Туганайлар

Көч беләктә дә, йөрәктә дә

Түбән Кама шәһәрендәге Мәгариф музее шәһәр төзелә башлагач та барлыкка килгән беренче мәктәпләр, анда эшләүче беренче укытучылар турындагы кадерле истәлекләрне саклый. Экспонатлар арасында беренче мәктәпнең башлангыч хәрби белем һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче, Татарстанның атказанган укытучысы, яшь буынга физик тәрбия бирүдә зур тырышлыклар күрсәткәне өчен Россиянең мәгариф отличнигы...

Сары яфраклар коелып, җир өстен каплаган көз аенда дөньяга килә ул. Менделеев районының Мунайка авылы аның туган бишеге, балачагы эзләрен, үсмер чоры туры килгән елларның авырлыгы истәлекләрен саклаган төбәк. Климентийга өч яшь булганда, әнисе үлеп китә. Колхоз председателе булып эшләгән әтисе кечкенә улын бик ярата, эштән бушаган кыска гына вакытларын да аңа багышларга тырыша. Малай аның ярдәме белән кечкенәдән укырга өйрәнә, ә инде алты яше тулгач, әтисе аны авыл мәктәбенә укырга бирә. Климентий мәктәпкә бик теләп йөри, яратып укый. Әтисе янында йөреп, атлар тирәсендә дә кайнашкан малай кечкенәдән җәйләрен колхоз атында кыр сакчысы да булып эшли. 1941 елны ил өстенә килгән кайгы Климентийлар ишеген дә кага. Сугыш башлануның икенче көнендә үк әтисен фронтка алалар. Авылда укый-яза белмәгән олылар Климентийны еш кына өйләренә чакырып, сугыш кырыннан килгән хатларны укыталар, әйтеп торып, җаваплар яздыралар. Ул хатларда туган якны сагыну, якыннарыңны югалту турында языла. Һәм менә шулай Климентий кечкенәдән сугышның ке-шеләргә никадәр кайгы-хәсрәт китергәнен белеп үсә. Шуның өстенә, 1944 ел-ны әбисе дә үлеп китә. Ил өстенә генә түгел, семьяга килгән шушы авырлыктан да сыгылып төшкән бабасының кайгысын җи-ңеләйтү өчен, ул барысын да эшләргә тырыша. Шул елның языннан, азрак карлар эри башлагач та, ул авылдан ике чакрым ераклыкта торф чыгару эшенә йөри башлый. Ул чорда авылның көрәк тота алган барлык бала-чагасы көненә унар сәгать шул эшкә йөреп эшли торган була. Иртә яздан кара көзгә - җир ныклап катырганга кадәр, Климентий да ике сезон эшләп ала. Янәдән мәктәптә парта арасына ул сугыш беткәч кенә утыра.
Сугыш арты еллары ничек кенә авыр булса да, яшьлек үзенекен итә. Малайлар футбол уйнарга да, чаңгыда шуарга да, йөзәргә дә, көрәш белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Нәкъ менә спорт аларны тагын да чыныктыра, ныгыта. 10нчы класста укыганда инде Климентий чаңгыда йөрү буенча районда чемпион, республика күләмендә уздырылган җиңел атлетика ярышларында җиңүче була, мәктәптә гер күтәрү белән шөгыльләнә.
Спорт белән дус булган егетне мәктәптән соң юллары Алма-Ата хәрби чик буе училищесына алып килә. Биредә яхшы укуы белән беррәттән, Климентий спорт гимнастикасы һәм ат спорты белән кызыксына башлый. Хәтта гимнастика буенча СССР беренчелегенә уздырылган ярышларда да катнашып алдынгы, ат спорты буенча Алма-Ата шәһәре беренчелегендә призлы урыннар ала. Бар яктан булган, нык характерлы егет хәрби тормышта да үз юлын оста салган булыр иде, ләкин 1955 елны училищены тәмамлагач та, ул кыскартуларга эләгеп, лейтенант погоннарын да салмыйча, Свияжскидагы балигъ булмаганнар өчен хезмәт колониясенә хәрби әзерлек буенча инструктор булып эшкә урнаша. Үсмерләр арасында ул оештырган "Малолеток" футбол командасы һәрвакыт алдынгы урыннарны ала башлый. Нәкъ менә биредә бәргәләнгән-сугылган балалар язмышларын күреп, ул алга табан укытучы булырга, дигән фикергә килә дә инде.
Укытучы эшчәнлегенә күчкәнче, Климентий Кузьмин комсомол чакыруы буенча, 45 меңчеләр рәтендә, сугыш елларында җимерелгән Донбасс шахталарын торгызуда да катнаша. Авыр, ныклы кул көче сорый торган шахтер хезмәтендә спортчы характеры тагын да ныгый. Шул вакытта ук, ул Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә.
Институтны тәмамлагач, унсигез ел төрле уку йортларында физкультура укыта. 1962 елда Түбән Камадагы беренче мәктәптә эшли башлый. Яңа төзелүче шәһәрдә мәктәпләр берничә генә, көч сынашып, ярышырлык спортчылар аз. Климентий Кузьмин үзе әзерләгән спортчыларны күрше районнарга, шәһәрләргә алып бара башлый. Мондый очракларга карата ул: "Иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу, яшьләрнең аралашуы, дуслашуы," - ди. Ә инде дөнья чемпионатлары, Олимпиада уеннары көннәрендә үзе эшләгән мәктәптә кече олимпиадалар уздырып та, балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли.

Алма-Ата хәрби училищесы курсанты Климентий Кузьмин


Җитмешенче елларның башында Климентий Степанович Түбән Камадагы 44нче техник һөнәр училищесына башлангыч хәрби хәзерлек фәненнән укытучы итеп чакырыла. Һәм биредә ул, лаеклы ялга чыкканчы, 30 ел эшли. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча Климентий Степанович төзегән методик күрсәтмәләрдән Татарстандагы уку йортлары гына түгел, Россия укытучылары да файдалана. Юкка гына ул югары дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булмагандыр. Шул бүләкләр арасында аның өчен тагын берсе - СССР чорындагы ДОСААФ оеш-масының мактау билгесе бик тә кадерле.
Соңгы елларда Климентий Степанович тагын бер изге эш эшләде. Ул Бөек Ватан сугышында көрәшкән керәшеннәрнең батырлыклары турында материаллар туплап, "Советлар Союзы Геройлары" дигән ике альбом бастырып чыгарды.
Меңләгән бала күңе-лендә спортка, туган илгә карата мәхәббәт хисе, укучыларында чын ир-егетләргә хас ныклы характер тәрбияләгән чын Укытучы ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: