Туганайлар

Кеше югарылыгы

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия шагыйрә Клара Булатованы 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим итте. Форсаттан файдаланып, Клара Гарифовнаны туган көне белән дә котлыйбыз. 18 март көнне яраткан шагыйрәбезгә 78 яшь тула. Кешене югары итеп, илаһи,...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия шагыйрә Клара Булатованы 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим итте. Форсаттан файдаланып, Клара Гарифовнаны туган көне белән дә котлыйбыз. 18 март көнне яраткан шагыйрәбезгә 78 яшь тула.
Кешене югары итеп, илаһи, даһи итеп күзаллап яратып була. Ә гап-гади тормышта, кешелек сыйфатларын саклаган хәлдә... кыенрак. Клара Булатованың иҗаты миңа шуның белән кадерле дә. Нәкъ менә кешеләрдәге - бигрәк тә үзебезнең - керәшеннәрдәге - гап-гади, гадәти сыйфатларны калку чагылдыра, сүзгә, иҗатка кертә белүе беләндер, мөгаен.
Хәер, башта ул минем өчен керәшен халкын җыруга әйләндерүче шагыйрә буларак түгел, ә башкачарак ачылды. Әбием җыруларыннан. Минем өчен әле ул чакта керәшен җыруларымы, татар җырларымы - аерма юк иде. (Сүз уңаеннан хәзер дә юк ул аерма. - Л.Я.)
Кара урман уртасында, яшел үзәндә,
Кыңгыраулар, кыңгыраулар җилдә тибрәлә...
Әбием: "Зәңгәр күзле бер шагыйрьгә багышлап язылган җыру бу..." - әйтә иде. Һәм мин - тыңлый идем... Онытылып... Әбием көйләвендә... Ул вакытта әле Тәнәкә белән Туфан мәхәббәтен аңлар яшьтә булмаганмындыр...
Ә җыр күңелгә кереп калган... Рәхмәт әбиемә. Янсуар авылында яшәүче гап-гади авыл карчыгына. Татар җырларымы, керәшен җыруларымы - ул аерып тормый иде шул гына калган хәтеремдә: "Безнең җырулар". Һәм гомере буена шулай. Минем гомерем буена.
Клара Булатова иҗаты минем өчен әнә шул "Зәңгәр кыңгыраулар" җыруыннан башланды. Һәм дәвам итте. Керәшен халкының барлык гореф-гадәтләрен, гап-гади адәмнәрен үзенә сыйдырган, сыендырган иҗат булып.
Кешене КЕШЕ итә белү - керәшеннәрнең канында. Клара апа, керәшеннәр арасында үскән, тәрбияләнгән кеше буларак, моны яхшы тоемлый. Һәрбер сүзендә, шигырендә бар аның бу тоемлау. Үзен һәм башка адәмнәрне КЕШЕЛЕК сыйфатлары ягыннан билгеләү.
Мин балачактан хәтерлим
Бу бәйрәм - Раштуаны.
Ләкедә "Авыз ачу" дип
Йөртәләр иде аны.
Гайса пәйгамбәр туганмы,
Үлгәнме, терелгәнме -
Без белми идек аларны,
Юк, белми идек әле.
Без диндар түгел идек шул
(Дәһри дә түгел идек!).
Ислам ни, христиан ни,
Берсен дә белми идек.
Бәйрәмне чиркәүдә түгел,
Өйләрдә итә идек.
Алай да югары көчне
Җанда хис итә идек.
Ярамый торган эшләрне
Җазыкка саный идек.
Күңелдән Илаһи көчнең
Барлыгын таный идек.
Олылар биргән үгеткә
Без колак сала идек,
Яшәүнең яхшы-яманын
Аера ала идек.
Мөселман-христианын
Аера белми идек.
"Бер Алла балалары" дип,
Тәүфыйклы йөри идек.
Менә шулай яза шагыйрә. Менә шулай тоемлый. Бу гап-гади фәлсәфә. Гади. Чөнки - балачактан килгән. Керәшен халкы беркайчан да башка диннәрне хурларга, кимсетергә өйрәтмәгәннән. Адәми затларның барысын да - якыным, туганым дип танырга, тиңләргә күнеккәннән. "Җакшы Хәбәр"дә шулай язылган. Барлык адәми затлар да сиңа туган.
Бу фәлсәфәгә шигърияте буена тугры кала Клара Булатова. Бәйрәмнәрне тасвирлаганда да, кешеләрне сурәтләгәндә дә. Кешелек сыйфатлары - иң беренчел төшенчә. Калганы - Яманнан. Калганы - Иблистән. Нинди генә диндә булсаң, никадәр иман китерсәң дә. Мин моны гомер итә-итә аңладым. Рәхмәт Клара апага, шушы аңлауга китергәне өчен:
Рәсәйдә ял көне. Якшәмбе.
Чиркәүләр тутырып як шәмне.
Урысның пасхасы. Керәшен
Олы көн дип йөртә бәйрәмне.
Олы көн килдеме, ел саен
Хәтердә балачак яңара:
Балалар күңеле булсынга,
Әни дә йомырка манарга
Тырыша үзенчә. Күп итеп
Печенье, перәннек пешерә.
Сыеннан өлешен җиткерә
Һәр кергән бәләкәй кешегә.
Без бүгенге тынгысыз дөньяда толерантлык, кеше хокуклары турында көннәр буе сөйлибез. Телевизорлардан. Социаль челтәрләрдән. Ә янәшәбездәге кешеләр, аларның гамьнәре, уйлары турында уйлап карыйбызмы? Сизелми... Очрашабыз, буш сүзләр, күнегелгән фразалар алмашабыз
да... вәссаләм! Глобальләшүнең соң чигенә җиткердеме бу Интернет-аралашу? Ихласлыкның юкка чыгуынамы? Кешеләрнең стандартлашуынамы?
Барысы да бардыр. Әмма моның уңай ягы да күренә. Кешеләр, ниһаять, зур тизлекләрдә бер-берсендә ни булганын белергә, мөнәсәбәт белдерергә өйрәнделәр. Һәм бер-берсен кешеләрчә аңлый, хөрмәт тә итә башладылар. Диннәргә, милләтләргә, кавемнәргә бүлеп түгел. Ә кешеләрчә! Бу бик зур адым. Клара апа моны шигъриятендә еллар буе тәкърарлап килде. Хәзер дә тәкърарлый.
Дөньяның иминлеге зур сорау билгесе астында булган шушы көннәрдә аеруча уйландырды бу шигърият. Бигрәк тә - "Келәү" китабы.
Алда безне Олы көн көтә. Сынау һәм Кичерелү көне.
Шигърият тә безне төрле сынаулардан исән-имин алып чыгу өчен яратылган бит. Ә КЕШЕ югарылыгында калу өчен зур көч кирәк!

Луиза ЯНСУАР

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: