Туганайлар

Скрипка кылларын тибрәтүче Даниловлар

Балачакта күңелгә уелып калган истәлекләр гомер буена онытылмый. Еллар үткән саен, алар тагын да ачыла төшеп, аермачык булып күз алдына килә. Авылдашыбыз Михаил дәдәй Даниловның скрипкада, мандолинада уйнавы да, беренче тапкыр ничек ишетсәк, шул рәвешле колакта яңгырап тора. Бәләкәй чакта без, малайлар, аның каян шулай өйрәнүе, шундый затлы музыка коралларын...

Микайла дәдәйнең әтисе - Василий Данилович яшьтән моңлы бала була. Үз куллары белән тынлы уен кораллары ясап, аларда уйнап үсә ул. Яше җитеп, армиягә хезмәт итәргә алынгач, аны Мәскәү Кремлен саклаучы махсус дивизиягә билгелиләр. Кәгазьдә аның турында язылганнар белән танышкач, Василийны шушы дивизиянең тынлы оркестрында уйнаучы музыкант итеп куялар. Бу - патша заманында була. Музыкант-солдатка ул вакытта башкаларның төшенә дә кермәгән суммада - аена 25 тәңкә күләмендә пособие бирелә. Тиешле срогын тутырып, туган авылы - Сарсаз-Багражга кайтканда, аның күкрәк кесәсендә шактый акча җыела. Шушы акчага, авылда беренчеләрдән булып, таш йорт җит-керәләр, каралты-кура торгызалар, маллар алалар. Тормышы мул, нигезе ныклы була барган саен, Бәчели дәдәйнең күңелендәге бәргәләнү, борчылу арта гына бара. Андый чакларда, кулына скрипкасын алып, су буйларына төшеп китә ул. Борчылган җанына скрипкасын иптәш, сердәш итеп, сәгатьләр буе шунда уйнап утыра. Әйтерсең, язмышында аны ниләр көткәнен сизенеп, йөрәге чарасызлыктан өзгәләнә.


30 нчы елларда колхоз төзелә башлагач, авылда беренчеләрдән булып, аның йортын туздыралар. Балаларын, хатынын җимерек кенә каравыл өенә куып чыгарып, нигезләрендә совет йорты ясыйлар. Йорт хуҗасын Себергә җибәрәләр. Биш елдан соң качып кайт-канмы, әллә үпкә чире көчәйгәч, барыбер үлә, дип "списәйт" иткәннәрме - 1935 елда авылына кире кайта. Бәчели дәдәй, санаулы гына калган көннәрен җимерелеп җиргә сеңгән каравыл өендә үткәреп, мәңгелеккә күзләрен йома. Улы Микайла ул чакта әле бик кечкенә булса да, әтисенең һөнәре аңа күчеп кала. Ул үзен белә белгәннән бирле мандолинада, скрипкада уйный.
Микайла дәдәй мәк-тәпне тәмамлагач, Казанга барып, музыка белгечлеге буенча укырга керү турында хыяллана. Чаллы пристанена төшеп, пароходка утырам, дигәндә генә, чыгып торган бер тимергә эләгеп, чалбар төбе умырыла. Бердәнбер ыштан, икенчене табу турында уйлыйсы да юк... Зур итеп җамау салынган чалбар киеп, Казан музыка училищесына барырга ояла. Шул урында музыкант булу хыялы белән бөтенләйгә саубуллаша.
Колхоз оештыручылар музыка уен коралларына тимиләр. Даниловлар нәселендә алар буыннан-буынга тапшырылып килә. Музыка коралларында уйнау сәләте дә берсеннән берсенә күчә бара. Микайла дәдәйнең уллары шәп итеп баянда уйный, ә оныклары скрипка серләренә өйрәнә. Микайла дәдәй бүгенге көндә Даниловлар нигезендә ялгыз гына яши, тормыш иптәше Анна түтинең гүр иясе булуына инде байтак вакыт үткән. Моңаерга да, сагышланырга да вакыты җитәрлек аның. Кулына скрипкасын алып, аның кылларына кагылганда, ерак балачагы, түгәрәк семья булып яшәгән вакытлары, әтисе мандолина чирткәндә, бөтенесе аның янына җыелып, музыка тыңлаулары күз алдына килә. Күңелен рәхәтлек тә, кыенлык та бирә торган бер моң биләп ала. Шул чакта, күзләре яшьләнеп, бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри. Йөрәге яралы музыкант үзе уйный, үзе җылый. Мондый чагына туры килсәң, ул сине күрми дә, белми дә. Күңеле белән ул әллә кайларда йөри, хыял канатларында оча...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: