Туганайлар

Тәгәри китте йомгагым...

Аның турында күп тапкырлар "Бер дигән кул остасы!" дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Кечкенә генә ыргагы белән, җептән күзләр җыеп, ниләр генә бәйләмәгән дә, энәгә җеп саплап, ниләр генә чикмәгән ул?! Өендә кая гына карасаң да аның кулы сизелә - салфеткалар, урындык япмалары, гөл чүлмәге өчен аслыклар, тәрәзә пәрдәсе өстеннән эленгән...

Аның турында күп тапкырлар "Бер дигән кул остасы!" дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Кечкенә генә ыргагы белән, җептән күзләр җыеп, ниләр генә бәйләмәгән дә, энәгә җеп саплап, ниләр генә чикмәгән ул?! Өендә кая гына карасаң да аның кулы сизелә - салфеткалар, урындык япмалары, гөл чүлмәге өчен аслыклар, тәрәзә пәрдәсе өстеннән эленгән ламбрекеннар һәм башка бик күп нәрсәләр… Рамга тарттырылган чигешләр чын художниклар ясаган рәсемнәрдән бер дә ким түгел: мәк чәчәкләре - гүя әле генә түтәлдән өзеп алынганнар, агач ботагына кунган сандугач баласы очып китәр төсле... Каян килгән аңа бу осталык? Гади авыл баласына каян килсен инде, табигатьтән бирелгәндер, урман-кырлар исен сеңдергән ана сөте аша күчкәндер... Сүзем Түбән Камада яшәүче Анна Леонидовна Агеева турында.

Зәй районы Югары Баграж авылы кызы ул. Гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Әтиләре Леонид дәдәй урманчы булып эшләгән чорда печән җыю, урман чистарту ише эшләрдә булышу өчен урманга еш барырга туры килә аларга. Табигатьтәге матурлык шул чакта ук аның нәни йөрәгенә сеңеп калган да, әледән-әле саркып, кул эшләрендә чагылыш таба, күрәсең...

- Мама бик оста иде безнең. Ап-ак тукымадан тишекле итеп тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары ясый, чигә, бәйли иде. Хәтерлим, бервакыт "сота" дип аталучы башлык модасы чыкты. Берсендә, өйдә үзем генә калгач, Мария түти белән мама башлап калдырган башлыкны дәвам итеп бәйләдем. Билгеле инде, минем "бик оста" эшемне кайткач кире сүттеләр. Кызыксынуымны күрептер инде, шуннан соң мама ничек күз алырга кирәклеген миңа да аңлаткалый башлады. Ул теккән күлмәкләрне киеп үстек без. Түбән Камага килеп, училищега укырга кергәндә дә өстемдә, заманына күрә модалы саналган, бик матур күлмәк иде, - дип искә ала Анна Леонидовна.

Аннаның өендә кофта, жилет, костюм, кардиган, юбка, баш киеме, бияләй, башмак ише эшләнмәләрнең нинди генә төрләре юк?! Юкасы да, калыны да, челтәрләп эшләнгәннәре дә, чачаклы-чуклылары да. Бер олы шкаф шыплап тулган! Хәтта, махер җептән бәйләнгән көзге пальтоларга кадәр бар. Ничәмә-ничә еллар узса да төсен-модасын югалтмыйча, яна көе сакланганнар. Бу бәйләмнәргә киткән жепне бер йомгак итеп тәгәрәтеп җибәрсәң, ничә километрга сузылыр иде икән?! Болар бит барысы да вакыт, сабырлык, түземлек сорый?... Әле бит аның төп эше дә бар - 36 ел инде «Нижнекамскнефтехим» оешмасында компрессор установкалары машинисты булып эшли ул. Хезмәте бик җаваплы, җитди. Төнге сменаларда да эшләргә туры килә. Бик арып кайткан чаклары булса да бәйләмен алып утыра ул.

- Биш минут кына буш вакытым булса да бәйләргә тотынам. Күңел үзе сорый. Шул рәвешле җаныма ял, тынычлык алам, - ди ул. - Берсен бәйлим, ә икенчесе - башта. Фасоннарын үзем уйлап табам. Журналлардан, интернеттан алганнарына да үземчә бер үзгәреш - "изюминка" кертәм. Билгеле, катлаулы үрнәкләрне өйрәнүе ансат түгел. Кайберләренең серенә берничә кат сүтеп-бәйләгәннән соң гына төшенәсең.

Хак, ул бәйләгән эшләрнең берсе икенчесенә ошамаган, һәрберсе - үзенчә матур, эксклюзив. Иң гаҗәбе шул - күз нурларын түккән бу хезмәтләренең берсен дә сатып жибәрми ул. Һәрберсен үзе өчен бәйли, үзе кия. Я булмаса, балаларына, якыннарына атап бәйли. Авылда аш-мазар уздырасы булса, егермешәр- утызар пар башмак бәйләп, хәер итеп өләшкән чаклары да күп.

- Әйберләрнең һәрберсе минем өчен балам кебек - шулай ук үз, якын. Сатып, аларның кем кулына эләгәсен каян беләсең? Кадерсез, кирәксез булып ятуларын теләмим, - ди кул остасы. Ә инде бәйләргә өйрәнү теләге булганнарны ул берсүзсез өйрәтергә риза.

Шулай да үзен мактаганны яратмый Анна Леонидовна. Эшләрен ниндидер күргәзмәләргә куеп, кешене таң калдырырга да җыенмый. Түбән Кама халкының күбесе чигә, бәйли белә, ди ул. Җепләр сатылучы кибеттән кеше өзелеп тормый, керсәгез, үзегез күрерсез, яңа төр җепләр кайтса, шундук алып бетерәләр, ди. Авылдашы, якын ахирәте Александра Михайловна да аның уңган-булганлыгын мактап:

- Аня киңәшчем дә, сердәшчем дә. Без күрше цехларда эшлибез. Кул эшләренә өйрәнергә, серләшергә, киңәш кирәк булганда һәрвакыт аңа киләм. Аня киң күңелле, ярдәмчел кеше, аңа күпләр тартыла. Күршесендәге ялгыз карчыкларны да барлап-кайгыртып тора ул. Өстәленнән пешкән ризыгы, жиләк-жимеш кайнатмасы, тозлаган гөмбәсе өзелмәс. Ул үстергән яшелчәләр дә башканыкына караганда зуррак булып үсәләр. Өйләре дә ямьле, килгән саен киләсе килеп тора, - ди.

Чыннан да, аларга килеп керүгә ниндидер бер жылылык, рәхәтлек сизәсең. Башкача булу мөмкин дә түгелдер. Чөнки бу өйнен хуҗабикәсе 32 ел бергә гомер итүче ире, Чистай районы Бахта авылы егете Фёдор өчен - тугры хатын, уллары Андрей белән Алексейга - кадерле әни, киленнәренә - игътибарлы кайнана, оныгы Оляга - яраткан әби. Биредә күпме шатлык кичерелгән, күпме уй-теләкләр тормышка ашкан. Балаларның инде үз гаиләләре булса да, әти-әни янында җыелышу - алар өчен күркәм гадәт. Әле менә гөрләтеп Анна Леонидовнаның 55 яшьлек юбилеен уздырырга жыенып йөргән көннәре. Икәү генә калдык, дип моңсуланып утырыр җайлары юк хуҗаларның. Яллары бергә туры килгән атналарда Бахтада салган зур йортларына кайталар, бакча эшләрендә кайнашалар. Кыскасы, тигезлектән Ходай аермасын, дигән теләк белән ипле, бәрәкәтле тормыш кичерәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим