Туганайлар

Сагыналар аны якын дуслар

17 март көнне Тукай районы Мәләкәс авылы мәктәп базасында СССРның авыр атлетика буенча спорт мастеры, Россия һәм Татарстанның гер күтәрү чемпионы, күп тапкыр татар-башкорт көрәше буенча республика батыры - Василий Николаев истәлегенә көрәш ярышлары оештырылды. Анда тукайлылар һәм күрше районнардан килгән 1994-95 елгы егетләр бил алышты.

- Яшьләр көрәшен карарга килүчеләр арасында Василий Николаевның авылдашлары, ветеран спортчылар, Зәй районы вәкилләре дә бар иде. Әтиләре истәлегенә багышланган ярышка Василий Николаевның улы Василий һәм кызы Светлана да килде. Алар спортчы әтиләрен җылы хисләр белән искә алдылар. Чараны оештыручыларга тирән рәхмәтләрен җиткереп, көрәшче егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Василий Николаев Зәй (элеккеге Чаллы) районы Урта Пәнәче авылында туып үскән. Югары Пәнәче авылына йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Бигеш урта мәктәбен бетерә. Кечкенәдән спортны үз иткән малай биредә спорт секциясенә йөри. Мәктәп укучыларының зона ярышларында катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтә. 1966 елның көзендә хәрби хезмәткә алына. Һәр иртәсен физик күнегүләр белән башларга өйрәнгән егет монда да спорттан аерылмый. Командирлары Көнчыгыш Германиядәге совет гаскәрләре төркеме беренчелегенә зона ярышларына, ике дә уйламый, старшина Николаевны җибәрәләр. 70 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясап, ул финалга чыга һәм элек тә чемпион калган спорт мастерын егып, өч балл өстенлек белән җиңүче була. Күп тә узмый, аны ирекле көрәш ярышларына чакыралар. Анда да ул келәмдә үз авырлыгындагы көндәшләрен җиңеп, беренче була.

1969 елны Василий яхшы хезмәте өчен күкрәге тулы значоклар белән туган авылына кайтып төшә. Авылларда Сабантуйлары башлана. Барлыгы унбер сабантуенда бил алышып, батыр кала ул. Кызыл Чапчак Сабантуе келәмендә Түбән Кама якларында данлыклы көрәшче булган Николай Гурьянов белән очраша. 100 килограмм авырлыктагы батырны күтәреп екканнан соң, яңа батыр сыртына мөгезле эре тәкәне салып, мәйдан әйләнә. Әлеге ике батыр кул кысышып, гомер буена дуслар булып калалар. Шул елның көзендә Чаллы районы беренчелегенә ярышлар оештырыла. Анда да Василий район чемпионы була һәм Казанга Муса Җәлил призына узачак ярышка юллама ала. Бу ярышта үз үлчәү авырлыгында икенче урынны яулый, бу аның беренче тапкыр олы келәмгә чыгып республика күләмендә танылуы була. Аннан соң да бу төр ярышларда өч тапкыр чемпион исеме алып, истәлек медале белән бүләкләнә.

Василий Николаев 1970 ел башында КамАЗ төзелешенә килә. Биредә үзе кебек спорт яратучы егетләр белән гер күтәрү осталыгына өйрәнә. Авылда чагында ук ике потлы герне 36 тапкыр күтәргән егеткә техниканы үзләштерү кыен булмый. Шулай итеп ул Казанның спорт сараенда гер күтәрүчеләр ярышына килеп эләгә. Рекордчы Юфәр Ибраһимовны оту өчен ким дигәндә, бер кул белән герне 80 тапкыр күтәрергә кирәк. Рәсми ярышта беренче тапкыр 100 чиген үтеп, ул Татарстанның һәм Россиянең гер спорты буенча чемпионы дип таныла. Бу исемне тагын 1971 елда кабатлый. Гомумән алганда, Василий Николаев 1970-72 елларда Татарстанның, 1970-71 елларда Россиянең гер спорты буенча чемпионы була, аңа РСФСРның спорт мастеры исеме бирелә.

1970 елда Югары Пәнәчедә яңа урта мәктәп ачыла. Мәктәп директоры Фалис Вәлиев Василийны физкультурадан укытырга чакыра. Дәртләнеп эшкә керешә егет. Күнегүләр өчен кирәк-яраклар кайтартып, спорт секциясе оештырып җибәрә. Мәктәптә җиңел атлетика, көрәш, гер күтәрү алга китә. Күп төрле районкүләм ярышлар биредә үтә. Әлеге чорны Василий Порфириевич хезмәт юлының иң уңышлы, чәчәк аткан вакыты дип санаган, ул тәрбияләгән егетләр арасында РСФСР чемпионы исемен алучылар булган. Тынгысыз спортчы штанга күтәрү буенча да шөгыльләнә. 1974 елда Татарстан спортчылары спартакиадасында катнашып, 160 килограммлы штанганы күкрәгеннән баш өстенә күтәреп, Татарстан чемпионы исемен ала. Бу дәрәҗәне 1977 елда да яулый. Үз үлчәвендә аңа республика чемпионы, СССРның спорт мастеры дигән исем бирелә.

Гер, штанга күтәрүдә зур уңышларга ирешсә дә, Василий Николаев күңеле белән чын көрәшче һәм тренер булып калды һәм ул якташлары, үзе тәрбияләгән спортчылар арасында мәңге шундый максатчан, көчле һәм гадел булып сакланыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: