Туганайлар

Күз курка, кул эшли

Керәшен авылларындагы чиркәүләр темасы бүгенге көндә бик актуаль. Ничек кенә булмасын, чиркәүләр торгызылды һәм торгызыла. Теләче районының Субаш авылында чиркәү салына башлаганга берничә ел үтте. Иман йорты тыштан караганда әзер дә шикелле. Чиркәү төзелешен башлап йөрүче, әнисе шушы авылдан булган Казан егете Николай ТРОФИМОВтан төзелеш турында сораштык. - Шушындый зур,...

Керәшен авылларындагы чиркәүләр темасы бүгенге көндә бик актуаль. Ничек кенә булмасын, чиркәүләр торгызылды һәм торгызыла. Теләче районының Субаш авылында чиркәү салына башлаганга берничә ел үтте. Иман йорты тыштан караганда әзер дә шикелле. Чиркәү төзелешен башлап йөрүче, әнисе шушы авылдан булган Казан егете Николай ТРОФИМОВтан төзелеш турында сораштык.

- Шушындый зур, җаваплы төзелешне башлап җибәрү өчен 23 яшьлек егеткә нәрсә этәргеч бирде?

- Без кечкенә чакта, авыл гөрләп торганда, бик күңелле иде. Әбиләребез безнең, шәһәрдә яшәүче оныкларының, каникулларга кайтуын зарыгып көтеп ала иде. Шул вакытларда ук, өлкәннәрнең, службага шәһәргә бара алмаулары сәбәпле, зур бәйрәмнәрне (Рождество, Пасха) телевизордан гына карый алуларын күрә, ишетә идем. Әби-бабайларыбыз күрше авыллардагы зур чиркәүләрнең Советлар Союзы чорында сүтелеп, җимерелеп бетүе турында бик уфтанып сөйли иде. "Хәзер шулар ачык булса, эшләсәләр, шунда гына барыр идек тә бит. Келәүне телевизордан карарга калмаган булыр идек", - дип көрсенә иде алар.

Еллар үтте. Без үстек, мәшәкатьләребез дә артты. Ләкин авылга кайткан саен, кечкенә чак, әби-бабайлар искә төшә. Күп авылларда яшьләр кими: эш юклыктан, тормыш шартлары авыррак булганлыктандыр инде, алар авылга караганда шәһәрне кулайрак күрә.

Шулай итеп, авыл бетмәсен дип, авылда яшәүче әби-бабайларның бәйрәмнәрдә барыр җирләре, шәһәрдә торучы, туган авылларына кайткалап йөрүчеләрнең бергә җыелыр урыннары булсын дип, тотындык бу эшкә. Вакыт барган саен әбиләребез дә кими бара. Минем җырак әбием Мария чиркәүне сала башлаганны да күрми калды. Бик сөенгән булыр иде. Гомумән, һәр керәшен авылы үз чиркәве булуга лаек.

- Төзелешне кайчан башлаган идегез?

- 2010 нчы елда башладык. Озаккарак сузылды дип тә әйтергә була. Инде тышкы эшләр бетеп килә.

- Башкалар ярдәменнән башка мондый эшне башкарып булмыйдыр. Булышучыларыгыз бармы?

- Халык ярдәменнән башка эш бармас иде. Күбесенчә, авыл халкы, авылыбыздан чыккан кешеләр, мине күп еллар белүче дусларым булыша. Зур спонсорларыбыз юк. Аерым кешеләр ярдәм итә. Төзелешне кешедән җыелган акча исәбенә алып барабыз. Тизрәк барсын, дип төзелешнең аерым бер өлешен үз өстенә алучылар да булды. Мәсәлән, Анатолий Степанов фундамент өчен кирәкле ташны кайтартты, эчтән тышлап чыгарлык агач материалларын алды. Ел саен авыл буйлап акча җыюда да катнаша. Акча җыю процессы иң авыры, дияр идем мин. Төрле кеше бар бит: кем аңлый, кем аңламый, кем ышана, кем ышанмый. Авыр сүз әйтүчеләр дә юк түгел. Түзәргә туры килә торган моментлар да санап бетергесез. Геннадий Иванов, Геннадий Филлиппов, Геннадий Павлов һәм Алексей Павлов бер тиен акча алмыйча стенаны өйделәр. Михаил Подьячев чиркәүнең түбәсен профнастил белән яптырды. Рабочийларын да үзе тапты, материалын да кайтарды. Олег Егоров тәрәзәләрне ясатты. Булышучыларыбыз күп, барысын да әйтсәм, газетага сыймас! Исемнәре Вконтакте сайтындагы безнең группада бар. Анда да әле барысы да түгел.

- Эш төгәлләнүгә таба бара, дидегез. Тагын нәрсәләр эшлисе калды?

- Кәрнизләрен ябып, эчен тышлап бетерергә, идәннәрен җәяргә, иконостасны урнаштырып куярга кирәк. Аннан соң стеналарын, иконостасны яхшы буяулар белән буйыйсы бар. Эченә кирәк-яраклар алырга, территориясен җыештырып, матурлап куярга кирәк. Эшләсәң, эш җитәрлек әле.

- Шәһәр белән авыл арасында йөрү күп вакытыгызны аладыр. Моңа, гомумән, бу изге эшегезгә, якыннарыгыз ничек карый?

- Юл чыннан да вакытны күп ала. Мәсәлән, Качману көнгә отец Димитрий белән кайтканда, икебез дә тәүлектән артык йокламадык. Башта Керәшен Сәрдәсенә кайттык, службадан соң иртәнге биштә Субашка киттек, анда Качмануны үткәргәч, кире Сәрдәгә юнәлдек. Якын ара түгел инде. Священник белән кайтумы, материал алып кайтумы, эшчеләрне алып кайтумы - күп йөрергә туры килә... Якыннарым аңлый, түзә. Бу эшкә күпме көчем китүен үз күзләре белән күргәч, туганнарым, дусларым да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Кулларыннан да килә үзләренең. Туганыңны чакырмыйча, кемне чакырасың тагын эшкә булышырга? Иң беренче аларга әйтәм.

- Чиркәүне кайчан ачарга планлаштырасыз?

- Барысы да акчага кайтып кала. Авылда акчалата ярдәмне елга бер җыябыз. Бик гади бер мисалда аңлата алам: әйтик, 20 сумлык ипи алу өчен, ул 20 сумны берьюлы җыеп була. Әгәр дә 8, яки 10 сум гына җыелса, кирәкле сумма җыелганчы, тагын 1 ел көтәргә кирәк. Кешеләр ярдәмнәрен арттырса, ачылуны да якынайтырлар иде. Акчалата булмаса, кемнеңдер әйбер алып бирү мөмкинлеге бардыр, бәлки. Эш белән ярдәм итүчеләргә дә һәрвакыт шатбыз. Озакка сузасы килми, билгеле. Әби-бабаларыбызны тизрәк сөендерәсе иде. Күп калмады, 4 ел түзгәнне, әз генә түзәрбез инде.

Лилия ГИНИЯТУЛЛИНА
сөйләште

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: