Туганайлар

Палочка-выручалочка

8 Март уңаеннан, редакциябезгә хатын-кызларга багышланган байтак хатлар килде. Анда яраткан кешеләрен матур чәчкәләргә дә, ел фасылларына да, төрле могҗизаларга да охшатучылар бар.

Безнең әниебез Елена Чернова Зәй районы Урта Баграж авылында туып үскән. Гомерлек ярын - әтиебез Валентин Степановичны да туган авылында тапкан. Әти армиядән кайткач ук өйләнешәләр алар. Чаллы педагогия институтының икенче курсында укыганда беренче кызлары туа. Чиратлаша-чиратлаша бала карап, берсенә заводка, икенчесенә укырга йөрүләр җиңел булмагандыр. Ничек кенә авыр булмасын, әниебез укуын ташламый, читтән торып укуга да күчми. Укытучылар биргәнне 100 проценты белән сеңдереп бара. Педагогик юлдан беркайчан да тайпылмаячагын күңеле белән тоя ул. Әниебез кебек балаларны шулай нык яратучы тагын берәү бар микән?! Бусы - үзенеке, бусы - чит бала, дип аеруны ул бөтенләй белми. Барысы да - аныкылар.
90 нчы еллар башы. Әниебез Чаллы шәһәренең "Гөлчәчәк" исемле балалар бакчасында эшли. Шул чакта керәшеннәр дә, үзләренең барлыкларын белгертеп, төрле урыннарда җыелышалар. Үз-ләрен борчыган проблемалар хакында сөйләшәләр. Шул елларда керәшен балалары өчен атна көн мәктәбе оеша. Бу мәктәп эшчәнлегендә әниебезнең дә өлеше зур булды. Безне җитәкләп, шәһәрнең бер башыннан икенче башына дәресләргә, керәшен чараларына, бәйрәмнәренә йөртте ул. Мондый җыелышлар уздыру директорлар өчен дә проблемалы булгандыр. Ник дисәң, җыелу урыннары гел үзгәреп тора иде. Керәшен җыруларын, биюләрен өйрәтеп, безне бер конкурстан да калдырмаска тырышты. Үзе эшли торган балалар бакчасында да татар телендә бик күп чаралар оештыра иде. "Озын толым", "Чишмә", "Күңел көзгесе" кебек бәйрәм-конкурсларда катнашып, шәһәр буенча гел алдынгы урыннар алуга иреште. Шулар белән бергә, керәшен бәйрәмнәре буенча сценарийлар төзеп, төркемнәрдә Чаллы тәрбиячеләре өчен "Тройсын", "Нардуган" кебек бәйрәм күренешләре дә күрсәтте ул. Бу бәйрәм постановкалары Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы сәхнәсендә дә куелды. Әниебез бала җанлы булу өстенә, гомер буе шундый чын керәшен җанлы педагог булып яши. Узган елның көзендә шәһәрдә узган "Супер - әби" конкурсында катнашып җиңүче булды. Тормышта, өйдә аның уңганлыгын, яхшы әни, әби икәнен белеп торсак та, сәхнәдә үз-үзен тотышын, искиткеч матур чыгышын күреп, әниебезне башка яктан да ачтык. Аңа карап сокланып утырдык. Ул "Иң грациоз әби" номинациясендә җиңде, өч диплом, бер кочак чәчәкләр алды. Без - аның кызлары да, әниебез юлын сайлап, педагог-лар булдык. Әниеңнең көчле шәхес булуы балалары өчен кайчан кыенлыклар да тудыра икән. Эшләребезне, гамәлләребезне, булдыклылыгыбызны әнинеке белән чагыштырырга туры килә. Аннан калышмыйм, дисәң, хәлдән таярга кирәк... Әнә шундый "көйсезлекләре" дә бар әле аның...
Эшенә бирелеп, өен, семьясын онытучылар рәтенә керми ул. Уңган хатын, бөтен нәрсәгә өлгерүче әни, тәрбияче әби дигән мактаулы вазифалары бар аның. Бәйләү, чигү кебек үнәрләре белән дә күпләрне гаҗәпләндерә ул. Үз әниеңне болай итеп мактау, бәлки, тыйнаксызлык билгесе булып күренер. Бу очракта аны, әни булудан бигрәк, менә шушылай бөтен яктан килгән керәшен хатыны итеп күрсәтәсе килә. Яшерен-батырын түгел, безнең халыкка карата кайвакыт кимсетүле сүзләр дә ишетергә туры килә. Үзегезнеке дип әйтерлек нәрсәгез бар соң сезнең, диючеләр дә очрый. Менә шундыйларга: "Керәшеннәр арасында безнең әниебез кебек, һәр яктан уңган, гүзәл затлар да күп", - дип әйтәсе килә. Безнең өчен әйбәт әни булса, эш урынында йөзләгән балага иң әйбәт "апа", коллективында хөрмәтле методист, шуның өстенә "палочка-выручалочка" ул. Әниләр бәйрәме белән сине, кадерле кешебез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: