Туганайлар

Исеме – Сабантуй, эчтәлеге – Питрау

Көтмәгәндә-уйламаганда танышып-аралашып киткән кешеләрнең үзебезнең керәшен икәне беленсә, аеруча сөенеп куясың. Сүзләр дә күбәя, темалар да тирәнәя, күңелеңне борчыган сораулар да бирелә, бәхәсләшеп киткән чаклар да була. Кыскасы, үзебезчә гапләшеп утырасың. Лаеш районына баргач, шундый кызыклы зат белән аралашырга туры килде. Ул - Рәниф Андреевич Петров - Галиәсгар Камал театрының...

Заманында Гали Хөсәенов, Айрат Арсланов, Марсель Сәлим-җановлардан дәрес алган кеше икән Рәниф абый. Ул Кукмарада туып-үсеп, Казанда төзүче белгечлеге ала. Соңыннан культура институтына укырга керергә бара. Кабул итү комиссиясендә утыручылар егетне шелтәләп каршылый. Янәсе, культура институтына алга таба сәнгатькә хезмәт итүчеләр кирәк, төзүче башың белән нишләп йөрисең монда? Ә инде Маяковский, Тукай шигырьләрен яттан укып җибәргәч, егеттәге сәләтне күреп аһ итәләр. Күп еллар буе радио-телевидениедә диктор булып эшләгән Мазанова, заманында ДК "Энергетик"тагы яшьләр театрын Европа стандартына күтәргән Валентина Куликова, Зәй халык театрын җитәкләгән Ренат Гәрәев һ.б. талантлы кешеләр белән бергә укый ул. Укытучысы Марсель Сәлимҗанов белән аның соңгы көннәренә кадәр дуслар булып яшиләр. 20 елдан артык гомерен массовый бәй-рәмнәр оештыруга багышлый. Беренче зур бәйрәме Казанда стадионда үткән кичке Сабантуй - Питрау бәйрәмен бүгенгедәй яхшы хәтерли ул. Бу бәйрәмне алар җырчы Ренат Ибраһимов белән бергә оештыралар. "Илһам Сабантуйга чакыра" дип аталса да, бәйрәмнең эчтәлеге питрауча үтә. Илһам абый соңыннан, "чып-чын керәшен Питрауы булды", дип, бәйрәмне оештыручыларга мактау сүзләре җиткерә. Барысы 27 мең билет сатыла.

Йөзләгән чаралар арасында тагын берсен сагынып искә ала Рәниф Андреевич. Ул - Казан вокзалының йөзьеллыгына багышланган чара. Шул вакыттагы шәһәр башлыгы Камил Исхаков аны кабинетына чакыртып, бик тиз вакыт эчендә сценарий төзергә куша. Тарих булгач, тарихи булсын дип, мәйданга иске паровоз чыгаралар. Аңа хөкүмәт кешеләре төялә. Чегәнсез нинди вагон булсын, ди. Сценарийга аларны да кертәләр. Бер заман Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең кесәсеннән бер әйбер юкка чыга. Аның тирәсендәгеләр чын аптырашта калгач кына, югалган әйберне чегәннәр "чәлгәне" ачыклана. Әллә уйнап, әллә чынлап алганнар, белмәссең...

Чимкент, Ташкент, Архангельск кебек шәһәрләрдә Рәниф Андреевич оештырган татар җыры фестивальләренә, Казанда "Авторалли" экипажларын каршылагандагы чараларга тукталмыйча, аның бүгенге тормышка, яшьләргә, хатын-кызларга карата әйткән кайбер "мыекка чорнардай" фикерләрен ишеттерәсе килә.

Үз-үзең белән килешү булганда гына, канәгать яшәү була.

Әнием әтиемне "агач коммунист" дип атый иде. Чөнки әтием тормышка яраклашмады, нәчәлникләргә тәлинкә тотмады. Ничек уйлады - шулай әйтте. Мин - аның "агач коммунист" улы.

Хәзер бездә "самоуничтожение" бара. Хатын-кызга бала кирәк түгел. Күпчелек кызлар тәмәке тарта, наркотик куллана. Җәмгыять тә череп таркалу хәлендә. Русча әйтсәк, "вседозволенность" чәчәк атты. Кычкырса да, сүгенсә дә, урласа да сүз әйтүче юк... Тормыш болай барса, 20-30 елдан нәрсә булачагын күз алдына китерү дә куркыныч...

Табигать тә, Кодрәтле көч тә моның барысын күреп тора, әлегә сабыр итә, тик бер көн килер - сабырлык канатлары сынар...

Байлык булдырганчы, кешедә иң элек иман туарга тиеш. Аннан соң гына байлык. Әгәр алай түгел икән, синең байлыгың - урлашуга, алдалауга, хәйләләүгә корылган ялган байлык ул.

Яшьләрне армиягә барырга теләмәүдә гаеп-лиләр. Мылтык тотып, кемне сакларга тиеш алар, Абрамович, Ходорковскийлар байлыгынмы?

Элек барысы ун җырчы булып, аларның һәрберсе бриллиант иде, хәзер - йөз йолдыз бар, араларында бер чын җырчы юк.

"Туганайлар" гә-җитенә карата: "Боевитость" җитенкерәми, кыюрак язарга, катырак тешләргә кирәк.

Р.S. Менә шушындый карендәшебез бар икән безнең. Ул - Галиәсгар Камал исемендәге театр артисткасы Венера Шакированың ышанычлы ире, берсеннән-берсе гүзәл өч кызның яраткан әтисе дә булып чыкты әле.

Рәниф Андреевич, алда язылганча, бүгенге көндә Галиәсгар Камал театрында төзелеш эшләрен җитәкли. Кайчандыр театрга караган, я булмаса, театрга бирелгән иске биналарны уңайлыклары буенча заманчалаштырып, шул ук вакытта борынгы тарихи архитектураларын саклап, аларны театрга хезмәт иттерү - аның төп вазифасы.

Әгәр аңа бүген "Массовый керәшен бәйрәмен оештырыгыз әле", дип әйтәләр икән, ул"юк" дип каршы килмәстер, чөнки аның тамырларында да әби-бабалары каны ага, аның күңелендә дә керәшенлек яши. Керәшеннең этник бәй-рәмнәрен оештыруны мондый җегетләргә тапшырсаң, халыкчан эчтәлектәге чып-чын Питраулар кайтмас иде микән, ә?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: