Туганайлар

Хыяллары зурдан аның

Зәй районы Гулькин авылы - урман, болын-кырларга, әрәмәләргә бай төбәк. Бу авыл - мал-туар асрау, умарта тоту өчен бик кулай. Элек биредә колхоз, нефтьчеләр умарталыклары булган, шәхси йортларда да умарта тотучылар шактый. Радик Охотников - ташландык умарталыкны аякка бастырып, ныклап кортчылык белән шөгыльләнүче эш мәкәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова...

Зәй районы Гулькин авылы - урман, болын-кырларга, әрәмәләргә бай төбәк. Бу авыл - мал-туар асрау, умарта тоту өчен бик кулай.

Элек биредә колхоз, нефтьчеләр умарталыклары булган, шәхси йортларда да умарта тотучылар шактый. Радик Охотников - ташландык умарталыкны аякка бастырып, ныклап кортчылык белән шөгыльләнүче эш мәкәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова да Радикны бик тырыш, максатчан эшмәкәрләрнең берсе дип атый. Без - журналистлар да, әлеге эшмәкәр умарталыгында булып, моның шулай икәненә ышандык.

Умарталык авылдан ерак түгел урман башындагы бер аланда урнашкан. Ул тимер койма белән әйләндереп алынган. Биредә урманнар куе: рысь, кабан дуңгызлары, пошилар яши. Хайваннардан битәр, кешеләрнең умарталыкка кереп, зыян салу ихтималы бар. Мондый очракларның булганы юк, ди эшмәкәр.

Умарталыкка килеп керүгә,үзеңне табигать хозурында тоясың. Әйләнә-тирәсен агач-куаклар чорнап алган аланда умарталар тезелеп киткән. Бер читтә кышын кортларны саклау өчен җир казып умарта өе эшләнгән. Икенче ягында бал аерту, кирәк-ярак урнаштыру өчен, корылма ясалган. Умарталык уртасында алмагач үсеп утыра. Алсу алмалар аланга серлелек өсти.

Бирегә килеп керүгә, үземне балачакка кайткандай хис иттем. Минем әтием дә умартачы иде, күп еллар колхоз умарталыгында хезмәт куйды. Бал аерткан көн балачакның иң матур мизгелләренең берсе булып хәтергә кереп калды. Аңа әзерлек алдан ук башлана. Күреккә төтәсләү өчен күп итеп черек әзерләнә. Бал аерту мичкәләре хәстәрләнә, бер мич ипи пешерелә. Икенче көнне иртән үк чүнниктә бал кортларын сагайтучы төтен исе аңкый. Әлеге әзерлек мәшәкате күңелгә ниндидер бер рәхәтлек өсти. Каеннар арасыннан яктылык ныграк төшә башлагач, ул мәлдә кортлар нектар җыярга китеп беткән була, умарталарын ачып, "магазиннан" бал алырга керешәсең. Сакта калган кортларның хәләл көч, зур тырышлык белән җыеп эшкәрткән сыйларын алай ансат кына бирәсе килми: тузынып, холыксызланып алалар. Сабыр булмасаң, алар һөҗүменнән күрекне төтәсләп кенә котыла аласың. Ничек кенә булмасын, кортлар ул көнне усал була - ерак йөрүең хәерле. Ә умарталыкта бал аерту кичкә кадәр дәвам итә. Бал аерткычтан мичкәләргә агып төшкән гәрәбәдәй сары бал, әйтерсең, кечкенә елгачык. Ә аннан бөркелгән хуш ис башны әйләндерерлек. Юкә һәм чәчәкләрдән җыелганга үтә шифалы, сихәт бирүчән дә ул. Бал исе умарталыкка, аннан урманга тарала.

Бал аертканны авыл балалары каян белеп өлгерәләр диген, кичен малай-кызлар чүнник тирәсенә җыела. Корт чагудан да курыкмый алар! Тәүге балны татып караучылар да шулар була иде. Әле дә хәтеремдә, әткәй яңа пешкән ипигә, бал ягып, һәрберсенә өләшә. Аннан да тәмле тагын нәрсә бар икән дөньяда?! Хәзер инде үзләре дә ир уртасы булып килгән әлеге балалар бал аерткан көнне, умарталыкны әле дә сагынып искә алалар.

Әтисе Арсентий Охотников колхоз умартачысы булганга, Радик та шул умарталыкта үскән, кортчылык белән шөгыльләнү серләренә кечкенәдән төшенгән. Безнең аның белән әлеге темага сөйләшер сүз, хатирәләр күп булды. Аяныч, колхоз умарталыклары бетүгә йөз тотты. Варротоз авыруы безгә кинәт үтеп кереп, шактый оя-оя кортларны кырды. Колхоз умарталары гына түгел, шәхси хуҗалыкларныкы да, әлеге афәткә тарып, бетә барды. Тырышлар аны яңартты, тагын да үрчетте. Хәзер авыруларга, корткычларга каршы препаратлар бар, вакытында дәваласаң, зыяны юк.

Мәктәпне тәмамлагач, Радикхәрби комиссариат кушуы буенча машина йөртүче һөнәрен үзләштерә, армия хезмәтен үтәп кайта. Зәйдә торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куя. Авылы аны үзенә тартып, ымсындырып тора. Кала минем өчен түгел икән дип, егет авылына кире кайта. "Интех" ҖЧШ умартачылыгында хезмәт куя. Биредә зур эш тәҗрибәсе туплагач, әлеге юнәлештә үз эшен булдыру теләге туа. Моннан 5 ел элек керешә ул бу эшкә. "Ике ел умарталыкны аякка бастыру өчен генә китте", - ди Радик. Эшен берничә умартадан башлаган эшмәкәрнең бүген сигез дистәгә якын умартасы бар. Узган ел ул тонна ярым бал алган. Ә менә сату авыррак икән.
Ә бит аның балы юкә һәм төрле чәчәкләрдән генә җыелган! Халык моны нишләптер аңлап бетерми, дип уфтана эшмәкәр. Сыйфатлы,
дәвалау үзлегенә ия бал алу өчен күпме көч куела. Кыскасы, үзеңә дә бал кортыдай тырыш булырга кирәк. Радикның республика программаларына керү теләге дә юк түгел. Бу эшкә тәвәккәлләп тотынасы гына бар аның. Максатына ирешә торганнардан ул. Гаилә умарталыгы булдыра алачагына шиге юк аның.

Рәзимә КАШАПОВА
"Зәй офыклары"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: