Туганайлар

Мәктәбем – моңлы бишегем

Казан шәһәре Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбенең "Мирас" балалар фольклор аксамбле чыгышлары күпләргә таныш. Әлеге мәктәп күп еллар төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар алып килә. Даны чит илләргә дә мәгълүм икән. Бу мәктәпне 20 ел элек оештыручы, шул гомердән бирле аның алыштырмас директоры - карендәшебез Роза Андреевна Макарова.

Роза Андреевна бүген дә, гадәттәгечә, мәктәпкә ашыгып килде. Һәр әйберне күзеннән кичермәсә, күңеле тыныч булмый аның. Укытучылар, хезмәткәрләрнең тормышы белән дә кызыксынып тора. Аларның өендә тынычлык булмаса, эше дә уңышлы бармый, күңеле сәнгатьтә булмый бит. Ә директор боларның барысын да аңлый. Роза Макарова 20 ел буе мәктәбен җитәкләү дәверендә һәр эш көнен коллективның сулышын тоюдан - анда эшләүчеләрнең саулыгын, хәлен белешүдән башлый. Ул аларга остаз буларак киңәшләрен бирә, балалар күңеленә ачкыч табу серләрен өйрәтә. Коллектив зур, йөздән артык кеше эшли. Алар меңнән күбрәк балага сәнгать дөньясына килү юлын күрсәтә. Аңа әнә шулкадәр җаваплылык йөкләнгән. Шундый зур мәктәпнең барлык оештыру эше аның иңендә бит. Инде озак еллар барысына да өлгерергә вакыт та, мөмкинлек тә таба белә ул.

Балачак сынаулары

Роза 1941 елда Алексеевск поселогында Мария Никитична һәм Андрей Филиппович Макаровлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе аның тууына сөенеп, сабыйны бишек җырлары белән багалар. Мария түти моңлы тавышлы җырчы була. Аны икенче Галия Гафиятуллина дип йөриләр. Андрей дәдәй НКВД начальнигы булып эшли, бик оста гармунчы да була. Әнә шундый музыкаль гаиләдә туу Розаның күңеленә бишектә үк моң сеңдергән, күрәсең.
Моңлы гаилә яши торган өй бусагасыннан бер көнне олы хәсрәт керә. Андрей Филипповичны вазыйфасын үтәгәндә атып үтерәләр. Эш болай була. 1942 елда немецларга сатыл-ган үзебезнең кешеләрдән торган төркемне Алексеевск районындагы сөт-май заводларын шартлатырга җибәрәләр. Диверсантлар киләсе НКВД начальнигына алдан хәбәр ителә. Андрей дәдәй аларны кулга алу чараларын күрә башлый. Ничек тә районда зур бәла-казаны булдырмау өчен тырыша. Ул төзегән план буенча эш уңышлы чыга. Барлык диверсантлар да кулга алына. Андрей Филиппович атаманнарыннан үзе сорау алырга була. Кабинетына алып керергә куша. Кулга алганда, аны тентеп тикшермәгән булганнар, күрәсең, бүлмәгә кереп, начальник янына килеп баскач, куеныннан револьвер чыгарып, Макаровка атып җибәрә. Шунда ук тәрәзәдән сикереп, чыгып та кача. Ә Андрей Филиппович шунда җан бирә. Дөрес, аңа атучыны тоталар һәм ул җәзасын ала. Әмма Мария түти сөекле кешесен, берсеннән-берсе кечкенә өч бала газиз әтиләрен югалта. Розага бу вакытта бары җиде ай гына була әле.
Бер анага өч баланы ашату, киендерү җиңел булмый. Мария түти төрле эшләрдә эшләсә дә, балаларны тук, өсләрен бөтен итәргә җитми.
Бу - Андрей Филипповичның энесе Нурлат районының Чурабатыр авылында колхоз председателе булып эшләгән вакыт.
- Сез авылга кайтыгыз, монда ач булмассыз, - дип, ул әлеге гаиләне үз янына чакыра.
Шуннан соң Макаровлар гаиләсе Чурабатыр авылында төпләнә.
Урман эченә урнашкан авыл, чыннан да, ач итми гаиләне. Шуның өстенә, матур урман кочагында утырган авыл нәни Макаровларга табигать биргән сәләтләрен тагын да арттырырга булышкандыр әле. Урман шаулавы, төрле кошларның өздереп сайравы үзе бер табигый симфония бит.
Макаровларның өчесе дә - Валентина, Марс, Роза - музыкага сәләтле булалар. Бигрәк тә, Марс аерылып тора (хәзер танылган композитор Марс Макаров). Ул дүрт яшендә тальянда уйный башлый.
Чурабатыр Казаннан ерак урнашкан булса да, аңа танылган артистлар еш киләләр. Сәләтле, үзенчәлекле Макаровлар гаиләсен дә күреп алалар. Марсны шул вакытта ук сәхнәгә чакырып, гармунда уйнаталар. Шулай бер көнне авылга концерт куярга килгән бер музыкант болай дип әйтә:
- Мария түти, Сез Казанга күчеп килегез. Балаларыгыз тумыштан талантлылар бит. Монда алар ачыла алмыйча, югалып калырлар. Ә калада мөмкинлекләр башка. Үзебез дә ярдәм итәрбез.
Бу сүзләр Мария Никитичнага уй сала. Казанга күчү турында ул элек тә уйлаган була. Әмма анда кая барып төпләнергә? Ул Казанда яшәүче туганы белән киңәшләшә. Шуннан соң аларга күчеп тора башларга дигән фикергә киләләр.
Роза 12 яшендә Казан кызы була. Балалар шәһәрнең 26 нчы татар мәктәбендә белем ала башлыйлар.
Казан бу гаиләгә зур мөм-кинлекләр ача. Балалар музыка мәктәбендә дә укыйлар.
Марс белән Розаны композитор Рәис Сафиуллин үзе укырга чакыра. Монда да бу сәләтле балалар сынатмый. Роза танылган музыкант Екатерина Соколовада пианинода уйнарга өйрәнә.
Роза урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Казан педагогия институтының музыка факультетында белем алып, музыка укытучысы булырга карар кыла. Күңелле студент елларын ул хәзер дә сагынып искә ала. Иҗат дәрте зур, күңелләре моң тулы булган яшьләр төрле чараларда актив катнаша. Диплом алгач, Роза Тәтеш педагогика училищесына музыка укытырга китә.

Ярату Казанга тарта

Яшь кыз укытучылык эшен яратып башкара. Укучыларының үзенә тартылуларын күрү аңа яңадан-яңа көч-дәрт бирә. Ә менә күңеле, җыр-моң хисләренә төренеп, үзенә тиң пар ярын эзли. Ул кешем минем керәшен егете булса иде, дигән уй Розаның күңелендә яши. Һәм бер көнне Ходай аны Кирилл исемле егет белән очраштыра. Бер күрүдә гашыйк булуның нинди хис икәнен алар икесе дә әнә шул беренче очрашуда ук аңлыйлар.
Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында туып-үскән озын буйлы, пөхтә, киң күкрәкле, югары белемле Кирилл Мамаков күп кызларны сокландырырлык егет була. Әмма Розаны күргәч, аннан аерыла алмый. Кирилл белгечлеге буенча химик, шуның өстенә гармунчы да, җырчы да икән. Әнә шундый музыкаль сәләтләре аларның күңелләрен бер-берсенә тагын да якынайта. Шуннан соң Розаның күңеле Казанга тартыла. Яллар җитүгә, ул әнисе янына ашыга. Дөресрәге, сөйгән ярын күрергә тели. Бераз очрашып йөргәч, Кирилл белән Роза гаилә корырга килешәләр. Бу җырлы-моңлы гаилә беренче көннәреннән үк, күпләргә үрнәк булып, тату яшәп китә. Кирилл фәнни эш белән шөгыльләнә, химия фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Икесе дә музыкага гашыйк җан булганга, алар кызларына Лира дип исем кушалар. Кызларын укытып, яхшы кеше итү өчен, барлык көчләрен куялар. Ул да әти-әнисе йөзенә кызыллык китерми. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, музыкант була. Менә 17 ел инде гаиләсе белән Америкада яши.
Кызганыч ки, 7 ел элек Кирилл дәдәй авырып, бакыйлыкка күчә. Роза Андреевна бүген аның якты истәлеген саклап, аның белән үткән бәхетле гомерен сагынып яши.

Ул чын укытучы

Роза Андреевна кияүгә чыккач, Казан шәһәренә кайтып, үзе укыган 26 нчы татар мәктәбенә җыр укытучысы булып эшкә урнаша.
- Безнең Марс сәхнәгә тартылды. Ә мин, ни өчендер, балалар белән эшләүне яраттым. Киләчәк буынга музыка серләрен өйрәтү, аларны сәнгатькә тарту күңелемә хуш килде. Мин мәктәпне икенче моңлы бишегем итеп тойдым. Хәзер дә шуның өчен бөтен көчемне куям, ди Роза Макарова.
Иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүчән, яңага омтылучан була, шундый тынгысызлык кына аңа эшендә уңыш китерә.
Роза Андреевнага да хас бу сыйфатлар. 1978 елдан бирле Идел буе районы мәктәпләрендә эшләү дәверендә ул үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә шактый зур уңышларга ирешә.
Аны музыка мәктәпләренә балаларның аз йөрүе, яисә аларны ата-аналарының көчләп диярлек йөртүләре борчый. Ничек тә балаларның үзләре теләп мәктәпкә йөрүләренә, дәресләрдә күңел биреп тыңлауларына ирешергә кирәк-леген яхшы аңлый ул. Һәм үз фикерләрен әйтеп, җитәкчеләргә хатлар юллый, киңәшмәләрдә чыгышлар ясый. Дөрес, бездә яңа фикерне тиз генә күтәреп алмыйлар. Шулай да, тора-бара, Роза Андреевнаның оештыру сәләтен күреп, аңа үз идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлекләр бирелә.
1993 елда Роза Андреевна Идел буе районында балалар сәнгать мәктәбен оештыра. Ул аның исемен генә түгел, җисемен дә үзгәртә. Мәктәпкә балаларны күпләп тарту өчен, биредә эшне яңалыклар кертүдән башлыйлар. Роза Андреевна төрле класслар булдырырга тәкъдим итә. Болар - хореография, костюмнар театры, балет, милли уен кораллары - курай, кубыз, тальян, гармунда уйнау, фортепианода уйнау класслары. Шулай итеп, мәктәпкә йөрүче балалар саны елдан-ел арта башлый. Мәктәптә дистәләгән балалар ансамбльләре оешып, шәһәрдә, районнарда узучы төрле чараларда уңышлы гына чыгышлар ясый башлыйлар. Әнә шулай итеп оешкан "Мирас" фольклор, "Кураж", "Вдохновение" бию ансамбльләрен хәзер республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр.

"Мирас" балалар фольклор ансамбле


Зур уңышларга җитәкче үзе генә ирешә алмый. Барысы да белгечләргә, кадрларга бәйле. Сәләтле кеше генә оста укучы тәрбияли ала, дигән әйтемне Роза Андреевна эшендә девиз итеп алган. Ул мәктәпкә балаларны укыту эшендә танылган шәхесләрне тартырга була. Идел буе районы сәнгать мәктәбендә республика халкына сәхнәдә үзен таныткан кешеләр эшли башлый. Композиторлар Марс Макаров, Шамил Шәрифуллин оста баянчылар, гармунчылар әзерләүгә үзләреннән күп көч куялар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Жанна Суханова балет дәресләре бирә. Шулай ук пианист Рузидә Габдуллина, җырчы Эльвира Сәләхова да әлеге мәктәптә балаларга сәнгать дөньясына юл ачарга булыша.
Роза Андреевна мәктәбендә укучы балалар ансамбльләре Төркия, Кипр, Болгария, Финляндиядә булып, уңышлы чыгышлар ясаганнар.
Быел алар Франция һәм Испаниядә үзләрен күрсәтеп, тамашачыны сокландырганнар. "Мирас" балалар фольклор ансамбленең керәшен, Әстерхан татарлары биюләрен французлар аеруча яратып кабул иткәннәр.
Тынгысыз җанлы Роза Андреевна һаман эзләнүдә. Моннан берничә ел элек ул Казанда зур сәнгать мәктәбен төзү тәкъдиме белән чыга. Аны салу өчен җир бүлеп бирелә. Роза Андреевна үзе архитектор, белгечләр табып, проект эшләтә. Әмма, ни сәбәпледер, төзелеш эше әлегә тоткарланып тора. Үз эшенең дөреслегенә ышанган, тәвәккәл Роза Андреевна ничек тә яңа мәктәп төзүне хәл итәчәгенә ышана.
Роза Макарованың хезмәтләрен хөкүмәт тә югары бәяләгән. Ул Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек булган. Ә 2006 елда Татарстанда "Ел хатын кызы" дип табылган.
Адәм баласы, яңа көн туган саен, киләчәккә планнар кора, үткәннәрен барлый. Роза Андреевнаның үткәне артында зур хезмәт җиңүләре, ә киләчәккә аны, маяк булып, якты уйлары дәшә. Һәр иртәне ул җыр-моң бишегендә тирбәлгән мәктәбенең ишеген ачып керүе, коллегаларының нурлы йөзләрен күрүе, балаларның дәртле авазларын ишетүе белән бәхетле. Бу бәхете озын гомерле булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: