Туганайлар

Тапкан – ана түгел, баккан – ана

Күптән түгел телевизордан "Право на встречу" дигән тапшыру карадым. Оксана исемле хатын, 15 ел элек кыз бала табып, аны бала тудыру йортында калдырып чыккан. Кызын башка бер хатын тәрбияләп үстергән. Тапшыру барышында ана белән кызны очраштырдылар. Шул чакта, ничектер, күңелемнән, минем белән дә шундый хәл килеп чыкса, дигән шомлы уй...

Мин кем?

Әле бәләкәй классларда укыган чакта ук, классташларымның миннән нәрсәдер яшерүләре, чыш-пыш килүләре дә хәтергә килде. Шунда ук, үз-үземне битәрләп, юләр, минем әни кебек, баласын шулхәтле сөйгән, кадерләгән тагын берәү бармы соң, чит кеше баласын шулай яратып була димени, дип, мондый ямьсез уйларымны куып тараттым. Җәй көне Әтнә районында яшәүче әбиемнәргә кунакка кайткач, минем белән дуслашып йөрүче бер егет: "Әниең сине тәрбиягә алган, диләр, шул сүз дөресме?" - дип сорамасынмы?! Бу сүзләрне ишеткәч, аяк астым тирбәлеп, чак кына егылмый калдым. Шул минутта маңгаема чүкеч белән китереп суктылар, диярсең. Әниемә, якыннарыма берни белдермәскә тырышсам да, алар да миндәге үзгәрешне сизделәр, ахры. Әллә миңа гына шулай тоелдымы? Минем тизрәк, үз авылыма кайтып, мине якыннан белүчеләрдән бу турыда сорыйсым, син - әниеңнең үз кызы, дигән ышандырырлык җавап ишетәсем килде.

Авылда иң якын туганымнан сорагач, ул миңа "әйе", дип тә, "юк", дип тә әйтмичә, әйдә әле әниең янына, дип, мине җитәкләп, үзебезгә алып китте. Куркыныч хәбәр ишетәсемне сиземләп, йөрәгем дөп-дөп типкән, күзләремнән бертуктаусыз яшь коелган хәлдә, өебезгә кайттык. Минем күз карашым белән әниемнеке очрашты. Шул ук секундта аның күзләре дә мөлдерәмә яшь белән тулды. "Теге егет әйткән сүзләр хак булып чыкты, мин алынган бала икән", - дигән уй баш миемне кыздырып үтте. Әнием мине кочаклап алды да, икәүләп, сүзсез генә еладык та еладык. Теле белән әйтмәсә дә, дөреслекне инде мин аңлаган идем. Бераз тынычлангач, әнигә биргән беренче соравым: "Нигә моңарчы әйтмәдең?" - дию булды. Бу - бата башлаган чакта саламга тотыну сыман, иң кирәкле сораудан качу өчен генә бирелде. Билгеле, иң төп сорау: "Минем үз әнием кем? Ничек мин Наратлы Кичүгә килеп эләктем?" - дип әйтелергә тиеш иде. Документлар саклана торган кара дипломатын ачып, әнием бер төргәк кәгазьләр чыгарды. Анда туу турында таныклык (минем чын исемем Миләүшә түгел, Екатерина икән!) әниемнең мине кызлыкка алуы турында белешмә дә бар иде. Биологик әниемнең: "Баламнан баш тартам. Аны тәрбияләрлек көчем юк", дигән "отказ" язуы да шунда иде...

Әнием бу куркыныч серне миңа 16 яшем тулгач ачарга теләгән. Алданрак әйтсәм, мондый хәбәрне күтәрергә көче җитмәс, дип уйлаган, күрәсең. Мин җитлекмичә туган бала булганмын. Башка балалар туганда ничек булсалар, мин әле 6 ай үткәч кенә, аларның авырлыгын җыя алганмын. Врачларның: "Бу бала мантый алмас, кеше булмас, башка баланы кара", - диюләренә каршы, әнием миңа чат ябышкан. Карап торырга бик бәләкәй, хәлсез булсам да, кулларым белән әнинең күлмәк изүенә чытырдап тотынганмын, йодрыкларымны һич аерып алырлык булмаган, дип сөйләде якыннарым. Шулай итеп, Минзәлә районы Наратлы Кичү дигән авылның иң кырый йортында беренче тапкыр бала елаган тавыш ишетелгән. Ялгыз әниемә ярдәм итәргә дип, Әтнә ягыннан Әлфия әбием дә килә. Мине ул чакта бөтен авыл белән карыйлар, исән калдыру өчен тырышалар. Авырлыгым бик кечкенә булгач, туган көнемне дә Наратлы Кичүгә кайткан көннән - нәкъ ярты елга кичектереп язалар. Ул чакта ниләр кичерүен, күпме йокысыз төннәр уздыруын әнием үзе генә белә торгандыр... Укытучылыгын ташлап, өч яшькә кадәр минем белән утыра ул. Башкаларныкы кебек, янында терәге - ире дә юк, яшь ярымнан соң, балага бирелә торган пособие дә туктатыла. Йөз әйбәт кеше арасында бер җүнсезе табылып, нигә кирәк булды инде ятим бала, дип, ярасына тоз салучылар да була. Ә мин, исәеп, мәктәп яшенә җиткәч, әниемнең күңеленә тагын бер корт оялый. Аның үз кызы түгеллегемне читләрдән ишетеп, йөрәгемә яра алмагаем, дип курка ул...

Укытучылык эше башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакыт калдырмый, дип зарланучыларны ишетергә туры килә. Ә минем әнием, менә дигән педагог булу өстенә, искиткеч кул эшләре остасы да. Ул чиккән коверлар, бәйләгән күлмәкләр, итәкләр, бала пинеткалары район күргәзмәләренә куелып, әнием күп санлы мактау кәгазьләре алды. Бөтен авыл халкы әнием янына бәйләм бәйләргә йөри.

Мин дә яшьтән үк кул эшләренә өйрәнеп үстем. Башка авыл мәктәбенә укырга баргач, үзем бәйләгән күлмәкләрне, кофталарны күреп, кайберәүләр: "Кайдан аласың мондый киемнәрне, безгә дә кирәк иде", - дип, кызыгуларын белдерәләр иде. Аннан туган бала булмасам да, безне бер-беребезгә нык ошаталар. Җитмәсә, икебез дә күзлек киябез. Яшьрәк чакта әнием озын чәч йөртә иде, минем толымнарым да билдән түбән үсте.

Тапкан - ана түгел, баккан - ана, диләр бит. Минем очракка карата әй-телгән бу сүзләр. Әнием белән бик бәхетле булсам да, мине тудырган анам белән күрешәсе килү теләгем дә көчле. Аны очратып, бер сүз дә әйтмичә, күзләренә карыйсым килә. Нәрсә күрермен икән мин ул күзләрдә? Үзем бу уемнан куркам, үзем очрашу турында хыялланам...

Сеңлем

Әнием, минем белән киңәшләшкәннән соң, ике ел элек приюттан тагын бер кыз алып кайтты. Шулай итеп, хәзер минем Камилә исемле сеңлем дә бар. Безгә килгәндә, татарча бөтенләй сөйләшә белми иде. Хәзер теттереп сөйләшә. Җыр-биюгә дә оста, акробатика белән дә шөгыльләнә. Бәйләү, чигү эшләрендә дә безне узып бара. Камиләнең әнисе баласына караганда аракыны якынрак иткән. Тизрәк үсеп, үз әнисе янына кайтып, аны тәрбиялисе, ярдәм итәсе килә сеңлемнең. Мин аны бик яхшы аңлыйм.

Сулдан уңга: әниебез - Резидә Локманова, Камилә һәм мин

Мин - Миләүшә-Екатерина да, сеңлем дә - Резидә әниебезгә чиксез рәхмәтлебез. Кайбер аналар үз балаларыннан да баш тарткан заманда, чит балаларга яшәү, бәхет, ышаныч биргән олы җанлы кеше ул безнең әниебез. Күптән түгел аның 55 яшьлек юбилеен үткәрдек. Юбилей уңаеннан да, 8 Март бәйрәме уңаеннан да, гомумән, аны бик-бик яратучы балалары буларак та, әниебезгә иң җылы теләкләребезне җиткерә-без. Әни! Беркайчан да картайма, гел шулай бирешми торган булып кал. Безгә кылган игелекләрең өчен зур рәхмәт сиңа. Без сине бик-бик яратабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим