Туганайлар

Күктән иңгән билгеләр

Җир йөзендәге һәр адәм баласының юлы бер: үткәннән киләчәккә. Без шушы ике ноктаны тоташтыручы ниндидер бер үткәргеч функциясен башкарабыздыр кебек. Кем генә хәтер янчыгында актарынырга яратмый, яисә киләчәкнең серле пәрдәсенең бер генә читен булса да күтәреп карарга хыялланмый икән. Киләчәк үзенең серләрен кем тарафыннандыр сайлап алынган затларга гына ача шул....

Җир йөзендәге һәр адәм баласының юлы бер: үткәннән киләчәккә. Без шушы ике ноктаны тоташтыручы ниндидер бер үткәргеч функциясен башкарабыздыр кебек. Кем генә хәтер янчыгында актарынырга яратмый, яисә киләчәкнең серле пәрдәсенең бер генә читен булса да күтәреп карарга хыялланмый икән. Киләчәк үзенең серләрен кем тарафыннандыр сайлап алынган затларга гына ача шул. Кайдандыр килеп ирешкән, алдагы көнгә ишарәли торган билгеләрне кемдер аңлый, кемнәр өчендер ул сер. Күптәнге танышым Елизавета Сергееваның шундый сәләте ачылганын ишеткәч, аның өчен, куандым да, ничектер шомлы да булып китте. Үземнең шик-шөбһәләремне тарату өчен, Чиябашка юл тоттым.

Елизавета Сергеева Казан тамашачысына концертлар алып баручы буларак танылып өлгергән иде. Соңгы вакытта ул күренми башлады. Кая киткән соң безнең Лиза? Баксаң, үзенең туган җире Мамадыш районының Чиябаш авылына кайтып яши һәм клуб мөдире булып эшли башлаган икән. Ни өчен кинәт кенә тормышын үзгәртергә булган соң? Бу язмыш сынавымы, әллә моның башка сәбәбе бармы? Шул сорауларга җавапны Лизаның үзеннән ишетик әле.
Космоэнергетика савыктырамы?
- Бервакыт минем тавышым бетте, - дип башлады сүзен Елизавета Николаевна. - Больницада ятып дәваландым. Врачлар күпме тырышсалар да, мин көткән нәтиҗә булмады, ягъни үзенчәлекле тавышым кайтмады. Моңа бик борчылдым. "Хәзер кая барам, кем булып эшлим", - дип утырып елаган чакларым да булды. Шулай кайгырып йөргәндә, дус хатыным космоэнергетика сеансларына барырга тәкъдим итте. Аңардан әлеге дәвалау ысулының төрле чирләрдән арынырга ярдәм итүен дә белдем. Кая барып бәрелергә белми йөдәп беткәнгәдерме, ике дә уйламый, мин космоэнергетик янына юнәлдем. Ул миңа савыгу өчен дәвалау курсы узарга кирәклеген әйтте һәм сеансларга йөрү вакытын да билгеләде. Менә шулай итеп, мин космоэнергетика дип аталган дәвалау ысулы белән таныштым.
Сеансларда басып торганда, үземне ничектер башкача хис иттем: чайкалдым һәм һәрвакыт күземнән яшь акты. Күпме генә үземне кулга алырга тырышып карасам да, елаудан туктый алмадым. Ни өчен шулай булуын аңлый да алмадым, аңлатучы да булмады. Сеанслардан соң үземдә ниндидер үзгәреш сизә башладым. Миңа моны савыгып җитәсең дип аңлаттылар. Чыннан да, минем тавышым яңадан кайтты, связкалар нормальләшкән булып чыкты. Шулай итеп, әлеге сеанслар мине дәвалады, дип әйтә алам. Әмма үземдә ниндидер үзгәреш тою һаман да дәвам итте.
Сеанслардан соң күз алдыма ниндидер билгеләр килә башлады. Кулыма карандаш алып, аларны кәгазьгә төшереп карадым. Кулларым автомат рәвештә хәрәкәт итте. Кәгазьдә аерым билгеләрдән торган рәсемнәр барлыкка килде. Мин космоэнергетиктан: "Бу нинди хәл?" - дип сорадым. "Күктәгеләр белән элемтәгә кергәнсең, шуннан килгән билгеләр", - дигән җавап алдым.
Рәсемнәр киләчәкне әйтә
- Ул рәсемнәрнең мәгънәсен аңладыңмы соң?
- Аларның нәрсә аңлатуына үзеннән-үзе төшенелде. Мәсәлән, бер рәсемне алыйк: чәчәкләр ясалган, аларга Кояш нурларын сибә. Рәсемгә "шагыйрь дә берсүзсез аңлаган" дип язылган. Бу җирдә тереклек, күктә Ходай мәңгелек дигәнне аңлата. Без, керәшеннәр, элек тәңречеләр булганбыз, Кояшка табынганбыз. Бу рәсем борынгы бабаларым тормышын, безнең каян килеп чыгышны белдерә, дип аңладым.
Икенче бер рәсемдә кабер ташы, экран эчендә йөрәкләр, янәшәдә дүрт кач, ә рәсем кырыйлары 7 качтан торган рам белән әйләндереп алынган. Бу кемнеңдер үләчәген аңлатып иңгән билге, минемчә. Ул вакытта әнием авырый иде. Аңа саулык сорап чиркәүдә теләк әйттем. Барысын да билгеләр аңлатуы буенча эшләдем.
Төшергән кайбер рәсемнәрнең реаль чынбарлыкта очрауларын ачыкладым. Берсендә елан рәсеме ясалды. Шуннан күзем идәндәге паласка төште. Баксаң, анда да шундый ук рәсем икән. Ул рәсемне ясаганчы, паласка бөтенләй игътибар да итмәгән идем.
Бервакыт үзенчәлекле кач рәсеме төшердем. Белгечләр аның бик борынгы билге булуын әйттеләр. Соңыннан аның Иерусалимдагы Рождество Христово чиркәве куполы янындагы борынгы герб булуын белдем. Әлеге гербның үзем ясаган рәсемгә охшаш булыуын күреп, аптырап киттем. Ничек мин шул рәсем- не ясый алдым соң? Үз-үземә шундый сорау бирдем. Колакка килгән тавыш аның күктән иңгән билге булуын әйтте.
- Иерусалимга ни өчен бардың?
- Мине язмыш төрлечә сынады. Кайгылар да аз килмәде. Озак авырганнан соң әнием үлде. Моны бик авыр кичердем. Күңелемне ничек тынычландырырга белмәдем. Чиркәүгә йөри башладым, монастырьларга бардым. Чиркәүдә келәү вакытында һәрвакыт күздән яшь килде. Әни үлгәнгә 40 көн булганчы, һәр көн чиркәүгә барып, Ходайдан аның җазыкларын кичерүен сорадым. Бары кырыгын үткәргәндә генә, бераз тынычландым, дип уйлаган идем. Шул ук көнне икенче кайгылы хәбәр килде. Туганым Илҗә дәдәйнең йөрәге тибүдән туктаган икән. Ул ден тотмады, Алланы бар дип белмәде, чын материалист-коммунист иде. Аны денгә керергә, Җаңа Законны укый башларга, иманнарны яттан өйрәнергә кирәклеген әйтеп күп тапкырлар үгетләгән идем. Әмма барлык тырышлыкларым бушка китте. Илҗә дәдәй ден юлына басмыйча, иманнар өйрәнмичә, якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте. Аның өчен дә Ходайдан җарлыкау сорарга кирәк дип таптым.
Шулай кайгылардан арына алмый йөргәндә, дустым Людмила миңа Иерусалимга барырга тәкъдим итте. Белгәнебезчә, барлык христианнарның да поломничество урыны Иерусалим шәһәре, андагы Иордан елгасында суга чумылу санала. Моны 19 январьда - Кач ману көнендә эшләргә кирәк. Бездә дә ул көнне бәкедә су керәләр бит. Ә Иордан елгасында су керү барлык җазыклардан арындыра. Аны күлмәк киеп эшлисең. Соңыннан ул күлмәкне үзең белән алып кайтасың. Син үлгәч, шул күлмәкне кигезеп күмәргә тиешләр. Мин дә христианнарның изге җирендә барлык йолаларны үтәргә булдым. Анда иң борынгы Рождество Христово чиркәвендә булдым. Анда да, туктый алмыйча берөзлексез еладым.
Шул чиркәүдә Казанда төшергән рәсемемне күрдем. Шулай итеп күктән килгән билгеләрнең үткән тормышымны һәм киләчәк язмышымны күрсәтүен аңладым. Билгеләрнең төрлесе була. Кайберләре янәшәңдәге кешеләр - якыннарың, туганнарың язмышы белән бәйле.
- Күктән билгеләр кабул итүче кешеләр турында гәҗит-журналларда еш язалар. Тагын шундый "сәер" кешеләр барлыгын беләсеңме?
- Мамадыш районының Тәкәнеш авылында күрәзәче Земфира апа яши. Ул йөзеңә карауга, үткәнеңне әйтеп бирә, киләчәгеңне дә сөйли ала. Аның бер танышының алты яшьлек улы бар икән. Шул малайның гаҗәеп сихри көчкә ия икәнлеген әйтте ул. "Миңа барысы да күктән килә, шигырьләрне төшемдә язам, йокыдан торгач, шуларны кәгазьгә күчерәм. Барысы да хәтер буенча эшләнә" - дип әйтә икән ул малай. Земфира апа янында булганда күп нәрсәне аңладым. Шуннан соң могҗизаларга чынлап торып ышана башладым. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип әйтәләр бит әле. Аларны аңлый белергә кирәк. Бездә андый кешеләрне, гадәти булмаган хәлләрне фәнни өйрәнү җитми. Шуңа күрә могҗизаларның ничек килеп чыгуын аңлап бетермибез. Белемебез җитеп бетми.


Авылда тыныч тормыш
- Ни өчен авылга кайтып яши башлавыңны аңлат әле?Шәһәрдәге бөтен уңайлыклары булган квартирыңны калдырып, авыл өендә яши башларга нәрсә мәҗбүр итте?
- Мин Иерусалимда вакытта күкләргә мондый сорау бирдем: "Миңа хәзер нишләргә?" "Кечкенә улыңны үзең белән алып, авылга кайтып яшә" дигән җавап килде. Шул сүзләрдән соң, мин елаудан туктадым. Иерусалимнан кайткач, барлык әйберләремне җыйнадым да, кече улымны ияртеп, туган авылыма кайтып киттем.
Мин шәһәрдә йоклый алмыйча интегә идем. Дарулар эчеп тә карадым. Аларның да файдасы тимәде. Чиябашта яши башлагач, тынычладым. Төннәрен изрәп йоклыйм, аппетитым яхшырды. Бакчамда яшелчә үстерәм, утын, печән әзерлим. Кыскасы, тулысынча крестьян тормышы белән яшим.
- Яшәү рәвешен үзгәртү тагын башкача тәэсир итмәдеме?
- Авылда яши башлагач, минем икенче бер сәләтем ачылды: җырлар яза башладым. Көе дә, сүзләре дә үзеннән-үзе башка килә. Барысы да автомат рәвештә языла, диярлек. Аларны да күктән иңәләр, дип әйтә алам.
- Алда әйткәннәреңне башка корреспондентларга сөйләгәнең булдымы?
- Юк. Чөнки күктәгеләр рөхсәт итмәде. Мин бервакыт күктәгеләрдән: "Миңа үзем күргәннәр, белгәннәр турында матбугатта чыгарырга ярыймы?" - дип сорадым. Шуннан соң минем колакка: "Бары үзең белгән, ышанган кешегә генә сөйлә. Ул гына сине аңлар һәм язып чыгар", - дигән тавыш килде. Син шалтыраткач, әлеге кеше синдер, дип уйладым.
Яхшылык кылыгыз, иманнар укыгыз
- Гәҗит укучыларыбызга, гомумән, халыкка нинди теләкләр әйтер идең?
- "Туганайлар" керәшеннәр өчен чыга торган бердәнбер гәҗит ул. Шуңа күрә безнең юл күрсәтүчебез, киңәшчебез буларак даими чыгып торсын, озын гомерле булсын.
Адәм баласы җиргә игелекләр кылырга, ярдәмчел булырга, Ходайга табынып, иман укып яшәргә дип җибәрелә. Әмма без моны яшьлек җүләрлеге белән аңлап җиткермибез. Дөнья куа башлыйбыз, байлык өстенә байлык туплап, күпме җазыкка батканыбызны да белмибез. Кеше моны өлкәнәйгәч
кенә аңлый. Шуңа күрә яшь вакытта ук яхшылыклар гына кылып, ден тотып, иманнар укып, келәүләргә йөреп яшәсәк иде. Шулай булганда, җазыкларыбыз да аз булыр.

Сөйләгәннәрне Михаил АПУШЕВ язып алды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: