Туганайлар

Әле тагын килер идек

Узган елның ноябрь аенда Чаллыда узган "Керәшеннәр җыру әйтә" фестиваленә Красноярск крае Пиров районы Комаровка (Кумырык) авылыннан ук килгән "Чишмә" ансамбле тамашачыда аерата кызыксыну уятты. Меңләгән чакрымнарны узып килгән әлеге чишмәлеләрнең нәсел тамырлары Мамадыш районындагы Кумырык авылына килеп тоташа.

Аларның ата-бабалары кайчандыр биредән Себер якларына чыгып киткәннәр һәм шунда төпләнеп калганнар. (Бу турыда газетабызда басылган язмалардан укый аласыз: "Керәшеннәр җы-ру әйтте", №23, 2012 ел, "Аралар ерак калса да, күңелләр якынайды", №1, 2013 ел). Ата-бабалары җиренә беренче тапкыр аяк баскан кешенең нинди хисләр кичерүен аңлавы кыен түгел, бил-геле. Себер Кумырыгыннан килгән түтиләрнең дә дулкынланулары йөз-кыяфәтләрендә чагыла. Үзең читтә яшәсәң дә, нәсел-ыруыңның кендек каны тамган урыннар җанга бик якын була икән ул. Мондагылар белән күрешү шатлыгыннан, хәтта, елашып та алдык, диләр алар. Шулайдыр, ата-бабалары күңеленә сеңгән сагыну, җирсенү сагышы аларга геннар аша, кан аша бирелгәндер.
- Безнең авыл үзәктән 380 чакрым ераклыкта урнашкан. Ансамблебез оешканга утыз еллап бар инде. Элек безнең әбиләр, әниләр йөри иде. Әкренләп, безгә күчте. Ансамбль җитәкчесе Галина Әхмәтҗанова (Кузьмина) үзе китапханәче дә, художество җитәкчесе дә. Үзе дә тик тормый, безгә дә тынычлап картаерга вакыт калдырмый. Җыйнап, барлап кына тора үзебезне, - дип көлешә түтиләр.
- Барыгыз да үзебез-чә сөйләшәсез. Балаларыгыз да телне шулай яхшы беләләрме?- дип кызыксынам алардан.
- Тел сакланмаса, җырларыбыз да сакланмаган булыр иде. Яшьләрнең дә чиста итеп сөйләшүчеләре бар. Тик бөтенесе дә түгел. Телне ничек тә саклыйсы иде дә бит. Без үстергән балалар онытмас онытуын, ә менә оныклар, аларның балалары нишләр, билгесез…
- Безнең якка ничек килеп чыгарга булдыгыз?
- Узган җәйдә бездән Галина Пучкова белән Вәсилә Хәкимовалар бу якларга туганнарын эзләп кайтканнар иде. Виталий Агапов алар аша безнең турыда белеп, элемтәгә чыкты, фестивальгә чакырды. Билгеле инде, шундый җай чыгуга сөенеп, чакыруны шатланып кабул иттек.
Ансамбльдә иң яше булган Анна Ескеевич һәм коллектив җитәкчесе Галина Матвеевнаны санамаганда, бары да өлкән яшьтәгеләр. "83тә генә әле мин",- дип шаярта араларында иң олысы булган Федора түти. - Ансамбльгә күптән түгел генә йөри башладым. Әле дә ярый килеп кушылганмын, бу якларның матурлыгын, мондый тормышны, мондагы яхшы йорт-ларны күрмичә үләсе булганмын икән, - ди ул.
- Зурлап каршы алып, кадер-хөрмәт күрсәтеп кунак иттеләр. Монда күргәннәрдән туган соклануны, уй-кичерешләрне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел. Мамадыш шәһәре буенча сәяхәт кылып йөрдек: музейда да, ипподромда да, боз сараенда да булдык. 40 мең-лек халкы булган район башлыгының эше никадәр тыгыз булуын аңлыйбыз. Шулай да ул безне кабул итәргә вакыт тапты. Бүләккә үзе Израильдән алып кайткан икона бирде. Бу бик кадерле бүләк. Бездә чиркәү булмаганлыктан, аны, музейга урнаштырырбыз, дип торабыз,- дип сүзгә кушыла үз өстенә зур җаваплылык алып, авылдашларын җыйнап юлга алып чыккан фельдшер Лидия Тарасова. - Кумырык авылында үзе бер дулкынландыргыч очрашу булды. Монда күп кенә туганнарыбыз барлыгын белдек. Үзем иремнең өчтуган сеңлесен таптым. Белсәгез, ирем тутасына шулкадәр охшаган, әйтерсең, икесе бер кеше. Район башлыгы Анатолий Ивановка, кумырыклыларга, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агаповка рәхмәтебез чиксез зур.
- Олы кешенең сәламәтлеге көне-сә-гате белән үзгәрүчән. Алар белән юлга чыгарга курыкмадыгызмы?
- Ничек курыкмыйсың, алар бит яшь балалар кебек. Я кан басымнары күтәрелә, я нәрсә, дигәндәй. Кичә берсе авыртынып торган иде, бүген икенчесенең температурасы күтәрелде. Без сезгә бәлки агарынган, төссез булып күренәбездер. Болар барысы да арганлыктан, юл ялыктыра.
Чыннан да, мең чакрым ара ару-талуларсыз гына булмагандыр, билгеле. Шулай да түтиләрнең күзләрендә елтыраган очкын, иреннәрендәге эчкерсез елмаю аша аларның, шат һәм бә-хетле булуларын күрми калу мөмкин түгел иде. "Җай чыкса, тагын килер идегезме?" дигән сорау-га түтиләр моңсуланып кына җавап бирделәр:
- Бик килер идек тә, юктыр шул инде, булмас. Беренче һәм соңгы тапкыр булуыбыздыр. Әле менә фестивальнең жюри составы ансамбльне яңартырга, яшьләргә тапшырырга кирәклеге турында "төрттерде". Бездә яшьләр дә әллә ни күп түгел шул. Араларында "киләбез, йөрибез" дип атлыгып торучылары булса, бик шатланып тапшырыр идек тә, юк шул…
Сиксәнне, туксанны куучы шушы түтиләр, яшьләр башкара алмаганны булдырып, ике арада туганлык күпере суздылар. Алар башкаруында яңгыраган җыр-моңнар барыбер егет-кызларның күңелләренә юл салмый калмас. Кем белә, бәлки, берничә елдан шушы Чаллы сәхнәсендә Комаровка-Кумырык яшьләре басып торыр. Бирсен Ходай!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: