Туганайлар

Су еланын озатканда

2013 елның санаулы көннәре генә калып бара. Ел хуҗасы - Су еланы, акыллылык, сакчыллык, яшәеш һәм яңарыш символы буларак, тормышыбызга күп нәрсәләр вәгъдә иткән иде. Вәгъдәләр үтәлдеме? Узып баручы ел тарихыбызга нинди эз калдырды? Башкарылган эшләребезне барлап карыйк. Январь. Беренче саныбыз "Күк кабагы ачылыр" дигән исем астында, Ямаш Игәнәйнең тууына...

2013 елның санаулы көннәре генә калып бара. Ел хуҗасы - Су еланы, акыллылык, сакчыллык, яшәеш һәм яңарыш символы буларак, тормышыбызга күп нәрсәләр вәгъдә иткән иде. Вәгъдәләр үтәлдеме? Узып баручы ел тарихыбызга нинди эз калдырды? Башкарылган эшләребезне барлап карыйк.

Январь. Беренче саныбыз "Күк кабагы ачылыр" дигән исем астында, Ямаш Игәнәйнең тууына 75 ел булуга багышланды. Ямаш Игәнәйгә үзе исән чакта һәм үзе киткәннән соң да күрсәтелмәгән хөрмәт, олылау 2013 ел - юбилей елында һәрдаим күрсәтелер, моңарчы бастырылмаган ике томлыгы да дөнья күрер, дигән өметтә Яңа елга аяк бастык. Сайланма әсәрләрен чыгаруда ярдәм итүләрен сорап, Татарстан язучылары берлегенә, Татарстан керәшен оешмасына, аның туган төбәге - Сарман администрациясенә, Чаллы язучылар берләшмәсенә хатлар юлладык. Кызганыч, бу юнәлештә нидер эшләү түгел, хатларыбызга каршы җавап җибәрүне дә кирәк санамадылар. Минзәлә районы Юшады, Сарман районы Ләке авылыннан инициатив төркем өй саен йөреп җыйган 15 мең сумны чутламаганда (аларга рәхмәт!), бу эш, русча әйтсәк, "мертвая точка"да калды.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле художество җитәкчесе Эльмира Кашаповага "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән исем бирелде. Бергәләп шатландык.

Февраль. "Хәзинә" милли сәнгать галереясы җитәкчелеге, Универсиада кунакларына, Татарстанда яшәүче халыкларның (шул исәптән, керәшеннәрнең дә) кулланма сәнгатен, тарихын, фольклорын күрсәтү максатыннан, зур күргәзмә оештырырга булды. Татарстан керәшен оешмасы, керәшеннәр һәм нагайбаклар тарихын өйрәнү үзәге, "Туганайлар" газетасы редакциясе, сәнгать галереясы хезмәткәрләре катнашында "Универсиадага - керәшен күргәзмәсе" исеме астында экспонатлар җыю буенча зур эш башланды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" фестиваль-конкурсы бишенче тапкыр үткәрелде. Зона турларын да исәпкә алсак, катнашучыларның саны 500 дән артып китте.

"Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале җиңүчеләре фестивальнең оештыручысы - Виталий Агапов җитәкчелегендә Зәй районы Сәвәләй авылында, Мамадышта, Башкортстан Республикасы Бакалы авылында, Әлмәт шәһәрендә зур концерт күрсәттеләр.

Ветеран җырчыбыз Раиса Тимофееваның туган көнендә Татарстан радиосы аның җырларыннан төзелгән тулы бер программа тапшырды. Шушы уңайдан, Фоат Галимуллин "Ватаным Татарстан" газетасында "Таныш моңнар" дигән исемдә язма бастырды. Анда түбәндәге юллар бар иде: "Раиса Тимофееваны, сәнгать кешесе буларак, "ветеран" сүзе белән генә бәяләп буламы? Һич юк, минемчә. Аны сәнгатькәрләрне бәяли торган мактаулы исем белән атарга кирәк. Ниндидер сәбәпләр белән бу үз вакытында эшләнмәгән. Ләкин әлеге хатаны төзәтергә соң түгел. Сара Садыйковага Г. Тукай премиясе вафатыннан соң бирелде. Габдулла Рәхимкулов күкрәгенә "халык артисты" дигән медаль пенсиягә чыккач тагылды. Моны Раиса Тимофеевага мөнәсәбәтле дә эшләп була". Әмма... Май башында сөекле җырчыбыз мәңгелек йортына китеп барды. Үзенә тиешле хөрмәтне күрмичә, мактаулы исемнәр алмыйча...

Россия Библия җәмгыяте үзенең 200 еллыгын билгеләп үтте. "Новый Завет"ны керәшенчәгә тәрҗемә иткәннәре өчен, бер төркем хезмәткәрләргә җәмгыять исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы Папау авылыннан ерак түгел урынга метеорит төште. Метеорит шаукымыннан исән калгач, нагайбак карендәшләребез дөньяның матурлыгына, яшәүнең рәхәт икәненә тагын бер кат инандылар.

Март. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Нәфисә Василованы (Анастасия Васильева) искә алу кичәсе узды. Аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшен "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле оештырды.

Галиасгар Камал исемендәге театр артисты Олег Фазылҗанов үзенең 45 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә иҗади коллективлар һәм халык эстрада җырларын башкаручыларның II төбәкара фестиваль-конкурсы булды.

Апрель. 16 апрельдә Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында "Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты" дигән темага семинар узды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбаклар тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге, ТР Керәшен иҗтимагый оешмасы бергәләп оештырды.

"Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсе идарәсенең чираттагы утырышында яңа җитәкче сайланды. Бертавыштан, Светлана Максимова кандидатурасы расланды. Александр Долгов исә, аспирантурада укуын, башка нагрузкаларының да күп булуын исәпкә алып, аны бу вазифадан азат итүләрен сорады.

Казан керәшен оешмасының Ветераннар Советы члены Петр Ефимов "Керәшен җортын торгызыйк" дигән хат белән чыккан иде. Бу язмага җавап итеп, Керәшен оешмасының түбәндәге эчтәлектәге хаты басылды: "Керәшен җорты" бинасын сафка бастыру "Россиядә милли бердәмлекне ныгыту һәм халыкларның этнокультурасын үстерү" Федераль программасы буенча төзелгән капитал инвестицияләр белән тәэмин ителергә тиешле проектлар исемлегенә кертелгән. Федераль бюджеттан бирелергә тиешле сумма бинаны тулысынча аякка бастыру өчен кирәкле чыгымның 80 процентын каплаячак". Кызганыч, бу проект-вәгъдә кәгазьдә генә калды.

Язучы, публицист, драматург Нәҗип Асанбаев (Николай Асанбаев) арабыздан китте.

Май. "Бәрмәнчек" ансамбле Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы авылларында концертлар бирде. Нагайбак администрациясе чакыруы буенча, Керәшен оешмасыннан, Керәшеннәрне өйрәнү Үзәгеннән, "Туганайлар" хезмәткәрләреннән торган төркем дә нагайбак җирендә булды.

ТНВ каналы Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова проекты буенча эшләнгән "Кәтүк түти", "Урам уракларым" дигән фильм-концертлар күрсәтте.

Июнь. Әлмәт районы Илтән-Бута авылында, бөтен җолаларын китереп, халыкчан итеп, Тройсын бәйрәмен уздырдылар. Яз башыннан бирле бер тамчы да яңгыр төшмәгән урыннар күп иде. Тройсыннан соң яңгырлар бар җирдә дә явып үтте.

Балык Бистәсе Казаклар Чаллысы авылында яңа чачауник төзеп аруландырдылар.

Азнакайда узган "Чатыр тауда җыен" дигән фольклор фестивалендә Сарман районы Ләке аылыннан "Игәнә" коллективы керәшен халык җырын иң оста башкаручы дип табылды. Аларга, лауреат исеме белән бергә, 15 меңлек сертификат та тапшырылды.

Июль. 5 июль көнне Казан Кремленең "Хәзинә" күргәзмәләр залында "Керәшеннәр сәнгате" дигән күргәзмә ачылды. Әлеге чара "Мәдәни универсиада" программасына кертелгән иде.

Мамадыш районы Җөри авылында чираттагы Питрау бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә универсиада кунаклары да кайтты.

Татарстанның халык артисты җырчы Лидия Әхмәтовага "Россия Федерациясенең атказанган артисты" исеме бирелде.

Август. Зеленодольск районы Ильинка авылы янындагы нарат урманы тыюлыгында "Айбагыр" этнолагере чираттагы - икенче сменасын оештырды. Быел монда республиканың төрле районнарыннан җыелган 70 бала ял итте.

Алабуга шәһәренең Шишкин буасы янындагы Яшьләр стадионында өч көн буена Спас ярминкәсе гөрләде. Монда җаның ни тели - барысын да табарга була иде.

28 август көнне Башкортстан Республикасы Бакалы авылының Троица храмы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Керәшен фольклор ансамбльләренең фестиваль-конкурсы да шул көнгә туры килде.

Озакка сузылган яңгырлар нәтиҗәсендә, Нагайбак районындагы Париж авылын су басты. Зыян күргән карендәшләребез өчен ярдәм фонды оештырылды.

Сентябрь. Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә олимпия, дөнья чемпионы, легендар спортчы Федор Симашовка багышланган музей ачылды. Ул туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды.

19-20 сентябрь көннәрендә Казан һәм Мамадыш шәһәрләрендә "Идел буе һәм Урал төбәге полиэтник киңлегендә керәшеннәрнең музыкаль культурасы" дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда керәшен культурасын ничек саклап калу турында киңәштеләр.

Октябрь. Чаллыда "Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә православ ярминкә булды. Беренче тапкыр керәшенчә служба алып барылды.

Казан керәшен мәктәбенә 150 ел тулу уңаеннан, "Урта Идел һәм Урал буе төбәкләрендә яшәүче халыкларны укыту һәм дини агарту" дигән темага фәнни-практик конференция оештырылды. "Традиционная и современная культура кряшен: история и перспективы" - шундый исемдә түгәрәк өстәл үткәрелде.

Ноябрь. Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында 7 ноябрьдә Алабуга художнигы Илья Максимовның "Минем дөнья" дип аталган күргәзмәсе ачылды. Килүчеләр үзе борынгы, үзе серле, үзе җырлы, үзе сагышлы керәшен дөньясы чагылган картиналар белән таныштылар.

"Иван Максимов һәм СССРда керәшен хәрәкәте" дигән темага фәнни конференция үтте.

15 ноябрьдә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев беренче тапкыр сольный концерт бирде.

28 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында "Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның этномәдәни мирасын саклауда мәгариф системасының роле" дип исемләнгән республика семинары узды.

Казанда "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" исеме астында I милләтара яшьләр форумы булды. "Бәрәкәт"тән дә бер төркем яшьләр катнашты.

13 ноябрьдә "Керәшен сәнгате" күргәзмәсе ябылды.

Керәшен авылларындагы берничә часовня, чиркәү яндырылу сәбәпле, Республика Прокуратурасы җинаять эше кузгатты. Бу вакыйга республика җәмәгатьчелеген хафага салды. Юк ителгән храмнарыбызны яңадан торгызу буенча бүгенге көндә конкрет эшләр алып барыла.

Декабрь. 6 декабрьдә Питрәч районының Туган якны өйрәнү музеенда шагыйрь, язучы, журналист Павел Апушевны искә алу кичәсе булды.

22 декабрьдә "Бәрмәнчек" ансамбле үзенең юбилей сезонын ачты.

Әлегә шулар. Елның соңгы көннәрен бары сөенечле хәбәрләр, игелекле гамәлләр генә бизәсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: