче карашка бик җиңелдер кебек тоел-са да, аның аерата зур җаваплылык, игътибар һәм сак...

Парферий Степанович Митрофанов та балачагын исенә төшерсә, ирексездән елмаеп куя. Колхозда шофер булып эшләүче әтисенә кызыгып карап:

- Эх, тизрәк үсәсе иде дә, шофер булып, авыл урамнарыннан «выжылдатып» бер узасы иде.., - дип хыялланганын әле дә булса хәтерли ул. Машина рулен тоту түгел, кузовына гына утыру да зур бәхет булып тоела, шатлыктан баш күккә тигәндәй була иде, дип искә ала ул. Велосипед, мотоциклларны санамаганда, үз гомерендә беренче тапкыр йөртеп караган җитди техника - әтисе Степан дәдәй эшләгән "ГАЗ - 52" машинасы була. Җиткән егет булып өлгергәндә, ул инде кайсы профессияне сайлаячагын төгәл белә, шуңа да бер икеләнүсез Чаллыдагы СПТУ - 8 училищесына, шоферлар әзерләүче бүлеккә укырга керә. Бер елдан армиягә алалар. Анда "Урал" авыр йөк машинасына утыра. Командир приказы буенча, тимер атын иярләп, җаваплы заданиеләргә чыгып киткән чаклары әз булмый солдатның. Хезмәтен тутырып кайткач, Чаллының "УМС СУМ - 1" оешмасына автоскрепер машинисты булып урнаша. Аны Хезмәт Герое Умат-Гире́й Наурбиев җитәкләгән данлыклы яшьләр бригадасына билгелиләр. Юл салу өчен билгеләнгән йөзәрләгән километрларны җир катламыннан арындыру кебек катлаулы функция йөкләнгән техникада 12 ел эшли ул. "Күңелле вакытлар иде. Тәжрибәле остазлар янәшәсендә без, яшьләр, күп нәрсәгә өйрәндек, төпле эш тәҗрибәсе тупладык", - ди ул. Бүгенге көндә Парферий Степанович "Камгэсэнергострой" ААҖнең "Төзелешне механикалаштыру һәм төзекләндерү тресты"нда алыштыргысыз шофер. Башта, унбиш ел оешма җитәкчесе Александр Валентинович Высоцкийның үзен, хәзер инде аның улы, генераль директор урынбасары Эдуард Александровичны йөртә ул. Билгеле инде, җитәкче шоферы булганнарга үзенең шәхси вакыты, интерес-лары белән бик санлашып торырга туры килми, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлга чыгып китәргә мөмкин. Ул шеф өчен шәхси шофер гына түгел - килеп туган төрле катлаулы ситуацияләрдә таянырлык ышанычлы кешесе дә. Моның шулай икәнлеге Эдуард Александрович әйткән сүзләрдән дә ачык күренә.

- Парферий Степанович ул - чын профессионал. Бер көнне бер автомобильгә, икенче көнне башкасына утырып чыгып китәргә туры килә. Аның ышанычлы кулларына тапшырылган автотранспортның һәркайсы төзек, чиста һәм тәртиптә булыр. Руль артында ул булганда, борчылыр урын юк, - ди ул.

35 ел гомерен шушы хезмәткә багышлавына бер дә үкенми Парферий Степанович. Вакыт тәгәрмәчен кирегә әйләндереп булса, кабат шушы профессияне сайлар иде ул. Аның кебек "техника җене кагылган", автомобильне йөрәге аша тоеп, мотор тавышыннан ук аның ничек эшләвен бәяли белгән кешеләрне бик тиз күреп алалар, хөрмәтлиләр, киңәш сорап киләләр. Ә үзара ярдәмләшү, бер-береңә кул сузу дигән нәрсә шофер халкының канына сеңгән.

- Стажлы шофер буларак, юл йөрүнең төрле кыенлыкларын күрергә туры килгәндер. Техника да көйсезләнми тормый, ватылып калган чакларыгыз булдымы? - дип сорашам үзеннән.

- Әйтмәгәнем булсын, моңа кадәр беркайчан да юлда ватылып яткан чаклар булмады. Аварияләрдән дә Ходай үзе саклый торгандыр. Юлларның начар булуы гына берникадәр кыенлык тудыра. Тигез, төзек юллардан җилдерүгә ни җитә.

- Автоинспекция хезмәткәрләре юлда "бәйләнеп", теңкәгезгә тимиләрме?

- Юл йөрү кагыйдәлә-рен бозмасаң, гаебең булмаса, аларга үз эшен башкаручылар, дип кенә карыйсың. Бервакытта да алар тарафыннан штрафка тартылганым, таныклыкны алдырганым булмады. Тик кайвакыт урынлы-урынсыз автомобильләрне туктатып, юлдагы хәрәкәт агымына каршылыклар тудырулары гына борчый. Шуның нәтиҗәсендә аварияләр булганын еш күзәткәнем бар.

- Ә менә руль артына беренче тапкыр утырырга җыенучыларга нинди теләкләр әйтер идегез?

- Спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утырмасыннар, тизлекне арттырмасыннар, юл йөрү билгеләренә игътибарлы булсыннар. Бердәнбер ялгышның азагы да аянычлы тәмамланырга мөмкин. Эчмәгән килеш тә зур тизлектә куарга яратучы яшь "лихачлар" күп. Мин армиядә хезмәт итмәүчеләргә 30 яшен тутырмыйча машина йөртү хокукы бирмәс идем. Аварияләр, күбрәк, шул яшькә кадәргеләр аркасында килеп чыга.

Парферий Степанович эшендә генә түгел, семья-да да тырыш кеше. Хатыны Венера Николаевна белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Туган авыллары, Зәй районы Кабан- Бастрык авылында менә дигән йорт җиткергәннәр. Ял көннәре, бәйрәмнәр җитүгә, бергәләп авылга кайталар. Йортлары туган нигезгә каршы гына. Степан дәдәй исән түгел инде, ә менә Мария түти балаларының кайтуын шатланып көтеп ала. Машина туктаган тавыш ишетүгә, каршы алырга дип, урамга чыга. Авыр эш атнасыннан соң, туган җирнең һавасы да җанга рәхәтлек өсти шул. Үзләре сәламәт булсыннар да, йөргән юллары имин булсын, берүк, дип тели ана күңеле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: