Туганайлар

Гөргери дәдәй әйтә...

Урманда үсә, мунчада пешә - ул нәрсә? Мунча яратучылар табышмакның җавабын бик тиз әйтеп бирерләр, берәүләр - пинлек, икенчеләр минлек, дияр. Бу сүзләр урысча "веник" дигән сүздән бозып ясалган. Иң дөресе - мунча себеркесе дип атау, ди Татарстанның халык язучысы Григорий Васильевич Родионов (күпләр аны Гәрәй Рәхим буларак беләләр). Мунчада...

- Григорий Васильевич, ялгышмасам, сез Казанның Вознесенский поселогында үз йортыгыз белән яшисез. Җиргә, табигатькә якын булырга тырышасыз, бу үзе сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз турында сөйли. Сезне мунча себеркесе әзерләү буенча белгеч, дип тә атыйлар. Әлеге серләргә каян өйрәндегез?

- Дөрес әйттегез, табигать белән гармониядә яшәү ягында мин. Авылча, керәшенчә яшәргә күнеккәнгәдер, шәһәр тормышына ияләшә алмадым. Шуңа да нараттан ике катлы итеп төзелгән үз йортымда яшим. Мунчасы да бар. Тумышым белән Лениногорск районы (элек Шөгер районы иде) Федотовка авылыннан. Бездәге урманның "Озын чокыр" дип аталган өлеше бар иде. Малай чагымда олылар мине дә үзләре белән шушы урынга мунча себеркесе җыярга алып баралар иде. Кайткач, шул җыйган ябалдашлардан "шәп", матур итеп себерке бәйлиләр, ә мин читтән кызыгып, кызыксынып күзәтә идем. Шуннан күңелемә сеңеп калгандыр инде. Кемнән өйрәндең дигәндә, керәшен әбиләреннән, бабайларыннан өйрәндем, дип әйтә алам.

- Мунча себеркесен сез төрле үләннәр кушып әзерлисезме?

- Безнең халык гадәттә каен себеркесенә өстенлек бирә. Ул сулыш юлларын, бронхларны чистарта. Каен себеркесенең уртасына бер имән, бер чәчәк аткан юкә ботагы, шушы тирәлектә үсүче үләннәрдән - ак әрем, кычыткан, бөтнек, шәмәхә мәтрүшкә куеп бәйлисең. Бу - борынгы төркиләрдән үк сакланып калган иң файдалы ысул. Иренмичә шулай бәйләсәң, тәнгә дә шифасы була, мунчага да хуш ис тарала. Кайчакта зур себерке ясап, тоткасын кыска гына итеп калдыралар. Андый себерке белән, беренчедән, рәхәтләнеп чабынып та булмый, икенчедән, табигатьне саклау дигән нәрсә дә бар бит әле. Каеннарны һәркем комсызланып каера, ботарлый башласа, ни була? Ул бер кул белән уйнатып йөрерлек, таман гына булырга тиеш.

- Кайберәүләр икенче җәйгә кадәр жәлләми чабынырлык булсын, дип мул итеп әзерләргә тырышалар...

- Бу дөрес уй түгел. Артыгы искереп, әрәм генә була. Табигатькә дә зыян. Аны атнага бер чабыну исәбеннән генә чутласаң да, күпме себерке чыга. Май аеннан ук яңа себерке куллана башлыйбыз бит. Ул юеш себерке, дип атала. Май себеркесе сакларга яраксыз, аны шул җыйган чорда бер-ике атна гына кулланырга була. Кышкылыкка чын себерке әзерләргә кирәк. Керәшеннәрдә себеркене җәй уртасында, Питрау вакытында җыярга кирәк, дигән сүз яшәп килә. "Питрау үтте, җәй бетте"дип тә әйтәләр. Минемчә, бу бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Чөнки авылларның урнашу ланшафты төрлечә бит: тау башында, тау астында, көньякта, төньякта. Иң дөресе - юкә чәчәк аткан вакытта җыю. Табигатьнең әзерләнүе буенча ул Питрауга кадәр яки Питрау-дан соң берничә көн соңрак булырга мөмкин. Юкә чәчәк ата башладымы - себерке әзерлә инде. Соңарып җыйганның тәме калмый. Андый каен себеркесенең кайнар су белән пешекләгәндә, яфраклары кое-ла. Моннан котылу өчен бер әмәл бар - аны мунча керер алдыннан бер-ике сәгатькә салкын суга батырып куярга кирәк. Шул вакытта аның яфраклары ныгып, яңарып китәр.

- Чабыну, парлануның үз җае бар дигән идегез?

- Мунчага кергәч, башта җиңелчә юынып аласың. Аннары башлык киеп, парлы ләүкәгә күтәреләсең. Өч минут чамасы утырып, я ятып торганнан соң, идәнгә төшеп, тәнгә җылы яки салкын су коясың. Биш-ун минут ял иткәннән соң, кабат ләүкәгә күтәреләсең. Бу юлы ташка су салып эсселәтергә була. Чабыну өчен әзерләнгән каен себеркесен башта ун минут салкын суда, аннан өч минут кайнар суда тоталар. Чабыну вакыты 30-40 минуттан артмаска тиеш. Парланганда тир белән шлаклар бүленеп чыга, матдәләр алмашы яхшыра. Мунча кергәндә, кеше аккан тир белән калий, натрий микроэлементларын да югалта, кан куера. Шуңа күрә мунча кергәндә яки кереп чыккач, яшел чәй, лимонлы кара чәй, куас, җиләк-җимеш сулары эчү бик урынлы була.

Мин мунчада үлән суыннан да файдаланам. Аны болай әзерлим: төрле үләннәрне җыям, бармак башы кадәр калдырып турыйм һәм тазга салып, өстенә шаулап торган кайнар су салып, шуның пары өстендә утырам. Мондый ингаляция үпкәләрне киңәйтеп, бронх-ларны, сулыш юлларын чистарта. Соңыннан, мунчадан чыккан чакта, шушы үлән суын сөзеп, саркытып алам да баштанаяк коенам. Шушы үләннәрнең файдасы тәнемә сеңеп калсын өчен сөртенмим, шул көе кибенәм.

- Хәзер нинди генә төр мунчалар юк: төрек мунчасы, Рим мунчасы, фин саунасы, заманча инфрокызыл сауна, кедр бочкалары... Күпләр боларның берсен дә кара мунча белән чагыштырып булмый, дип саный. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Үзегез балачакта нинди мунчада юындыгыз?

- Кара мунчада юындым. Кызганыч, алар хәзер бармак белән генә санарлык калгандыр. Кара мунча ул иң чиста һәм иң шәп мунча. Медицина ягыннан да иң файдалы булып санала. Анда морҗа юк, шуңа күрә төтен мунча эченә таралып, стеналарны кара корым белән каплый. Шушы корым бөтен булган микробларны, бактерияләр-не юк итә. Дөрес, юынганда корым тәнгә буяла, каралта. Шуңа күрә дә Америкадагы бизнесменнар берсендә парланганнан соң, икенчесендә корымны юып төшерер өчен берьюлы ике мунча - кара һәм аңа терәп үк ак мунча да салалар.

- Григорий Васильевич, бу әңгәмәдән соң тизрәк мунчага барып, сез өйрәткәнчә бәйләгән каен себеркесе белән чабынасы, сезнең рецепт буенча әзерләнгән үлән суы белән коенасы килү теләге уянды. Киңәшләрегез өчен зур рәхмәт, кергән мунчаларыбыз шифалы, хушлы, сихәтле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: