Туганайлар

Минем әни – иң шәбе

Иң яхшы әни! Эталон буенча билгеләгәндә, иң яхшы әни нинди булырга тиештер, мин белмим, тик безнең әни - бар яктан да иң яхшысы икәнен мин төгәл әйтә алам. Ул бу исемгә лаек! Ул безне йомшак сүзе белән кайчан мактарга икәнен дә, туры сүзе белән кайчан дөрес юлга борасы икәнен дә,...

Без кечкенә чакта, барыбыз бергәләшеп пирмәнкәләр ясый идек. Света апа белән икәү конфет, борыч, тоз ише эчлекләр белән, бигрәк тә, "бәхет пирмәнкәләре" ясарга ярата идек. Әллә иң бәхетлесе булгангамы, ешрак алар әнигә эләгә торган иде. Ул пирмәнкә, гөбәдияләр - минем әниемнең иң тәмле ризыклары. Ул пешергән ризык-лар телеңне йотарлык. Мин хәзер дә Мамадышка өйгә кайтканда, әнигә токмач ашы, тутырылган чүлмәк пешерергә әйтәм.
Әниемнең куллары алтын дисәм, һич тә ялгыш булмас. Ул тәмле ризыклар гына пешереп калмый, шаулатып, бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, бәйли дә, тегә дә. Мин әле башлангыч классларда укыганда, мәктәптә "Көмеш тәңкәләр" ансамбле оештырдылар. Әнием - җитәкчеләрнең берсе иде. Без анда Пасха бәйрәмен сәхнәләштереп, авыллар буенча күрсәтеп йөрдек. Чыгыш өчен костюмнарны да әнием үзе текте. Ул безне публикадан курыкмаска, кеше алдында һәм сәхнәдә үз-үзебезне ничек итеп тотарга кирәклеген өйрәтте. Әти белән бергә, олы, авыр тормыш юлында югалып калмасыннар, сыгылмасыннар дип, безне чын кешеләр итеп үстерделәр.
Әнием, сине язның беренче бәйрәме белән котлап, сиңа ныклы саулык, аяз күк йөзе, күңел тынычлыгы, әти белән бергә тигез, озын гомер теләп калам!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: