Туганайлар

Әҗмәк Кулибины

Мамадыш районы Әҗмәк авылына (рәсми исеме - Васильево) туганнарыма кунакка баргач, чәй эчеп утырганда, өй турыннан бер сәер транспорт узып үтте. Минем гаҗәпләнгәнемне белгән кебек, тагын бер карап кал инде дигәндәй, шул арада тагын әйләнеп узды бу. Минем сәерсенеп караганымны өстәл артындагылар да аңлап алды булса кирәк, серле елмаеп, минем...

- Безнең авылда менә шундый машиналар да йөри, - дип горурланган кыяфәт чыгарып куйды Питер дәдәй.
- Безнең авылның Кулибины ясый андый машиналарны, Толя ул, Андреев, - дип ачыклык кертте улы.
Миңа кызык булып тоелды. Үз кулы белән сәер машиналар ясаучы кем икән ул, кем булып эшли? Андреевларга барганчы ук аның трактор да, кычыткан чапкычы да ясаганын белеп алган идем инде.
Өйләрен тиз таптым. Тыйнак һәм җыйнак кына авыл өе. Ишегалдында мин күреп калган "таныш" транспорт. Халык телендә "Буран" дип йөртәләр аны. Ишегалдының түрендә тагын бер сәер транспорт тора. Монысы тәгәрмәчле. Хатын-кыз башым белән ишегалдындагы техниканы карап йөрүем сәер тоелгандыр инде, шул арада, елмаеп, Толя үзе дә ишегалдына килеп чыкты. Аңа тәрәзәдән карап калуымны да, эзе буенча килүемне дә әйттем. Кызыксынган кешенең сораулары да бер-бер артлы туып тора. Ә җаваплар сорауларга караганда бермә-бер кызык. Таныш "Буран"ның моторы "Муравей" мотороллерыныкы булып чыкты, корпусы "Ява" мотоциклының коляскасы икән. Язуына кадәр тора әлеге "иномарка"ның. Эретеп ябыштыру җайлан-масын да үзе маташтырган.
- Бу транспорт белән ауга чыгасызмы? - дип сорыйм, авылда аучылар да барын белеп.
- Юк, ау белән шө-гыльләнмим, киек-җәнлеккә ата алмас идем мин, - дип җавап бирә ул. - Менә монда зур бидоннар урнаштырам да, кыш көне рәхәтләнеп су ташыйм. Хатынга да җиңел, үземә дә рәхәт бер җилдереп кайту.
Авылда су уздырылмаган икән, дип уйлап куям, урамда колонкалар күргән идем шикелле, югыйсә?..
- Ә менә монысы кечкенә трактор, моның белән суны җәй көне ташыйм, вак-төяк йомышка да, күрше авылга барып килергә дә, 1-2 уфалла печән салып кайтырга да ярап тора, - дип елмая Андреев, - монысының "йөрәге" - "Дружба" пычкысы моторы икән.
Койма артындагысы - тракторның зурысы. Анысын да үзе җыйган. Тик монысының функцияләре зуррак: бер йөк печән дә, бер юл утын да сыйдырышлы.
Авылда эш юк, колхозлар күптән беткән. Кайчандыр "Маяк" колхозының буш ферма биналары моңаеп утырган авылда печәнне чалгы айкап, җан тиреңне түгеп кенә әзерли торганнардыр инде дип уйлап кына бетердем, Толя мине тагын бер таныш түгел техника янына алып килде. Минем фикеремне укыгандай, таныштыра да башлады:
- Монысы печән чабу җайланмасы. Бик уңайлы, тау буеннан да йөри, чокырга да төшеп менә. Печәнне чабып кына китми, чәчеп тә бара. Чапканнан соң сәнәк тотып таратып йөрисе дә юк. Монысының моторы белән кызыксынмасам да сиздем: "Дружба" пычкысыныкы. Җыйнак кына машинага артык зур мотор кирәкми дә.
- Бу кадәр тимер-томырны каян җыеп бетерәсез? Бу сорауны аңа һәркем бирә торгандыр.
- Кайда тимер күрәм, алып кайтам. Үзләре үк: әллә кайчаннан бирле эшләми әрәм ята, килеп алып кит әле, җан кертерсең ичмасам, дип биреп җибәрүчеләр дә була. Элек тимер-томыр табу җиңелрәк иде, хәзер алай түгел шул, - дип куя Толя.
1967 елда туган Анатолий Павлович Андреев урта мәктәпне тәмамлагач, авылда калырга карар кыла. Берәр техник белем алса да начар булмас иде аңа, тик маллар асрап, дистәләгән умарта тотып, эретеп-ябыштыру аппараты белән кешеләргә койма-капка ясап көн күрүне кулайрак күрә.
- Самолёт кына ясыйсыгыз бар инде, - дидем мин аңа, аерылышу алдыннан шаяртып.
- Ә минем андый исәп тә юк түгел. Әйбере генә булсын. Бар безнең авылда бер лётчик, ул кайтканда сөйләшеп карыйсы килә килүен, - диде ул, әллә шаяртып, әллә чынлап.
Андреевладан киткәч, авылга су кергәнен дә, тау башыннан бәреп чыккан чишмәдән, тоташ савытлар принцибы буенча, электр энергиясе тотмыйча, авылга су уздыруны, бертуган тутасының малайлары белән бергәләп, Толя эшләгәнен дә белдем. Бер тиен алмыйча, авылдашларының "зур рәхмәт"енә генә эшләвен ишеткәч, сәер булып китте. "Рәхмәт" кә генә яшәп булса икән ул.
Ә ул саф сулы, тирә-якта дәвалау үзлекләре белән даны киткән чишмәдән суны үзе теләп ташый икән.
Менә шундый шәп рационализатор җегет яши Әжмәктә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим