Туганайлар

Мишә буе аны хәтерли

Соңгы айларда бөтен дөньяда барган вакыйгалар безне үзгәртте, уйларга, фикер йөртергә, тарихыбызга ихтирам белән карарга өйрәтте. Күптән түгел Интернеттан бер гыйбрәтле "кызык" укыдым. Бер "иностранец" сөйли, имеш: "Төне буена урыслар белән эчтек. Алар миңа илләренең беткәнлегеннән, властьларының бернигә ярамаганлыгыннан зарланды. Инде таң атканда үзләре белән килешеп беткән идем - тоттылар...

Соңгы айларда бөтен дөньяда барган вакыйгалар безне үзгәртте, уйларга, фикер йөртергә, тарихыбызга ихтирам белән карарга өйрәтте.
Күптән түгел Интернеттан бер гыйбрәтле "кызык" укыдым. Бер "иностранец" сөйли, имеш: "Төне буена урыслар белән эчтек. Алар миңа илләренең беткәнлегеннән, властьларының бернигә ярамаганлыгыннан зарланды. Инде таң атканда үзләре белән килешеп беткән идем - тоттылар да ярдылар..."
Менә шулай. Үзебезне күпме тәнкыйтьләсәк тә, ятлардан сүз әйттерәсебез килми. Соңгы айларда илебездә патриотизм хисенең бермә-бер артып, халкыбызның бер йодрык булып туплануы - шуңа мисал. Илебезгә, Бөек Җиңүгә, намусыбызга тел-теш тидерәсебез килми. Шул хис-тойгылар белән, 22 июнь - сугыш башланган көнне Советлар Союзы Герое, Брест каһарманы Петр Гавриловның фотосын "Одноклассники" сайтындагы "Керәшеннәр" группасына куйдым. "Дуслар! Брест каһарманы Петр Гаврилов - безнең карендәшебез, Питрәч ягы керәшене. Туган авылы Әлбәдендә аның музее бар, анда шәхси әйберләре саклана. Сез бу турыда беләсезме?" - дигән сорау куеп, җавапларның өч вариантын тәкъдим иттем. 28 кеше "Әйе беләм", 3 кеше "ишеткәнем бар кебек", 10 кеше "мин моңа ышана алмыйм" вариантын сайлады. 50 кешегә бу тема "ошады". Тагын 9 кеше үзен кызыксындырган сораулар бирде.
Яза торгач, тагын бер "кызык" искә төште. Хуҗа Насретдин "тегендә бушлай прәннек өләшәләр" дип кычкыргач, бар кеше шул якка таба йөгерә башлаган, ди. Хуҗа, бераз аптырап карап торгач, туктале, әллә чынлап та өләшәләр микән, дип, артларыннан торып чапкан, ди. Мин дә, Питрәч районына йомыш белән барган җиремнән, Гаврилов эзләрен үз күзләрем белән күреп кайтыйм дип, Әлбәденгә юнәлдем.
Авыл башында Питрәчнең керәшен оешмасы активистлары - Борис Иванов, Дмитрий Фадеев, Георгий Артемьев, священник Димитрий Сизов каршы алдылар. Әлбәденгә кергәнче үк, бу авылда Советлар Союзы Герое Петр Гавриловнын тууы турында язылган зур стела-плакат тора. Шунда, авыл башында ук, Гавриловның музее да урнашкан. Килгәнен каршылап, киткәнен озатып торучы бина Җиңүнең 65 еллыгына, 2010 елда ачылган. Шәп нарат бүрәнәләрдән, тирә-ягы да җыелган, каралган, чәчәкләргә күмелгән, гөлт итеп тора. Тик эченә кереп, анда ниләр күргәнне укучыларга сөйләргә насыйп булмаган икән. Музейның капкасына ук йозак эленгән иде. Алдан хәбәр итеп куймасаң, музейның ачык вакыты туры килмәскә дә мөмкин икән...
Әлбәдендә П.Гаврилов музее
Бай табигатьле авыл искиткеч матур урынга, Мишә буена урнашкан. Авыл яныннан елга җәелеп, акрын гына ага. Адым саен диярлек изге чачауниклар. Дистәгә тула дисәм, ялган булмастыр. Мәктәбе, клубы булмаса да, авылны бетә димәс идем. "Аборигеннар" янәшәсендә, "яңа керәшеннәр" салган бер, ике катлы йортлар күренә. Авылның үзәк урамы Гаврилов исемен йөртә.
Элеккеге сыер, сарык, дуңгыз фермалары булмаса да, биредә экзотик җан ияләре, страусларны асраучы ферма бар. Аның управляющие Дмитрий Фадеев безгә парлап яшәүче страусларны, аларның инкубатордагы чебиләрен (бәбкәләренме, әллә балаларынмы) күрсәтте. Бирегә бу галәмәтләрне күрергә кеше күп килә икән. Бигрәк тә, балалар. Бүтән районнардан да, Казаннан да килүчеләр бар икән. Страуслардан кала, монда әле "Шайтан" кушаматлы тыңлаусыз ишәк, "Сәет" кушаматлы үзе бик "достоин", үзе бик сөйкемле дөя, "Матрос" кушаматлы шаян пони да бар. Бер сүз белән әйткәндә, бик күңелле ферма!
Авыл эченә үтәбез. Зәңгәр буяуга буялган, сипләнгән кечкенә генә йорт - Петр Гаврилов туып үскән нигез икән. Биредә ул 1915 елга кадәр, Казан керәшен мәктәбенә укырга кергәнче әнисе, тумыштан телсез туганы Сергей белән яшәгән. Бу турыда тәрәз янында беркетелгән мемориал тактада да язылган. Сугыштан кайткач, Петр Михайловичка өе янәшәсендә землянка казып, шунда яшәргә туры килгән. Әсирлектә булып, "сатлык", "халык дошманы" исеме алып кайткан майорны кочак җәеп каршыламаганнар шул, үз йортында яшәргә дә мөмкинлек булмаган. Әгәр дә язучы Сергей Смирнов "Брестская крепость" повестенда майор Гаврилов батырлыгы турында язып чыкмаган булса, Петр Михайловичның язмышы ни белән бетәрен күз алдына китерүе дә кыен. Реабилитацияләнгән, Советлар Союзы Герое исеме бирелгән майор, хәрби дуслары чакыруы буенча, яшәү урынын Краснодарга алыштыра. Анда япон солдатлары әсирләре тотылган төрмәнең начальнигы булып эшли. Язмыш шаяртуы дими, нәрсә дисең?..
П.Гавриловның туган авылындагы йорты
Әлбәденгә әйләнеп кайтыйк әле. Гаврилов өендә кеше тормаса да, уты кертелгән, койма-капкалары каралган. Туганнары исемендә, диделәр. Капка төбенә китереп бушаткан таш, комнарны да исәпкә алсаң, "движуха" күренә. Тик өйне сүтеп, аның урынына икенчене салсалар, Гаврилов йорты булмый инде ул. Эх, менә шушы хәлендә сакларга, карап тотарга иде. Авылның чын йөзе, горурлыгы, "достопримечательносте" бит бу...
Авыл җирлегенең үзәге, данлыклы Күн авылына юнәлдек. Күннең урта мәктәбе Петр Гаврилов исемен йөртә. Авылга килеп кергәндә үк, "Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган җиренә рәхим итегез" дигән зур стела куелган. Кайчандыр монда Петр Гаврилов исемендәге зур совхоз булган. Аның элеккеге административ бинасы боегып, кечерәеп калган кебек. Дөрес, биредә бүген бүтән оешмалар урнашкан, тик совхозның элеккеге даны, шөһрәте юк шул инде... Янында гына биек постаментта Гавриловның бюсты. Бюстка беркетелгән табличкада һәйкәл төбендә Брест крепостеннан алып кайткан туфрак салынганлыгы турында язылган. Минем юлдашларымның фикере бер һәм уртак: Гаврилов монда ятим булып торырга тиеш түгел, һәйкәлнең урыны - туган авылы Әлбәдендә, музей янәшәсендә. Мин дә берсүзсез алар белән ризалашам.
Күн авылында П.Гавриловка һәйкәл
Күптән түгел генә Алабуга районында авыл туризмын үстерү буенча республика семинары булып, бу өлкәдә эш алып барырга тиешле Координацион Совет та төзелде. Бәлки шушы программага кушылып, Әлбәден, Сәрдә якларында авыл туризмын җайга салырга кирәктер? Керәшен Сәрдәсендә этнографик музей һәм чиркәү, Әлбәдендә Гаврилов музее бу эшләрне башлап җибәрү өчен база була алыр иде. Республика районнары арасыннан Казанга иң якыны буларак, без бирегә керәшеннәр белән кызыксынган галимнәрне, чит ил кунакларын, яшьләрне, "Айбагыр" лагеренда тәрбияләнүче балаларны алып килә алыр идек. Интернетта Гаврилов шәхесенә карата туган кызыксынудан чыгып, шунысын да әйтәсем килә: музей эшләп торырга, нәселебезнең асыл затының данын дөньяг а таратырга тиеш! Бүгенге шартларда, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршылаган чорда бу бигрәк тә актуаль!
Үзебезне үзебез күтәрмәсәк, дөньяга танытмасак, без кемгә кирәк? Җыламаган балага имезлек бирмиләр, җәмәгать. Безне күрмиләр, тарихыбызны язмыйлар, дип турсаеп утырмыйк, үзебез турында аваз салыйк.
Людмила БЕЛОУСОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: