Туганайлар

Халыклар дуслыгы фестивале

Күршеләребез - Башкортстан Республикасы керәшеннәре һәр бәйрәмне үзенчәлекле итеп үткәрәләр. "Православ фольклор коллективларның Троица фестивале"нә чакыру алгач, анда тагын нинди дә булса яңалык буласын чамалап бардык. Чыннан да, яңалыкларга бай фестиваль уздырды бакалылар. Шул ук вакытта иске, традицион эчтәлекле алымнарны да югалтмаган алар. Күңел сандыкларын ачып, бөтен фольклор байлыкларын күрсәттеләр.

Фестиваль үзе Троица чиркәвенең 100 еллыгын бәйрәм итү көннәренә туры килде. Яшерен-батырын түгел, фольклор ансамбльдә гомер буе җырлап йөрүче әбиләр арасында әле бер тапкыр да чиркәү службасында катнашмаганнар да бар. Отец Алексейның да, отец Владимирның да арыу сүзләре андыйларның да күңелләренә барып ирешкәндер. Бәйрәм литургиясендә булып, иман җыруларын тыңлау җаннарны аруландырмый калмый. Служба төгәлләнеп, халык чиркәү ишегалдына чыккач, Утар, Корчый, Шарашлы авылларыннан килгән фольклор төркемнәре моңарчы безгә таныш булмаган көйләрне башкардылар. Фестивальнең кереш өлеше әнә шулай чиркәү ишегалдында дини җырлар белән башланып китте дә, район культура йортына күчеп дәвам итте.
Кунакларны каршы алучылар үзләре пешергән ризыклардан авыз иттерделәр, тамаша карарга килүчеләргә дә сый-нигъмәтләреннән өлеш чыгардылар. Фойеда кул осталары эшләгән әйберләрдән бай күргәзмә оештырылган иде. Балык-лы авылыннан бертуган Топорковалар бәйләгән, чиккән әйберләрдән күңел җылысы сирпелеп тора. Һөнәре буенча бухгалтер булып, чигү ярдәмендә искиткеч сәнгать әсәрләре тудырган Ирина Альтеева да алар нәселеннән икән. Аның Казан Алла Анасы, Коткаручыбыз Христос, Николай Чудотворец иконалары дөньякүләм күргәзмәләргә куярлык. Күргәзмә караучылар Илек авылыннан Людмила Захарованың кул эшләре янында да озак тукталып тордылар. Ничек-ничек башкарылулары белән кызыксындылар.
Гала-концертның башлануына хәбәр булгач, халык залга юнәлде. Берничә минут эчендә залда буш урыннар калмады. Фестивальдә тирә-як керәшен авылларыннан килгән фольклор ансамбльләреннән тыш, Октябрьск шәһәреннән "Казаки", Шаран районыннан "Родничок" исемендәге чуаш ансамбле, Чакмагыштан "Сударушка" рус җырчылары төркеме, Шарашлы авылы балалар ансамбле, Бакалының "Мирас" төркеме һәм тагын дистәләгән аерым солистлар катнашты. Сарман районы Ләке авылының "Игәнә" ансамбле җыручылары һәм Виталий Агапов белән аның уллары Татарстан керәшеннәре исеменнән чыгыш ясады. Тамашачы аларны аеруча якын итте, алкышларга күмде. Шулай итеп, фестиваль, Башкортстан Республикасы чикләреннән чыгып, регионара масштабны алды.
Салават Юлаев исемендәге премия иясе Олег Николаев, "Мирас" ансамбле җитәкчесе Маргарита Маркова, яшь кенә булса да, инде күп конкурсларда лауреат исеме алган Александра Каштанова... Матур җырлары белән тамашачыны сөендергән башкаручыларның әлеге исемлеген тагын да дәвам итеп булыр иде. Әйтәсе дә түгел: талантларга бик бай Бакалы төбәге. Нигә шулай, моның тамырлары каян килә - бу турыда өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле.
Башкорт җирендәге карендәшләребезнең башкалар тарафыннан олылануларына, кадер-хөрмәттә яшәү-ләренә кызыгып тордык. Фестивальгә Уфадан Халыклар дуслыгы йорты директоры үзе килгән. Котлау чыгышында ул Башкортстандагы керәшеннәрнең республика тормышында гаять зур урын алып торуларын күрсәтте, тиздән Бакалы авылында Халыклар дуслыгы йорты филиалы ачылачагын хәбәр итте. Район башлыгы урынбасары Альберт Латыйпов, Троица чиркәве настоятеле отец Владимир Кун һәм башкалар чыгышларында керәшеннәрнең бай культурасын саклау, үстерү мәсьәләләренә тукталдылар.
Фестивальдә катнаш-кан һәркем сәхнәдән бүләк белән төште. Бу фестивальне оештыруга, үткәрүгә район администрациясе культура бүлегенең, чиркәү настоя-теле отец Владимирның көче күп кергәндер. Таякның юан башы шулай да Башкортстан Республикасы керәшен оешмасы җитәкчесе Геннадий Марков өлешенә төшкәндер. Күмәк хуҗалык җитәкчесенә, кылны кырыкка ярырлык вакытта, кызу урак өстендә төп эшенә өстәп, шушындый бәйрәм үткәрүенә "браво" диясе генә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: